+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ата-бабалар батырлыгы – безгә үрнәк!"

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка котлау телеграммасы юллады. Анда болай диелә:

"Ата-бабалар батырлыгы – безгә үрнәк!"
"Ата-бабалар батырлыгы – безгә үрнәк!"
“Без Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, нацизмны тар-мар иткән ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы белән чын күңелдән горурланабыз. Аларның фидакарьлеге һәм хакыйкать өчен көрәшүе безгә һәрвакыт Ватанга мәхәббәт үрнәге булып торачак.
Бу бөек патриотик традицияләр Русия халкын бүген дә берләштерә, махсус хәрби операция барышында Ватанны батырларча саклаучы геройларыбызны рухландыра.
Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим!”.

Котлау хатын Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин та җибәрде. Анда болай диелә:
“1945 елның тарихи 9 мае миллионлаган гражданнарыбызның йөрәгендә мәңгегә. Бездә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер гаилә дә юк. Аларның һәрберсендә фронтларда батырларча сугышкан солдатлар, тылда җиңүне якынайткан хезмәтчәннәр турында истәлек саклана.
Батырлыгы Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге булган ветераннар алдында баш иябез. Һәм бүген үз бурычларын үтүче, махсус хәрби операция зонасында батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүче, Ватанны саклаучы, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклаучы геройларны хөрмәт итәбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга эштә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!”.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан да котлау телеграммасы килде. Анда болай диелә:
“Бу көн – зур илебезнең һәр гражданы йөрәгендә изге көн. Бу көнне безгә тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбызның батырлыгы алдында баш иябез. Тыл хезмәтчәннәре белән дә горурланабыз. Бу коточкыч сугыш кагылган һәркем алдында баш иябез.
Бүген безнең бурыч – тынычлыкны, азатлыкны һәм бөек Русиянең киләчәген саклап калу һәм ныгыту! Әлеге вакытта Ватаныбыз өчен батырларча көрәшүче, гражданнарны һәм аларның тыныч, бәхетле тормышка хокукын яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт белдерәм.”

 

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: