+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
30 гыйнвар , 15:40

Бозымны да чыгарды, кесәне дә “чистартты”...

Күрәзәчеләр бизнесы хәзер әнә шулай “онлайн”га күчеп бара.

Бозымны да чыгарды, кесәне дә “чистартты”...
Бозымны да чыгарды, кесәне дә “чистартты”...
Күптән түгел Стәрлетамакта яшәүче 69 яшьлек пенсионер хатын урындагы полиция бүлегенә гариза белән килгән. Баксаң, әбекәй телеканалларның берсендә таныл­ган экстрасенс хезмәтләренең рекламасын күреп калган. Реклама авторы озын гомер вәгъдә иткән, һәм бу өлкән яшьтәге хатынның ышанычын яулый. “Сәламәтлек” артыннан куып, пенсионер җыйган акчаларын югалтып кына калмаган, кредитка да чумган. Зыян күрүче аферистларны 580 мең сумга баеткан...

Күрәзәчеләр бизнесы хәзер әнә шулай “онлайн”га күчеп бара. Телевидениедә, Интернет челтәрендә бозымнан, тискәре энергиядән арындыручы, укуда, бизнеста уңыш, гаиләгә бәхет китерүче, сөяркәсенә киткән ирне кире кайтаручы, эчүдән-тартудан ташлатучы им-томчыларның игъланнары еш күренә. Аларга хәзер барып йөрүең дә кирәкми, телефоннан тавышыңны ишетеп, ватцапптан фотоңа карап, барысын да сөйләп бирәләр, “өшкерәләр”, бозымны, чиреңне “куалар”. Иң мөһиме – ак­чаңны күчереп кенә өлгерт. Телеви­дениедәге үзәк каналлар да, инде дистәләгән еллар күрәзәчеләргә багышланган аерым тапшырулар алып барып, андыйларга реклама эшли. Халыкның егылып китеп “Битва экстрасенсов” тапшыруын каравын гына алыйк. Ай-һай, алар арасында сихри көчкә ия булучылар бар микән?! Андыйлар бит, Ванга яисә Мессинг кебек, гасырга берәү-икәү генә туа.

Үзләрен кодрәтле көчкә ия дип күрсәтеп, “халык табибы” исеме астында җиңел акча эшләүчеләр бүген адым саен. Дөресен әйткәндә, кеше психологиясен аңлаган һәркем әлеге бизнес белән шөгыльләнә ала. Авыр хәлдә калган, сәламәтлеге какшаган кешенең зиһенен чуалту өчен күп кирәкми. Тормышында булган берәр детальне, яки авырткан җирен туры китереп әйт, иртәгә аның бөтен нәсел-нәсәбе чиратка тезеләчәк. Күрәзәчеләрнең “аураң карайган, бозымга эләккәнсең, шуңа күрә авырыйсың, каршылыклар да туып кына тора”, дигән сүзләре дә хисле кешене тиз ышандыра. Кыек атып, туры тидергән “экстрасенслар”ның сүзенә беркатлылык белән ышанучылар соңгы акчаларын аура “чистартырга”, бозым “чыгарырга” түгә башлый.
– Үземне психологик яктан нык, тиз генә какшатып булмый торган кеше дип уйлый идем. Баксаң, бер-бер артлы проблемалар өелгәндә чарасызлыктан зиһен чуала икән, – ди шундый хәлләрне үз башыннан кичергән танышым. – Берничә ай эчендә гаиләбездә шактый авыр хәлләр булды. Әниемне 54 яшендә инсульт аяктан екты. Авыл белән шәһәр арасында чабып йөри торгач, үземнең чирем көчәйде, ашыгыч операция ясатырга туры килде. Аннары улым, бозлавыкта егылып, беләк сөяген сындырды. Тагын дәваханә юлын таптарга, сөяк дөрес ялганмыйча, операция ясатырга туры килде. Нишләп тормышымда “кара полоса” башланды соң, дип елап утырганда телевизорда “халык табибы” турында игълан күреп калдым. Тавышың аша гына да барысын да үтәли “күрә”, дәвалый, тормышыңны җайлап җибәрә, диелгән иде анда.

