+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
6 Май 2024, 10:00

Уфада Җиңү көненә ветераннарга бүләкләр тапшырылачак

Уфада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Җиңү көненә бүләк җыелмалары тапшырылачак. Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы атналык оператив киңәшмәсендә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

Уфада Җиңү көненә ветераннарга бүләкләр тапшырылачакУфада Җиңү көненә ветераннарга бүләкләр тапшырылачак
Уфада Җиңү көненә ветераннарга бүләкләр тапшырылачак

Бәйрәм җыелмасына “Лента” сәүдә челтәренә 10 мең сум номиналлы сертификат, электр одеялы һәм һава дымлаткыч керәчәк. Аның гомум бәясе 15 мең сум тәшкил итәчәк.

Мэр сүзләренчә, мондый җыелмаларны 58 кеше алачак.

Җиңү көне алдыннан шулай ук 2284 ветеранны Башкортстан Башлыгы, шәһәр советы рәисе һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы исеменнән котлау хатлары тапшыру белән шәхсән котлау оештырылачак.

Бүләк җыелмалары «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнләнүчеләр һәм элекке балигъ булмаган концлагерь тоткыннары өчен дә каралган.

“Ел дәвамында ветераннарны өйләрендә юбилей туган көннәре белән котлау, бүләкләр тапшыру планлаштырыла. Шәһәр бюджеты акчалары исәбеннән ветераннар һәм аларның туганнары мөрәҗәгате буенча торак биналарга ремонт ясала. 2023 елда 2 ветеранның фатирында ремонт ясаган, 2024 елда әлегә мондый мөрәҗәгатьләр килмәде”, - дип сөйләде Ратмир Мәүлиев.


Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас