+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда Гази Заһитовка һәйкәл ачылды

Бүген, 9 майда, Уфаның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы каһарманы, Башкортстанның Мишкә районында туган Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасы булды.

Башкортстанда Гази Заһитовка һәйкәл ачылды
Башкортстанда Гази Заһитовка һәйкәл ачылды
Ул - 1945 елның 30 апрелендә штурм төркеме составында беренче булып Берлинның Рейхстаг бинасы өстенә Җиңү байрагын кадаган күренекле шәхес, данлыклы якташыбыз. Һәйкәл республика Хәрби дан музее янында урнаштырылган.

- Хөрмәтле иптәшләр, кадерле дуслар! Бүген без Башкортстан халыкларының күренекле улы Гази Казыйхан улы Заһитовка һәйкәл ачабыз. Ул - искиткеч кеше, ә батырлыгының тарихы да гаҗәеп. Әлбәттә, без бүген җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәтәбез. Беләсезме, "Гази" исемен гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул "сугышчы" дигәнне аңлата. Һәм ул, чыннан да, батыр йөрәкле сугышчы булган. Ул Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Сугышчан батырлык өчен" медальләр белән бүләкләнгән.

Кызганычка каршы, ул бик кыска гомер кичергән - 32 яшендә вафат булган. Һәм бүген, минемчә, без чын гаделлекне тергезәбез - монда, Уфа үзәгендә, бөтен күпмилләтле халык исеменнән без аның батырлыгына һәйкәл куябыз. Мин бүген "Башнефтегеофизика" коллективына, җитәкчесе Рөстәм Җәүдәт улы Адиевка шундый искиткеч башлангычы өчен рәхмәт белдерәсем килде. Безнең геройлар турында истәлек мәңге яшәсен. Без аларны истә тотачакбыз. Без Бөек Ватан сугышы, Әфганстан геройларын, Чечен Республикасында террорчылыкка каршы көрәштә батырлык күрсәткән геройларны истә тотачакбыз. Һәм, әлбәттә, без махсус хәрби операция геройларын онытмаячакбыз. Мәңгелек хәтер һәм мәңгелек дан аларга! — диде Радий Хәбиров һәйкәл ачылышында.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: