+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батырлар даны - мәңгелек!

Бүген, 9 майда, Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чараларда катнашты.

Батырлар даны - мәңгелек!
Батырлар даны - мәңгелек!
Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Радий Хәбиров, шулай ук, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстларына, республикада туган геройларга багышланган стела янындагы мемориаль комплекска, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Республика Башлыгы, шулай ук, Уфаның Орджоникидзе районы коллективларының концерт номерларын карады һәм Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары белән аралашты.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: