+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Адәм баласы барысына да чыдый икән...”

Урамга куып чыгарганда да без төшенкелеккә бирелмәдек, ди иде Мөсәвәрә апа Сөнәгатуллина.

“Адәм баласы барысына да чыдый икән...”
“Адәм баласы барысына да чыдый икән...”

Кызык кына бу дөнья дигәнең. Мәкалә-язма герой­ларың белән көтел­мәгән юллар аша очраштыра да куя кайчак. Уйламаган-нитмәгән җирдән... Берничә ел элек Татарстанның Ютазы төбә­генә багышланган “Еллар агышы, буыннар язмышы” китабын (авторлары – Р. Хәбиров, Т. Йосыпова) татарчадан урысчага тәр­җемә итәргә туры килгән иде. Әлеге китап герой­ларының берсе Мөсәвәрә Сөнәгатуллина белән юлларыбыз янә кисешергә насыйп булды. Ифрат үзенчә­лекле аның тормышы, тулаем бер әсәр иҗат итәрлек язмыш...

Балачак яралары эзсез үтми

1930 елның 18 мартында дөньяга килгән ул. Әйтергә кирәк, бу гаилә күпләргә үрнәк булган. Әтисе Шәрифулла Гобәйдуллин заманында сигез ел армиядә хезмәт иткән, 1918 елда гына үз авылына кайту бәхетенә ирешкән. 1939 елга кадәр Ютазы тимер юлында эшләгән. Нәкъ менә шунда хезмәт салуы коткара да инде аның газизләрен хәтәр елларда...
Мәсьәләгә беркадәр ачыклык кертү максатында Мөсәвәрә апа истәлекләренә мөрәҗәгать итик.
“Әтиемнең әтисе Гобәйдулла бабай, вак сәүдәгәр булып, Абдуллино һәм Бөгелмәдән авыл халкы өчен кирәкле әйберләр ташыган, аларны үзе салган таш кибеттә саткан. Кызганычка каршы, 60 яшендә үк якты дөньядан мәңгелек йортка күчә ул... 1926 ел була бу. Күмәк хуҗалыклар оештыру башлангач, әнием, бабайдан калган 7 сыерны һәм 4 атны биреп, колхозга кергән, арытаба шунда эшләгән.
Ләкин 1934 елда көтелмәгән хәл килеп чыга: инде сигез ел элек үлгән бабамны спекулянтлыкта гаеплиләр. Без яшәгән йортны спекулянт салымы өчен сатылган, дип баралар. Авыл куштаннары шундук карар чыгара: “Гобәйдуллиннар гаиләсен өйләреннән куарга!”
Башбаштаклык моның белән генә тәмамланмый әле. Кулак баласына тиеш түгел, дигән сылтау белән Шәрифулла аганың хәләле Газизә апаны да колхоздан чыгаралар. Малларын кире кайтармыйлар, әлбәттә. Шәрифулла аганың тимер юлда хезмәт итүе аркасында гына бала-чага ачтан җәфа чикми...
“Безне өйдән чыгарырга дип килгән чаклары мәңге онытырлык түгел, – дип көрсенә Мөсәвәрә апа. – Миңа дүрт яшь иде ул вакытта. Өлкән апама унике, абыема тугыз, янә бер туганыма җиде яшь иде, ике яшьлек сеңлем дә бар. Әти-әни эштә чакта ишекне эчтән бикләп утырабыз... Берзаман гел сүгенеп йөри торган бер абый йортыбызга килде, эчтән бикле ишеккә җан-фәрман тибә башлады. Ахырда ишек ватылды. Теге абый өйгә үтеп керде. Безне берәм-берәм мич башыннан сөйрәп төшерде дә типкәләп чыгып китте. Киткәндә: “Атагызга әйтегез, яңадан килгәндә мин сезне үтерәм”, – дип янады. Мондый да куркыныч хәлләр сизгер сабыйлар күңелендә тирән яра-җәрәхәт калдырмый булмагандыр, билгеле...”
Гобәйдуллиннарның йорты ахыр чиктә мәктәпкә дип тартып алына. Кайчандыр Гобәйдулла ага салган таш келәт тә хезмәт дәресләре өчен мастерскойга әйләндерелә. Урамда калган биш балалы гаиләне зур әниләре – Шәрифулланың бертуган абыйсының хатыны сыендыра: идәнсез-түшәмсез келәтләренә кертә. Барыбер дә урамда интегү ише түгел. Төннәрен галәмәт суык, яңгыр яуса, салам түбәдән су үтә. Түзәләр. Ана кеше туганнары өендә ашарга пешереп, балаларын туендыру хәстәрен күрә. “Ашар алдыннан әни безне салкын су белән юындыра. Өшетә... Каты суыклар башлангач, зур әни безне үзләре җиде җан яши торган өйләренә кертте. Без дә җидәү, ундүрт кеше булдык”, – ди апа.
Мөсәвәрә апаның ачыргаланып сөйләгәннәре үзе бер сериал төшерерлек, валлаһи. Хәзерге заман вәкилләре бик ышанып та бетмәс, бәлки. Ә бит моңа охшаш хәлләр чынлыкта бихисап булган. Ерак туган тиешлеләрем, таныш-белешләр бәянләгәннән хәбәр­дармын. Әлбәттә, совет чорында бу хакта артык ачылып китәргә, теләсә кемгә сер тишәргә ярамый иде. Бала-чагага кадәр аңлый иде моны...
Ни генә булмасын, адәм баласы барыбер чыдый икән. Гобәйдул­линнар да сынмый. Гәрчә туктаусыз кеше тупсасын таптарга туры килсә дә. Көннәрнең берсендә язмыш кояшы, ниһаять, бичара сабыйларга йөзе белән борылгандай итә. Вакытлыча Үзбәкстанга юлланучы авылдашларының йортында яшәп торырга ниятли әти кеше. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, кесәсеннән айлык хезмәт хакын урлыйлар. Йорт хуҗасы хәлләренә керә шулай да. “Ярар, кайткач түләрсез әле”, дип, өен биреп калдырырга була. Әлеге йортта гомер кичерү мәлендә гаилә янә бер кызчыкка арта. “Һәр сабый үз бәхете белән туа”, диләр, хактыр.
Мәктәпкә дип тартып алынган өйләрендә вакытлыча яшәп торырга рөхсәт итәләр Гобәйдуллиннарга. Инде тагын янаулар башлангач, ана кеше Ютазыга район судьясына барырга ниятли. “Тикшерербез”, дип вәгъдәли судья. Авыл Советы рәисен чакырталар. Тегесе: “Гаилә башлыгы бер җирдә дә эшләми, элек ялчы да тотканнар. Йорты спекулянт салымы өчен мәктәпкә сатылган”, – дип ялганлый. Шәри­фулла аганы чакырталар. Ул исә дәлиллеккә тиешле документларын, хезмәт урыныннан характеристикаларын алып бара. Шактый тикшерүләрдән соң, “Өегез беркайда да, беркемгә дә сатылмаган”, дигән җавап хаты килеп ирешә. Авыл клубында бөтен халык катнашлыгында ачык суд була. Ниһаять, Гобәйдуллиннарның кулак түгеллеге ачыклана! Ә инде ялчы тотуга килгәндә, 1921 елгы каты ачлыкта Шәрифулла агалар 13 яшьлек бер ятимне үзләренә тәрбиягә алган булганнар икән... Кыскасы, дөреслек өскә калкып чыга, хаклык үзенә юл яра!
Кайчандыр “кулак кызы” дип пионерга алмасалар да, комсомолга керә Мөсәвәрә. Чөнки бу вакытта әти-әнисе икесе дә колхозда хезмәт куя, берсе – тимерлектә, икенчесе умарталыкта эшли. Тормышлар аз-маз рәткә кергәндәй була.

Күз яшьләре аша килде Җиңү

“Мин өченче сыйныфны бетергәндә сугыш башланды, – дип искә ала Мөсәвәрә ханым. – Хәтеремдә ул афәтле көн. Атлыларны кырда эшләүчеләргә хәбәр салырга җибәрделәр. Бөтен халык авыл Советы янында җыелды. Бердәнбер радио шунда иде. Митинг булды. Китте кычкырыш-елаш... Шунда ук кешеләрне солдатка алырга тотындылар. Бик күп ир-егетләребез китте фронтка. Авылда калган олылар белән беррәттән, бала-чага да эшкә җигелде.
Мәктәпне дә ташламадык. 20 майга кадәр укыйбыз, октябрь урталарына хәтле колхоз эшендәбез. Кыш көне – солы чүпләү, җәй көне чүп утау кебек эшләрдә катнашабыз. Кырда ярты норма эшли идек. Үгез җигеп, көлтә дә ташыдык.
Алтынчы сыйныфны тәмам­лаган елда 35 кешегә аш пешерүче итеп куйдылар үземне. Кырда казан асып, астына утын ягып пешерәм. Кеше башына 200 грамм арыш оны бирелә. Шуны аш итеп пешерергә кирәк... Яшьтәшләрем кебек үк, колхозның бөтен эшләрендә дә “йөзәргә” туры килде. Ул чактагылар искә төшсә, күз яшен тыеп булмый. Яз көне черегән бәрәңге дә ашады бичара халык, үләне дә калмады. Ачлыктан да яман нәрсә юк...”
Бөек Җиңү көнен дә бүгенгедәй хәтерли Мөсәвәрә апа. Ул чакта дәү кыз була ич инде ул, җиденче сыйныф укучысы! Кояшлы матур көн. Авыл Советыннан куанычлы хәбәр җиткерәләр: “Сугыш беткән!” Һәммә халык шул тарафка агыла.
“Искитмәле бәйрәм булды ул. Бөтенесе җырлый-көлә, шатлыктан елый. Ул көнне беркем дә кире эш урынына бармады”, – дип хатирә­ләргә бирелә ветеран.
Сүз уңаеннан. Мәктәптә ул чорда 270 бала белем ала. Шулардан 12 малай-кызга, шул исәптән Мөсәвәрәгә дә, “Намуслы хезмәте өчен” медале тапшырыла. Бөек Җиңү таңын арттыруга үсмер балалар да лаеклы өлешен кертә ич. Чын мәгънәсендә геройлар!
Герой, дигәннән. Мөсәвәрә апаның бертуган Шәрипҗан абыйсы да сугышта катнаша, фронтка корал ташый. Контузияләнә, госпитальдә дәвалана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1948 елда туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Механик һөнәрен үзләш­терә. Хәләл җефете белән биш бала үстерәләр. Әйткәндәй, танылган композитор, халкыбыз горурлыгы Ринат Гобәйдуллин – Шәрипҗан аганың улы.
Әңгәмәдәшемнең башка туганнары да тормышта үз сукмагын таба. Мөнирә апасы сугыш чорында агроном буларак ашлык үстерә. 60 километрдан да ераграк басуларны ат белән ялгызы урый кыю кыз. “Намуслы хезмәте өчен” медаленә лаек була. Биш баласын тәрбияләү чорында исә тегүче, умартачы һөнәрләрен үзләштерә, Пионерлар сараенда тегү буенча түгәрәккә җитәкчелек итә. Балалары да йөзгә кызыллык китерми, бишесе дә югары белемгә ия була.
Мөнәвәрә Шәрифулла кызы укытучы һөнәрен сайлый. Мәдинә – шәфкать туташы, Мәрзия – китап кибете директоры. Тату гаилә корып, менә дигән кыз-уллар үстерә бертуганнар. Мәкаләне әзерләгән­дә шуңа да игътибар иттем. Ата-аналары сөекле кызларына бер үк хәрефтән башланган исемнәр кушкан ләбаса! Үзе бер табышмак, уйласаң... “Кызганыч, инде туганнарымнан ялгызым гына торып калдым, – ди, уфтанып, әңгәмәдәшем. – Барысы да аяклары сызлап, йөрәк авыруыннан вафат булдылар. Күргән михнәтләр эзсез үтми шул...”

Тәрбияче “кичәге” булмый

Мөсәвәрә Шәрифулла кызының шәхсән үзенә килгәндә, гомер бакый белемгә омтылып-сусап яши ул. Унынчы сыйныфны күрше авылга йөреп тәмамлый. Аягына катлаулы операция ясату сәбәпле, арытаба укуын кичектерергә туры килә. Бәйрәкә урта мәктәбенә өлкән пионервожатый итеп тәгаенләнә. Ныкышмалы-үҗәт, җитез-уңган кыз вакытын бушка уздырмый, Бөгелмә педагогия училищесын экстерн рәвештә тәмамлый. Арытаба Туймазы районында башлангыч сыйныфларга белем бирә.
1954 елда исә авылдашы Мөгамбәр Сөнәгатуллинга кияүгә чыга. “Армиягә киткәндә чигүле кулъяулык бүләк иткән идем үзенә. Солдат хезмәтеннән исән-имин йөртеп кайтты, бүләгемне саклап йөрткән!” – ди. Җырларда көй­ләнгән, әсәрләрдә данланган Тугрылык, Мәхәббәт тойгысы нәкъ шундый буладыр ул. Бүгенге сылуларыбыз – батырларыбызга чын мәгънәсендә үрнәк.
Саф-эчкерсез сөю хисен озак еллар буе саклый гүзәл пар. 1960 елда Иске Урыссуда төпләнәләр, йорт салып керәләр. Биш балага гомер бирәләр. Гаилә башлыгы беренче класслы шофер була. Хәләле – интернатта өлкән тәрбияче. Өстәвенә, хуҗалыкта да өлгерергә кирәк.
“Иртәнге дүрттә торам, – дип искә ала Мөсәвәрә ханым. – Өй җылыту, мал карау, балаларга ашарга юнәтү ише мәшәкать белән вакыт узып та китә. Интернатка барам. Укучыларымны уятам, мәк­тәпкә озатам. Өйгә кайтып ашарга әзерлим дә тагын эшкә йөгерәм. Дәресләрен караган балаларга күз-колак булырга, сабакларын әйбәтләп аңлатырга кирәк. Шул рәвешле кичке тугыз җитә. Төнге тәрбиячене көтеп алам. Алай да тиз генә кайтып китәм димә, четерекле хәлләр әледән-әле чыгып кына тора. Илле балада илле төрле холык бит”.
34 ел гомерен багышлый мөгаллимә ярат­кан хезмәтенә. Ә бит йортында үз сабыйлары, ире генә түгел, авыру каенатасы да зарыгып көтә. Һәркайсына игътибар-наз бүлү мотлак. “Дөресен генә әйткәндә, мин балаларга корырак, таләпчәнрәк булдым, кечкенәдән эшкә җәлеп итәргә тырыштым. Мөгамбәр, киресенчә, ипле-тыйнак, басынкы холыклы иде. 1984 елда вафат булды ирем...”, – ди ул.
Бүген әңгәмәдәшем төп нигездә Рәфис улы гаиләсе белән бергә гомер кичерә. Ифрат канәгать көнкүрешеннән. Килене Альбинаны мактап туялмый. “Өйдәге тынычлык, иминлек турыдан-туры аңа бәйле. Һич тавыш күтәреп дәшмәс, каты бәрелмәс. Һөнәре буенча пешекче киленем. Әзерләгән ризыклары телеңне йотарлык!” – ди, куанып.
Оныклары да уңышлары белән шатландырып тора. Яхшы укыйлар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылалар. Дәү әнисен очрашуыбызга алып килгән оныгы Нияз: “Әбиебез – йортыбызның яме”, – ди. Шулай булмыйча, нәни чакларыннан ук оныкларын тәрбия­ләшкән ич дәү әниләре. Бөтен хуҗалыкка ул – ышанычлы күз-колак, ныклы терәк-йозак.

Озын гомерлелек сере – хезмәттә

Аңлашыла ки, Мөсәвәрә апаның газизләре инде күптән үз куышларын корган, уңган-алдынгы һөнәр ияләре булып танылуга ирешкән. Люзия кызы, мәсәлән, байтак еллар страховкалау оешмаларында намуслы эшләгән. Әлеге вакытта Азнакай районында яши. Люция Казан шәһәрендә гомер кичерә. “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек. Полиграфия-нәш­рият тармагында дәрәҗәле, абруйлы белгеч. Шул да мәгълүм булсын: Люция Мөгамбәр кызы хакында “Сөембикә” журналы битләрендә шактый күләмле мәкалә дә басыл­ган. Горурланырга хакы бар ананың!
Инде улларына килсәк, алар үз төбәкләрендә дөнья көтә. Рөстәм – Урыссуда, химия заводында хезмәттә. Югарыда телгә алынган Рәфис улы – шофер. Һәм, ниһаять, кече кызы Илсөя. Яшәве Балык Бистәсендә, шәфкать туташы белгечлеге алган. Әлеге мәлдә эшкуар, үз кибетләре бар. Инде нәсел дәвамчыларын исәпләп китсәң, унике онык, җиде турунга ия бәхетле Ана, Дәү Әни! “Кунактан кайтып кергәнем дә юк, – ди, шаяру катыш, апабыз. – Туганнарымның балалары да чакырып кына тора, рәхмәт төшкерләре. Үземчә күчтәнәчләр әзерлим, булдыралганча бәйлим. Элекке кебек түгел инде, нишлисең. Җебен дә җегерли, әллә күпме әйбер дә тегә-бәйли идем заманында. Олыгайдым шул...”
Монысы белән килешеп бетмәс идем. Өлкән яшьтә булуына карамастан, һич тә төс ташларга ашыкмый әле гүзәл зат! Пөхтә-зәвыклы итеп киенгән, аеруча күркәмлек-нәфислек өстәүче бизәнгечләрен дә онытмаган. Әфарин! “Һәрвакыт шулай матур-ыспай булып кала белде апабыз, – дип җөпли, уйларымны сизгәндәй, Мөсәвәрә апаның Октябрьскийда яшәүче туганы Венера Хастеева. – Бик тә яратабыз, ихтирам итәбез аны. Әниебез урынына калды бит ул. Һәммәбезне бергә җыя, йодрыктай туплый. Төпле киңәшләреннән, үгет-нәсый­хәтеннән калдырмый. Әнием каты авырып ятканда да ярдәменнән ташламады, гел яныбызда булды. Зур рәхмәт аңа! Гаҗәеп туган җанлы, кунакчыл. Иң мөһиме – һичкайчан төшенкелеккә бирелми. Чын мәгънәсендә оптимист! Шул ягы белән кешеләрне үзенә җәлеп итәдер дә инде”.
Әңгәмәдәшләремне тыңлыйм да вакыт-вакыт күңелдә “калкып чыккан” сорауны бирми түзә алмыйм: “Хәерле озын гомернең, искитмәле зиһен-хәтер саклануның сере нидә икән?” Хикмәте бардыр, Мөсәвәрә Шәрифулла кызы күпчелек вакыйгаларны, даталарны, исем-шәрифләрне яхшы хәтерли, әйтерсең лә хатирәләр сандыгында бөртекләп саклый. Ни җитте яшьләргә дә хас түгел бит мондый да хәтер-зиһен! Соравыма тулы җавап та алам. “Озак яшәүнең иң мөһим сере – хезмәттә, минемчә. Өйдә генә ятканнар туктаусыз зар­лана, имеш, чирлим, теге җирем борчый, монысы... Йөрергә, хәрә­кәтләнергә тырышырга кирәк! Заман авыр, дип уфтанучылар да җитәрлек хәзер. Кайтарырга иде, мин әйтәм, андыйларны элекке вакытларга, белер­ләр, күрерләр иде чын кыенлыкны! Теләгән кешегә эш бар ул, ялкауланма гына! Яшьләргә белемнәрен арттырырга, хезмәт урыннарында тырышып тәҗрибә тупларга, гаиләдә тыныч­лык сакларга киңәш итәм. “Шау-шу чыкса, өйдән бәрәкәт кача”, дип кисәтәләр иде безне әти-әниләр”.
“Ә зиһен аеклыгы, фикер ти­рәнлегенә килгәндә?” Яшерен-батырын түгел, әлеге соравыма көтелмәгәнрәк җавап алдым, җәмәгать... “Халыкара, ил, республика яңалыкларын даими тыңлап-карап барам. Сәясәт белән кызыксынам, – ди Мөсәвәрә Сөнә­гатуллина. – Татарча сериаллар карыйм. Һәрнәрсәгә төгәл вакыт бүләргә омтылам. График сыман. Шулай җиңелрәккә туры килә. Хәтерне дә тәртиптә тотарга булыша. Элек-электән шигърияткә, җыр-моңга гашыйкмын. Әйткәндәй, сыйныфташым, туганым-ахирәтем Зәйтүнә Әбрарова – һәвәскәр шагыйрә. Ифрат ошый миңа аның иҗаты. Үткәннәргә кире кайтара кебек...”
Ханым кинәт уйчанланып китә, алчак йөзенә моңсулык йөгерә. Аңлашыла да, чордашлар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Үз авылларында сугыш беткән елда җиденче сыйныф тәмамлаган 24 кешедән бүген нибары өчәү калганнар. Вакыт аяусыз...
“Мәктәпкә, клубка, авыл Советына чакырып кына торалар, онытмыйлар. Моңарчы гел сөйли идем сугыш елларында кичергәннәрне, баштан узган михнәтләрне. Хәзер булмый, шундук күңелем тула, йөрәк сыкрый. Сөйләмим баш­кача...”
Мөсәвәрә апа ирексездән тулган күз яшьләрен сөртеп ала. Ә мин янә өстәлдәге фотосурәтләргә күз салам. Ерак еллар аша чал чәчле, олпат әңгәмәдәшемнең газиз туганнары, якыннары бага ул сурәт­ләрдән...
Автордан.
Кызганычка каршы, югарыда бәян ителгән очрашуыбыз ахыргысы булган икән. Мөсәвәрә апа бүген фани дөньяда юк инде, бакыйлыкка күчкән... Урыны җәннәт­тә булсын. Уйладым да, язмамны әллә ни үзгәртмәскә булдым, үзе исән чактагыдай калсын, якты истәлегенә бер дога булып барсын, дигән фикергә килдем. Дәһшәтле-авыр елларда сынмаган, сыгылмаган, киләчәк буыннар мәнфәгатендә якты маяктай балкыган әби-бабаларыбыз, апа-абыйларыбыз хөрмәтенә мәдхия булып яңгырасын күңел түрендәге хатирәләр.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: