+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңү көне ничек узачак?

9 майда Уфаның Җиңү паркында 1945 елның 30 апрелендә Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган Бөек Ватан сугышында катнашучы Гази Заһитов һәйкәлен тантаналы рәвештә ачачаклар. Бу хакта республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов 6 майда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Җиңү көне ничек узачак?
Җиңү көне ничек узачак?
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан төп тантаналар Уфада 9 майда Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Тантана Совет мәйданында 10:00 сәгатьтә узачак. Җиңү паркының мемориаль комплексында мәңгелек утка чәчәкләр салу 10:40 сәгатьтә булачак. Аннары паркта тантаналы шартларда Гази Заһитовка һәйкәл ачылачак.

Башкортстан башкаласында Җиңү көненең төп чарасы Октябрь проспектында хәрбиләр һәм хәрби техника парады булачак, ул 12:00 сәгатьтә башланачак. Смотрда 22 парад расчеты катнашачак. Аның составында 1,5 меңнән артык хәрби хезмәткәр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, курсантлар һәм уку йортлары кадетлары бар. Шулай ук Муса Гәрәев исемендәге беренчел очу әзерлеге булган мәктәп-интернат кадетлары, «Шәйморатов» сыйныфлары һәм диңгез пехотасы кадет сыйныфлары укучылары Русия, Башкортстан, Уфа шәһәре флагларын һәм Җиңү Байрагын алып барачак.

- Быел беренче тапкыр Октябрь проспекты буенча тантаналы марш белән «Башкортостан» полкы составында махсус хәрби операциядә катнашучылар узачак, – дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов.

Аннары Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техниканың механикалаштырылган колоннасы һәм заманча хәрби машиналар узачак. Парадны вертолетлар һәм кече авиация самолетлары тәмамлаячак.

Моннан тыш, Уфаның Ленин исемендәге мәйданында 8-10 майда республика башкаласы халкы һәм кунаклары өчен ретро-техника күрсәтү оештырылачак, ә урыс дәүләт драма театры парковкасында Красногорск музееннан хәрби техника урнаштырылачак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев 9 майда урыс дәүләт драма театры каршындагы мәйданда 13-19 сәгатьләрдә бәйрәм концерты узачагы турында сөйләде. Шулай ук шәһәрнең барлык районнарында мәдәният һәм ял парклары территориясендә тантаналы чаралар, театрлаштырылган һәм концерт программалары, «Солдат боткасы» акциясе оештырылачак.

Уфа шәһәр пассажир транспорты 9-12 майда ял көне графигы буенча эшләячәк. 9 Майда Җиңү парады вакытында маршруты Октябрь проспекты буенча уза торган автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.

- Муниципалитет башлыкларыннан махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирүне сорыйм, аларга барырга кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тантаналы чараларда катнашу өчен шулай ук ялга кайткан хәрбиләрне максималь рәвештә җәлеп итәргә кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: