+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Мин бүген дә комбинатта!”

Хәмит Солтанов 45 ел гомерен бер җәмгыятькә багышлаган.

“Мин бүген дә комбинатта!”
“Мин бүген дә комбинатта!”
Мәләвез районының Сабаш авылында — башлангыч, күрше Юлдашта җидееллык мәктәп тәмамлаган моңлы тавышлы теремек үсмер унөч яшьтән колхоз эшләрендә дә, авылның үзешчәннәр түгәрәгендә дә актив катнаша.

1941 елның 22 июнендә “Кызыл яр” колхозының үзешчән артистлары Җиргән бистәсе сәхнәсендә “Галиябану” спектаклен күрсәтергә килгән була. Хәлил ролен җырчы егет Хәмит башкара. Спектакльнең иң матур күренеше – Хәлил белән Галиябануның җырлары тәмамлангач, сәхнәгә ике кеше күтәрелә. Аларның берсе — авыл Советы рәисе, икенчесе хәрби комиссариат вәкиле була. Капитан: “Хөрмәтле авылдашлар, гафу итегез, әлеге матур тамашаны туктатырга мәҗбүр булабыз. Бүген иртән немец илбасарлары безнең илгә каршы сугыш башлады”, – дип, тамашачыларга таралышырга куша.
 
Икенче көнне үк “Кызыл яр” колхозы ир-егетләре дә сугышка алына. Авыл басуларында, терлекчелек фермаларында барлык авыр эш Хәмит кебек үсмерләр, хатын-кызлар һәм картлар иңенә төшә.
 
Ундүрт яшьлек Хәмит хезмәт биографиясен күршедәге Җиргән МТСында слесарь, плугарь, прицепщик булып башлый. Остазы Иван Снежко фронтка киткәч, аның “ХТЗ” тракторына утыра. Ел ярым эшләп, ярыйсы гына тәҗрибә туплап өлгергән егетне армиягә алалар. Тракторчы булып эшләве турында белешмәсе дә булгач, танк механигы һөнәрен үзләштерү өчен Солтановны өч айлык махсус курсларга җибәрәләр. Уку тәмамлануга егет беренче класслы механик, танк командиры вазыйфасында була. Нәкъ шул көннәрдә совет гаскәрләре сугышны инде Германия территориясендә алып барган була. Солтановка фронтта булырга туры килми. Ул хезмәт иткән танкистлар полкы Польшаның Припять елгасы буена туплана. Биредә тагы да биш ел хезмәт итәргә туры килә. Башкортстанга ул 1951 елның мартында гына кайта.
 
Кайту белән хәрби киемен дә салып өлгерми, эшкә тотына. Ул дәвердә илдәге иң зур төзелеш объектларының берсе – нефтьчеләр өчен егерме биш мең кешегә исәпләнгән булачак Салават шәһәре төзелә генә башлаган була.
Җиде сыйныф белеме булган тәҗрибәле механизаторны зур төзелешкә кушкуллап кабул итәләр һәм Ленинград шәһәренә өч айлык уку комбинатына җибәрәләр.
 
— Безне анда зур галимнәр, профессорлар, электр аппаратлары, төрле приборлар буенча белешмә-китап авторлары укытты. Гамәли күнегүләрне Уфа, Ишембай, Грозный шәһәрләрендәге нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводларында үттек, — дип искә ала әңгәмәдәшем.
 
Кичке мәктәптә урта белем алгач, Хәмит Солтанов “Салаватнефтеоргсинтез” комбинатының 5нче цехында иң югары разрядлы приборчы, бераздан мастер-приборист булып эшли. Солтанов башта берничә ел комсомол секретаре, соңрак ун ел рәттән партком һәм профсоюз оешмасы рәисе вазыйфаларын башкара. Кырык елдан артык производствода дә кайнап, бай тәҗрибә туплаган Хәмит Насыйбулла улы үз һөнәренең нечкәлекләрен яшьләргә ихлас өйрәтә. Эштәге уңышлары өчен ул ике медаль һәм Хезмәт Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә.
 
Хәмит Солтанов хаклы ялга чыккач та эштән китү, ял итү турында уйламый, тагы да биш ел хезмәт сала. Хөрмәтле аксакал бүген дә үзен бәхетле иткән коллективтан аерыла алмый, җәмгыятьнең Ветераннар советы белән даими бәйләнештә тора.
 
— Мин үземне бүген дә комбинатта эшләгән кебек хис итәм. Язмышыма рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә миңа барысын да бирде. Иң мөһиме: эшемнән һәм хәләл җефетемнән уңдым. Бүздәк районының Якуб авылы чибәре Сәһия Камалетдин кызы белән 67 ел кулга-кул тотынышып яшибез. Ике бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз Сәлия дә, улыбыз Илгизәр дә инде үзләре картәни һәм картәти булдылар, Аллаһка шөкрана кылабыз, — ди аксакал.

Минҗан Зарипов.
Салават шәһәре.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: