+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батырлар – илебезнең какшамас терәге!

Октябрьский шәһәрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында төп игътибарның сугыш каһарманнарына һәм тыл батырларына юнәлтелүен Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов хәзерге буын вәкилләренең аларга карата лаеклы һәм гадел бәһасе, дип исәпли.

Батырлар – илебезнең какшамас терәге!
Батырлар – илебезнең какшамас терәге!

Ил азатлыгы өчен көрәшкә шәһәрдәге һәр гаилә үзенең лаеклы өлешен керткән, хәзерге чорда якташлар СВОда зур батырлыклар күрсәтә. Әлеге үзенчәлек шәһәрдә истәлекле датага багышланган чараларда да расланды, электән урнашкан гадәт буенча, алар төбәктә 8 майда башланды.

Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә шәһәр үзәгендә һәм Нарыш, Зәет, Мулла, Төрекмән, Московка бистәләрендә куелган Сугышчан дан мемориаль комплексларында, һәйкәлләр һәм обелисклар янында тантаналы митинглар үтте. Анда Октябрьский шәһәре хакимияте җитәкчеләре, шәһәр округы Советы депутатлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булып сугыш яугирләре һәм тыл хезмәткәрләре, Ватанның хәзерге буын сакчылары торды.

Шәһәрнең 5нче мәктәбендә оештырылган бәйрәм аеруча киң колачлылыгы белән җәлеп итте. Чарада катнашучыларны Октябрьский шәһәре округы башлыгы Алексей Пальчинский, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре җәмгыяте җитәкчесе Раил Фәхретдинов ихлас тәбрикләделәр.

Шәһәр хакимияте башлыгы әйтүенчә, истәлекле көн уңаеннан төбәктәге барча Җиңү һәм Дан мәйданчыкларындагы һәм парклардагы һәйкәлләргә чәчәкләр салынды, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән яугирләр искә алынды, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде. Бу юнәлештәге эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк, бу - безнең изге бурыч, дип билгеләде ул.

Шәһәрнең 5нче мәктәбен “Альтернатива” җәмгыяте белән эшлекле шефлык мөнәсәбәтләре берләштерә, атап әйткәндә, сугыш яугирләре истәлегенә стела шуның нәтиҗәсе булып тора. Раил Фәхретдинов мәктәп укучыларына һәм педагогия коллективына, бәйрәм чарасында катнашучыларга тәбрикләү чыгышында Бөек Җиңү көненең илебез халкы өчен һәрчак батырлык һәм горурлык билгесе булуын ассызыклады, шул ук вакытта, бу - илебезнең тыныч тормышы хакына башын салган яугирләрне искә алу көне дә, дип билгеләде.

Алар турындагы якты истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру - намус эшебез, патриотизм үткән тарихыбызны, халык батырлыгын онытмаудан башлана, диде “Альтернатива” җитәкчесе.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: