– Билгеләп үтәм: бу – минем бишенче докладым. Ул узган ел нәтиҗәләрен генә түгел, бишьеллык нәтиҗәләрен дә үз эченә алачак.
2019 елда Башкортстан Башлыгы указы белән 2024 елга кадәр чорга үсешнең стратегик юнәлешләре билгеләнде. Төбәккә карата алар билгеле бер дәрәҗәдә, ил үсешенең Русия Президенты билгеләгән максатлары белән чагыштырганда да амбициоз иде, – диде Андрей Назаров. – Ул вакытта, әлбәттә, коронавирус пандемиясенең кинәт һөҗүмен дә, моңарчы күрелмәгән санкцияләрне дә, махсус хәрби операцияне дә күз алдына китермәгән идек.
Шуңа да карамастан, узган 5 елда элек билгеләнгән төп максатларга гына ирешеп калмадык, ә гади булмаган каршылыкларны да уңышлы җиңдек. Бу – безнең ил Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә төзелгән дәүләт белән идарә итү системасының эше нәтиҗәсе.
Безнең үсешкә юнәлеш алган Хөкүмәтнең максаты үзгәрешсез калды – Башкортстанны кешеләр тормышы өчен иң яхшы төбәк итү.
Андрей Назаров сүзләренчә, ике елга алдан планлаштыруга ярашлы, тулай төбәк продукты – 2 триллион сумга, инвестицияләр 500 миллиард сумга җиткән. Ел саен капитал салуларның еллык үсеше бишьеллыкта 30дан 100 миллиард сумга кадәр арткан. Узган елда инвестицияләр күләме тарихи максимумга җитте – 620 миллиард сумнан артып китте. 2019 елдан аларның өлеше тулай төбәк продуктында 15тән 26 процентка кадәр арткан. Тулаем алганда, 5 ел эчендә инвестицияләрнең гомум күләмен 2,3 триллион сумга җиткерүгә, ягъни бер ярым тапкырга арттыруга ирешелде, шул ук вакытта Русия һәм Идел буе федераль округы буенча алар өчтән бергә артты. Башкортстан гомумрусия күрсәткечләреннән 2 тапкыр диярлек алгарышлы темплар белән үсте.
Төбәк икътисадында сәнәгать мөһим роль уйный. Ул тулай төбәк продуктының өчтән берен формалаштыра. Соңгы өч ел дәвамында Башкортстан сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге рейтингына ярашлы, лидер-төбәкләр өчлегенә керә. Соңгы 5 елда сәнәгать җитештерүенә дәүләт ярдәменә 12 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән.
– 50гә якын яңа производство сафка кертелде. Нәтиҗәдә, узган елда сәнәгать 6,5 процент үсеш бирде. Бу – ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда шактый югарырак. Без җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатендә җитештерү күләмнәрен икеләтә арттыра алдык. Һәм монда республика Башлыгының 310нчы указының максатлы ориентирын вакытыннан алда үтәдек, – дип билгеләде Андрей Назаров. – Ил Президенты тарафыннан технологик суверенитетны һәм индустриаль үсешне ныгыту өлешендә билгеләнгән максатларга ирешү өчен якындагы елларда республикабыз сәнәгате куәте кимендә 1,5 тапкыр артырга тиеш.
Республика – пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү өчен илдә эксперименталь хокукый режим кертелгән тәүге төбәкләрнең берсе. Башкортстан илдә сәнәгать кластерлары саны буенча алда бара, бездә алар 10. Узган елда яңа 3 кластер булдырылды.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, Башкортстанда соңгы биш елда гомум эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга диярлек кимегән – 4,4тән 2,3 процентка кадәр. Күрсәткеч соңгы 30 елда рекордлы булды.
Узган елда уртача хезмәт хакы 56,7 мең сумга җиткән. Ул, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 1,7 тапкыр арткан.
– Республикабызның матурлыгы, уникаль территориясе һәм халыкның кунакчыллыгы туризмның актив үсешенә нигез булды. Бу максатларга ике ел эчендә федераль акчаларның рекордлы күләме җәлеп ителде – 1,5 миллиард сумнан артык. Узган елда туристлар агымы 14 проценттан артыкка үсеш белән 2,2 миллион кеше тәшкил итте. Әгәр өч ел элек нибары 5 глэмпинг булса, бүген алар бездә 100дән артык, – диде Андрей Назаров.
Башкортстан Русиядә социаль эшкуарлыкны үстерү буенча икенче урында һәм Идел буе федераль округында эшкуарлар саны буенча лидерларның берсе булып тора, бүген алар 136 меңнән артык исәпләнә.
– Бишьеллыкта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 9,5 мең берәмлеккә диярлек артты. Бу өлкәдә 600 меңнән артык кеше эшли. Узган ел эшкуарлардан һәм үзмәшгульләрдән салым кертемнәре 10 процентка диярлек үсте һәм 16 миллиард сумнан артты. Үткән елда кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде, – диде Андрей Назаров.
Кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булсын өчен Башкортстанда гаиләләргә ярдәм итү, сәламәтлекне саклау һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен һәрьяклап шартлар булдырылырга тиеш.
– Бишьеллыкта эшчәнлегебезнең төп нәтиҗәсе күпбалалык трендын саклап калу һәм үстерү булды. Ил Президенты үзенең Юлламасында билгеләп үтүенчә: “Зур, күпбалалы гаилә җәмгыять тормышының нормасы, фәлсәфәсе, бөтен дәүләт стратегиясенең юнәлеше булырга тиеш”. Бүген республикада 59 меңнән артык күпбалалы гаилә бар. Бу – Идел буе федераль округында беренче нәтиҗә һәм илдә 7 урын. Русия Президенты игълан иткән “Гаилә елы”нда балалар һәм аларның ата-аналары өчен уңайлы, имин, дустанә мохитне үстерү эше дәвам итә, – диде Андрей Назаров. – Республика Хөкүмәте узган бишьеллыкта үз вәкаләтләрен берсүзсез тормышка ашыруны гына түгел, моңарчы күрелмәгән бурычларны хәл итүне дә тәэмин итте. Бу властьның барлык тармаклары берләшүе һәм конструктив уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Депутатлар корпусына Хөкүмәтнең барлык башлангычларына һәм гамәлләренә даими һәм оператив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәм. Без Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә республика командасында килешеп һәм нәтиҗәле эшлибез.
Без көчлерәккә әверелдек, бу елларны намус белән үттек һәм барлык сынауларны лаеклы уздык, аларны җиңүгә өр-яңа алымнар кулландык. Дәүләт башлыгының быелгы Юлламасында ил һәм төбәкләрне үстерү буенча амбициоз бурычлар билгеләнде. Аларны берсүзсез үтәү илебезнең дәүләт суверенитетын һәм иминлеген тәэмин итүдән башка мөмкин түгел.
Тормыш өчен иң яхшы төбәк республиканың һәр кешесе тарафыннан, һәрберебезнең эш урынында булдырыла. Нечкә җепләр бергә үрелеп, ныклы аркан хасыйл иткән кебек, без дә бергәләп заманча һәм югары технологияле, көчле һәм мөстәкыйль Башкортстанны төзибез.
Алда әле күп эшләр тора. Ләкин без инде уртак, республиканы кешеләр тормышы өчен иң яхшы төбәк итү максатыбызга шактый якынайдык һәм, һичшиксез, аңа ирешербез! Ышанам ки, без сезнең белән яңа Башкортстанда яшәячәкбез, ә безнең балалар һәм оныкларыбыз уңышларыбызны һәм аларны күп тапкырлар арттырачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.