Эдуард Егорович әйтүенчә, районда мал азыгы культураларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Сөтчелек тармагының күрсәткечләрен арттыру максатында, кукуруз мәйданнары быел тагын да киңәйтелеп, 5 мең 300 гектарга җиткереләчәк. Мал азыгы районда һәрчак ел ярымлык запас белән туплана. Күп кенә хуҗалыклар рапс, соя, көнбагыш мәйданнарын арттыра. Бу, әлбәттә, бөртеклеләргә сатып алу бәяләренең түбән булуы белән дә бәйле.
— Хуҗалыкларыбыз орлыклар белән тулысынча диярлек тәэмин ителде, әлеге вакытта кайбер агропредприятиеләрнең көнбагыш орлыгын юнәтеп бетерәсе генә калды, ул да 80 процент күләмендә кайтарылды инде, — ди ул. — План буенча 5 мең тонна орлык агуланырга тиеш булса, шуның 3900 тоннасы агуланды да инде. Мәкалә гәзиттә басылган вакытка 6 мең гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландыру хуҗалыкларыбызда тулысынча тәмамланачак.
Ә районда иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен “Еникеев”, “Вәлиев”, “Киров”, “Уңыш” хуҗалыклары башлады.
Яхшы кәеф белән
“Еникеев” җәмгыяте хезмәтчәннәре күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән өстәмә тукландыруга 10 апрельдә төшкән. Механизаторлар Зиф Мирһадиев, Әлмир Гайнетдинов, Альфред Насретдинов һәм водитель Ирек Камилҗанов, бердәм һәм ныклы команда булып, яхшы кәеф белән эшли. Бу төркемдә вазыйфалар анык бүленгән: тәҗрибәле механизатор Альфред Насретдинов “МТЗ-82” тракторына тагылган агрегат ярдәмендә минераль ашлама сибә, хаклы ялда булуына карамастан, җәмгыятьтә җиң сызганып эшләвен дәвам итүче Зиф Мирһадиев шундый ук трактор белән басуларны тырмата, водитель Ирек Камилҗанов “КамАЗ” машинасында минераль ашлама ташый, ә Әлмир Гайнетдинов ашламаны “МТЗ-82.1” тракторына тагылган “КУН-10” төягече ярдәмендә сибү агрегатына салып тора.
Игенчеләр билгеләвенчә, хуҗалыкның машина-трактор паркы заманча, куәтле техника белән даими тулылана, чәчү эшләре алдыннан, күркәм традиция буенча, биредә агроукулар да үткән.
— Яңа сезонга иң якты теләкләр, өметләр белән аяк бастык, — ди алар. — Насыйп итсә, быел да бураларыбыз икмәк белән тулыр!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Рәсемдә:
“Еникеев” хуҗалыгының уңган механизаторлары Зиф Мирһадиев, Әлмир Гайнетдинов, Альфред Насретдинов һәм тәҗрибәле водитель Ирек Камильянов.
Фото: Рәфил Саматов.
Шул ук вакытта...
Башкортстанда язгы кыр эшләренә 44 район хуҗалыклары кереште.
Иң интенсив эш уҗым басуларында. 17 апрельгә минераль ашламалар 69 мең гектар мәйданда кертелгән, бу — барлык мәйданнарның якынча 18 проценты. Уҗым культуралары барлыгы 390 мең гектарны били, шуларның 18 мең гектарын гына яңадан чәчәргә туры килгән.
Уңай һава торышы уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландырырга һәм дым каплатырга мөмкинлек бирә. Эшләр республиканың барлык табигый-климатик зоналарында бара.
Якын көннәрдә күпчелек районнар төп эшкә — чәчүгә керешәчәк, дип көтелә. Бу эшне якынча 2 миллион гектарда башкару планлаштырыла.
Агымдагы елда бөртеклеләргә 1,365 миллион гектар мәйдан бүленгән (узган елдагы белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимрәк). Бу төркемдә каты бодай (73 мең гектарга кадәр), нут һәм ясмык (97,7 мең гектарга кадәр) мәйданнары арткан.
Техник культуралар мәйданнары 481 мең гектарга кадәр артачак. Нәтиҗәдә, 51 мең гектарда шикәр чөгендере, 430 мең гектарда — майлы культуралар, 44,4 мең гектарда бәрәңге һәм 9 мең гектарда яшелчәләр чәчеләчәк.