Телефонны экстрасенсның ярдәм­чесе алды, миңа соңрак шалтыратачакларын әйтте. “Халык табибы” чыннан да, шалтыратты, башта бөтен зарымны тыңлады. Ә аннары пробле­маларымның төп сәбәбе турында сөйләргә тотынды. “Сезнең ихатада кое бар, ләкин аның суы юк...” Мине тулысынча ышандыру өчен шул җөмләсе җитә калды инде. Чыннан да, авылда әти казыган кое бар, ләкин аның суы күптән кипкән. Әнидән көнләшүче бер хатын шул коега сихер ташлаган. Аны чыгару өчен бик ерактан ак шәм кайтартырга һәм яндырырга кирәк икән. Кыскасы, барысын да экстрасенс кушканча эшләдем, аның ярдәмчеләре җибәргән исәпкә башта 38 мең сум акча күчердем. Ләкин миңа сихернең бик көчле булуын, тагын ниндидер катлаулы “процедуралар” үтәргә кирәклеген әйтте­ләр. Әлбәттә, алар барысы да акчага иде. Шул вакытта ирем белән дә аерылышыр чиккә җиттек, чөнки гаиләне туендыручы – ул. Ә мин ул Себердә интегеп эшләгән акчаларны суга салып утырам... Ярый ла вакытында акылыма килдем! Ә тегеләр, көн саен диярлек шалтыратып, сихерне чыгарып бетерергә бик озак үгетләде...”
Хәер, ул күрәзәче дигәннәре белән үземнең дә авыз пешкән иде бит әле. Студент чак. Беренче курсны тәмам­лап килгән вакыт. Бервакыт бүлмәдәш ахирәтебез башкаланың Ростов урамында бик көчле күрәзәче яшәве, барысын да дөрес әйтеп бирүе хакында кызыктырып сөйләде. Дустыбыз, имеш, бозымга эләккән икән, хәзер бер сеанска фәләнчә сум түләп, шул зәхмәттән арынырга йөри башлады. Беркөнне без дә түзмәдек, 3-4 кыз күрәзәчегә күренергә киттек.

Урта яшьләрдәге апа безне бик шатланып каршы алды. Бер бүлмәле фатирының кысан кухнясына барыбызны бергә кертеп утыртты. Шаккатмалы хәл: без, 17-18 яшьлек авыл кызлары барыбыз да “проблемный” булып чыктык! Кайсыбызга күз тигән, кайсыбызны сихерләгәннәр, өченче­безнең биоэнергетикасы – аурасы начар. Арабыздан бер кызның “диагнозы” бөтенләй куркыныч иде: күрә­зәче дустыбызның баш очында “никахсызлык таҗы” (венок безбрачия) барлыгын әйтте. Куркуга калган кыз-кыркынны тиз тынычландырды апа: “Курыкмагыз, барыгызны да өшкереп-дәвалап, начарлыкларыгыздан арындырырмын”, – диде.

Шулай эшләде дә. Балавыз эретеп, шуны һәркайсыбызның баш очында әйләндереп, чаж-чож китереп, салкын суга салды. Судагы балавызда күрәзәче хатын безгә начарлык теләүчеләрнең йөзен “күрде”. “Әнә, әнә үзе, күрәсеңме? Тулы гына йөзле, саргылт чәчле туташ”, – дип, уңышларыма аяк чалучының йөзен күз алдыма китерергә тырышты ул. Шулай да без бу апага чын күңелдән ышандык. Ә ул, аура белән бергә, кесәне дә шәп тазартты. Әти-әни атна буена яшәргә дип биргән акчаларны аңа шактый ташыдык.

Безнең кесә бушагач, “никахсызлык таҗы” булган дустыбызга: “Си­херең көчле, кызым, нәселеңә кадәр кабер туфрагы белән эшләнгән. Икенчесендә әниеңне дә алып кил. Аны өшкермичә, сине бозымнан арындырып булмас”, – диде. 18 яшьтә беркайчан да кияүгә чыга алмая­ча­гыңны аңлау коточкыч хәл иде шул. Теге таҗдан тизрәк арынасы килгән ахирәтебез уттай эш вакытында авылдан әнисен дә чакыртып китерде. Күрәзәче ханым: “Улым өйләнә, акча кирәк. Алдагы сеанслар өчен дә түләп куегыз”, – дигәч кенә шикләнә төшеп, Ростов урамына чабуны туктаттык. Хәзер шул шарлатанга йөргән көн­нәрне очрашкан саен көлеп искә алабыз. “Таҗы” салынмый калган дустыбыз барыбыздан да алда гаилә корды, балалар үстерә...

Һәр кеше Ходайдан бирелгән гомерне яши, маңгаена язылганны күрә-кичерә. Тормыш гел ак төстән генә тормый, билгеле. Кайгы-хәсрәте дә, борчылу-авырулары да булып тора. Тик арабызда каршылыклар алдында калу белән им-томчыларга йөгерү­челәр дә бик күп. Хәтта авырып китсәк тә табибларга түгел, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәргә гадәтләнеп беттек. Дәваханәгә йөргәнче, аларга күренеп кайту җиңелрәк бит: анализ-фәлән тапшырасы юк, табибтан-табибка йөрисе юк, “диагнозны” да куя, “дәвалап” та җибәрә. Әнә шулай вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, күрәзәчеләргә йөреп, гомер­ләре белән хушлашкан кешеләр турында да әледән-әле ишетелеп тора. Ә нәфесен тыя алмаган, җиңел акча эшләү юлына күчкән алдакчыларда кеше сәламәтлеге, кеше язмышы кайгысы юк, билгеле. Шуны аңласак иде!

 
Фото:mtdata.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: