Акция кысаларында үсентеләрне утыртуда, шулай ук, республика Хөкүмәте әгъзалары, Херсон өлкәсе губернаторы урынбасары, Русия Хөкүмәте каршындагы Херсон өлкәсе даими вәкиллеге җитәкчесе Владимир Боделан, көч структуралары җитәкчеләре, Белорет һәм Мәләвез районнарыннан унынчы сыйныф укучылары катнашты.
“Патриот” паркында 300 юкә утыртылды. Моннан тыш, биредә нарат аллеясе барлыкка килде. Агачларның берсе Кырымнан, ул – Севастопольдән рәхмәт символы. Агач үсентесен Башкортстанга Мәскәүдә оештырылган “Россия” күргәзмәсендә төбәкләр арасындагы дуслык билгесе буларак тапшырганнар иде.
– Без бүген “Хәтер бакчасы” акциясенә старт бирдек. Аның әһәмияте бик зур, – диде Радий Хәбиров. – Агач утырту гына түгел, безнең табигатьне һәм урманнарны саклау өчен дә бу бик әһәмиятле чара. Иң мөһиме – утыртылган һәр үсенте Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешесенең истәлегенә багышлана. Бу – безнең мәрхүмнәргә хөрмәтебез билгесе.
“Патриот” паркында Радий Хәбиров Туймазы авылында яшәүче Алан Вәлиевка һәм Мирослав Фазлыевка, Нефтекамадан Ярослав Юламановка һәм Уфадан Егор Стринадкога “Кайнар йөрәк” дип аталучы күкрәк билгеләре тапшырды. Укучылар әлеге бүләккә үз яшьтәшләренең һәм бәлагә тарыган кечкенә балаларның гомерен коткарганда күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.
Радий Хәбиров, шулай ук, “Патриот” хәрби-патриотик паркын үстерү буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, курсантлар өчен 200 кешелек тулай торак, парашюттан сикерү тренажеры өчен вышка төзелде, уку корпусына капиталь ремонт ясалды, дип хәбәр итте. Биредә, шулай ук, “Партизан авылы” комплексы, спорт үзәге һәм “Геройлар узышы” ярышлары өчен трасса эшләп килә.
Былтыр федераль проект кысаларында һәрберсе 49 кешегә исәпләнгән ике модуль сафка кертелде, яңа ашханә эшли башлады, анда төрле рацион белән биш тапкыр ашату оештырылган, квадроциклларда ярышлар үткәрү өчен физкультура-савыктыру комплексы һәм трасса төзелеше төгәлләнгән. Җәйге лагерьларны модернизацияләүнең федераль программасы буенча тагын ике модуль төзелә. Аларны сафка бастырганнан соң “Авангард” укыту-методик үзәгендә ел саен 10 меңнән артык курсант белем алу мөмкинлеге алачак.
Парк төзелешенең өченче этабында мунча-кер юу комплексын капиталь ремонтлауга керешәчәкләр. Шулай ук тир төзү һәм “Партизан авылы” комплексына кадәр юлны асфальтлау каралган. Республика Башлыгы, киләсе елда төзелеш-монтаж эшләренә керешү өчен, әлеге объектларны проектлауны быел төгәлләргә кушты.
Радий Хәбиров шунда ук башкорт теленнән Халыкара диктантта катнашты.
Быел бу чара республикада унынчы тапкыр уздырылды. Ул беренче тапкыр 2015 елда үтте. Журналист Рәшидә Мәһәдиеваның бу идеясен ул вакытта БашДУ (хәзерге Уфа Фән һәм технологияләр университеты) галимнәре Риф Әхмәдиев, Гөлфирә Абдуллина һәм Николай Морозкин хуплаганнар иде. Башлангычны иҗтимагый оешмалар да күтәреп алды.
Диктант башланыр алдыннан Радий Хәбиров Халыкара акциягә нигез салучыларга һәм инициаторларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Диктант тәмамлангач, Башкортстан Башлыгына “Һомай” акыллы колонкасы проектын тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез: “Һомай” платформасы базасындагы проектлар республика Башлыгы Грантлары фондының еллык конкурсында ике тапкыр җиңүче булды. Идея авторы – җәмәгать эшлеклесе, IT-белгеч Айгиз Кунафин. Акыллы колонка нигезенә ясалма интеллектлы чат-бот салынган.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Радий Хәбиров “Патриот” паркында чаралар уздыру максаты турында сөйләде.
– Бүген без монда беренче тапкыр башкорт теленнән диктант яздык. Парк шул исәптән мәгърифәтчелек функциясен дә үти. Аның территориясендә хәрби әзерлек узу оештырыла, иреклеләр, директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре җыела. Паркның инфраструктурасы төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә биредә диктант та язарга булдык, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелеше мәйданчыгында булды. Биредә 600 квадрат метр мәйданлы заманча визит-үзәк бинасы төзелә.
Исегезгә төшерәбез: музей проектын төбәк җитәкчесе 2022 елның июлендә “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим иткән иде. Яңа объект концептуаль рәвештә берничә төп тарихи ядкарьне берләштерәчәк, алар арасында: Турахан һәм Хөсәен бәкнең ХIV-XV гасырлардагы Алтын Урда чоры таш төрбәсе.
Радий Хәбиров визит-үзәк төзелеше барышы белән танышты. Анда артефактлар экспозициясе, лекцияләр залы, депозитарий, кафе һәм манзара мәйданчыгы урнашачак. Визит-үзәктә тарихи ядкарь күчермәсе – Госман Коръәне куелачак. Бу басма республикага үткән елның маенда беренче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында тапшырылды. Әле Коръән Кәрим вакытлыча Башкортстанның Милли музеенда саклана.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров музей комплексын этаплап үстерү планнары турында сөйләде.
– Без бу территорияне туристлар өчен ачу өстендә актив эшлибез. Мин күп тапкырлар әйттем, туризмны икътисадның мөһим өлеше буларак карыйбыз. 6 июльдә без Госман Коръәне экспозициясе белән визит-үзәк ачарга планлаштырабыз. “Китап бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсендә игълан ителәчәк православие ядкарен дә шунда урнаштырасыбыз килә, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. – Евразия күчмә цивилизацияләр музееның төп бинасын проектлыйбыз инде. Бу – 20 мең квадрат метр мәйданлы зур объект. Аның янәшәсендә башкорт аты һәм ау кошлары үзәге төзибез. Анда ике зур ипподром, этноавыл булачак. Биредә халык кәсепләрен тергезәчәкбез, кунакларга ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен күрсәтәчәкбез.
Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урындагы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.
Аларның берсе – “УЮТ” җәмгыяте территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү, юлларны карау-тоту һәм агымдагы ремонтлау, шулай ук чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнә. Республика Башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итү буенча йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, предприятиедә утын хәзерләүне дә оештырганнар.
Чишмә районында Радий Хәбиров Спорт урамындагы 1нче һәм 2нче йортларның ишегалды территориясендә булды. Аны былтыр “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында төзекләндергәннәр.
Эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районы үзәгендәге Башкортстан агросәнәгать колледжы филиалында булды.
Филиал мөдире Гөлнара Гайнетдинова уку корпусының һәм студентлар өчен тулай торак бинасының 1957 елда төзелгәнлеге һәм шуннан бирле бер тапкыр да ремонтланмаганлыгы турында сөйләде.
Төбәк җитәкчесе кол- леджның уку-җитештерү һәм көнкүреш биналарын карады. Педагоглар белән аралашканда Радий Хәбиров механизатор, төзүче, башка эшче һөнәрләренә ихтыяҗның зур булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, республикада, бөтен илдәге кебек үк, төзелеш күләме арта, һәм предприятиеләргә профессиональ кадрлар кирәк.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә – объектны проектлауга керешергә, ә төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгына 2025 елда Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалын ремонтлауны башларга кушты.
Радий Хәбиров Чишмә районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты, шулай ук генерал Шәйморатов орденнарын Артур Йолчуев, Айдар Ситдыйков, Андрей Стручков, Инзир Собханкулов, Азат Суфиянов, Алик Фәйзуллин, Александр Феоктистов һәм Дмитрий Хәлимовның туганнарына һәм якыннарына тапшырды. Сугышчылар хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң югары бүләккә лаек булды.
– Шундый балалар үстергәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Алар – чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз – алар турындагы истәлекне саклау, – диде Радий Хәбиров. – Сез хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чын ир-егетләр, патриотлар, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәнсез. Без алар белән горурланабыз һәм, һичшиксез, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләрен, гаиләләрен, балаларын игътибарсыз калдырмаячакбыз.
Башкортстан Башлыгы искәрткәнчә, Чишмә районындагы “Патриот” хәрби-патриотик паркы Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртә.
– Бу парк Ватан өчен гомерләрен биргән сезнең балаларыгызга да багышлана. Без бу мәйданчыкны актив үстерәбез, анда яңа корылмалар, шул исәптән ФОК һәм бассейн төзибез, – диде Радий Хәбиров. – Чишмә районы халкы да, “Патриот”ка килеп, әлеге объектлардан файдалана алачак.
Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре, үз чиратында, республика Башлыгына аларның проблемаларына шәхси игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров искәртеп узуынча, республикада СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чараларының киң исемлеге гамәлдә. Шулай ук, ул очрашуда хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары биргән сораулар буенча берничә йөкләмә бирде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.