+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер гасырлык гомер кайтавазы

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әсхәт ага Минһаҗетдинов 100 яшен билгеләде.

Бер гасырлык гомер кайтавазы
Бер гасырлык гомер кайтавазы
Кеше гомере – ифрат кыска: азан белән намаз арасы. Якты дөньяга аваз салган нарасыйга аның гомере буе йөртәчәк исемен кушканда, ул тәүге азан тавышын ишетә. Намазы исә аны бакыйлыкка – мәңгелеккә озатканда була. Кеше гомере озын да: анда күпме вакыйгалар, кичереш-тойгылар, шатлык-кайгылар, сөенеч-көенечләр, югалту-табышлар сыя. Аеруча, гомер, Аллаһ бүләге буларак, озайлы килеп, тулы гасырдан артса. Нәкъ шулай, Бөек Ватан сугышы һәм тыныч хезмәт ветераны Әсхәт ага Минһаҗетдинов 3 апрельдә 100 яшен тутырды.

Гомер таңы

“Үз-үземне исләгән чагымнан хәтеремә сеңеп калган беренче сүзләр: “Лә илаһә иллә Аллаһу, Мөхәммәде рәсулуллаһ”, – булды. Бала вакытымнан алып, мин һәрдаим ярдәмне, хак юлны, ярлыкауны Бер Аллаһтан сорыймын, – ди йөзьяшәр. – Атам-анам да, әби-бабаларым да иманлы, динле кешеләр иде”.
 
Әсхәт аганың нәсел тамырлары элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзерге Татарстанның Азнакай районы Кәкре Елга авылына барып тоташа. Ике яктан да картәтисе һәм картәнисе шунда гомер сөрә, тырышлык белән иген игеп, хәлле генә көн күрә. Әтисе ягыннан картәтисе Миңһаҗетдин Миңнегалиевның (1857-1932) үз милкендә – 97 дисәтинә, янә 25 дисәтинә имана җире була (димәк, барлыгы 130 гектардан артык). Ул сәүдә белән дә шөгыльләнә – авылда чәй-шикәр, он-ярма һ. б. сатылган кибет тота. Үткән гасыр башында изге Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылып, авылда мулла булып китә. Тернәкчел, эш­сө­яр, халык арасында абруйлы булганга күрә, 1912 елда мөселман фракци­ясеннән IV Дәүләт думасына депутат булып сайлана. Патша Николай II Думасы уты­рышларының берсендә чыгыш ясап: “Без, мөселманнар, үзе­безне Русия гражданнары саныйбыз... Безнең Ватаныбыз – Русия, һәм без үзебезнең хозур тормышны тулысынча Русиянең иминлеге һәм чәчәк атуында күрәбез”, – дип, самими ватанпәрвәрлек хисләрен белдерә.
1917 елда Вакытлы хөкүмәт Думаны тараткач, ул авылында элеккечә сабан сөрә, ашлык чәчә, иген үстерә. Соңрак улы Галиәскәр Бөгелмәдә икмәкханәдә хезмәт салганда ризык сыйфатлы булсын өчен туган авылында әтисе үстергән гәрәбәдәй бодай-арышны гына кулланалар.
 
Әсхәт аганың әнкәсе Галия Габдрәкыйп кызы (1887-1969) белән әткәсе Галиәскәр Минһаҗетдин улы (1897-1971) әлеге Кәкре Елга авылында туып-үсәләр. Бөгелмә шәһә­рендә мәдрәсәдә укыйлар, үзаллы гыйлем алып, белемнәрен камил­ләштерәләр. Галиәскәр зыялы шә­хе­сләр белән аралаша, алдынгы караш­лы була. Әсхәт абый әйтүенчә, хәтта ул Ясная Полянада бөек урыс язучысы Лев Толстой белән очраша, бу хакта улына да сөйләп калдыра.
 
Никахлашкач, Галия белән Гали­әскәр Бөгелмә шәһәрендә яшиләр, шунда кызлары Расиха, Галимә, Салиха һәм уллары Әсхәт белән Атлас дөньяга килә. Гаилә башлыгы кечкенә икмәкханәдә эшли, авылыннан китерелгән оннан, үз куллары белән камыр изеп, уңдырып икмәк пешерә. Икмәк, сатудан тыш, хаста­ханәләргә бушлай озатыла.
– Әткәй пешергән икмәкнең хуш исе, искиткеч тәме, ләззәте гомер буе онытылмады, – дип хәтерли ул чакларны Әсхәт ага.

Оялар туздырылганда

Тырышлык белән көч салып, дөньялыкта тапканы-җыйганы чиктән ашкан байларча да булмый Миң­негалиевларның: 1930 елда хуҗа­лыкта берничә елкы малы һәм сыерлар асрала. Яңа хакимияткә һичнинди яманлык кылмасалар да, каршылык күрсәтмәсәләр дә, тыныч кына яшәп яткан гаилә шул елда, кулак хисапланып, хөкемгә тарттырыла. Бөгелмәдә үз йортында яшәп, гади икмәк пешерүче булып эшләгән Галиәскәрнең гаиләсе дә хөкем кара­рыннан читтә калмый: иң өлкәне Минһаҗетдинга – 72, кечесе Атласка нибары 3 яшь булган, өч буыннан торган гаепсезләр гаиләсе сөргенгә сөрелә.
 
Товар вагоннарына тыгызлап тутырылган тоткыннар коточкыч шартларда алып барыла. Тереклеккә дәрман бирерлек кайнаган суны кешеләр зур станцияләрдә генә койдырып ала. Һава җитмәүдән тончыгып, ачлыктан йончып, озайлы юлдан хәлсезләнеп үлеп китүчеләрнең, күбесенчә картларның һәм бала­ларның, мәетләрен поезд озаграк тукталган уңайлы урыннарда калдыра баралар. Сабый Атласның да кечкенә җәсәде Омск шәһәре станциясендә калдырыла.
 
Шилка станциясендә поезддан төшереп, арытаба арбаларда Чита өлкәсендәге Жарча поселогына җит­кереп, азбар-курага көтүләп ябыл­ган маллардай, икекатлы тар сәкеләр тезелгән, җир идәнле, үтәли җил өргән, түбәсеннән яңгыр-кар үткән озын, шыксыз баракка урнаштыралар исән килеп җиткәннәрне. Өлкәннәр, бераз буын ныгыткан үсмерләр хезмәткә җәлеп ителә – бозлы-ташлы токымнан алтын чыгара. Элекке Дума депутаты, заманының шәрәфле шәхесе Минһаҗетдин Миңнегалиев 75 яшендә вафат булып, Жарчада чит якларда җирләнә.
 
1934 елда сөргенчеләрне Красноярск краена, Төньяк Енисей райо­нының Вельмо поселогына күчерәләр. Биредә дә баракта яшәсәләр дә, ул өч-дүрт гаилә бергә урнашырлык бүлмәләргә бүленгән була. Әтиләре Әскәр белән әниләре Галия монда да алтын табуда – шахтада эшлиләр. Поселокта урта мәктәп, клуб, кибетләр була, тормыш көйләнгәндәй тоела. Әсхәт ага ата-анасы турында истәлекләрдә аларның беркайчан да төшенкелеккә бирелмәвен, тәкъдир сынауларын чын мөэминнәрчә сабыр кабул итүен, һәрдаим эштә мәшгуль булуын, балаларын да матур тәрбияләргә тырышуын белгели. Ул чакларда мәктәптә укыган Әсхәт ага шулай хәтерли: “Әткәй-әнкәй безне яратты. Шуны да ассызыклап үтәм: сөргендәге балаларга укытучылар бик игътибарлы иде. Әле булса хәйран калам: сугышкача елларда шундый соклангыч укытучылар ул аюлар төбәгенә каян килеп юлыккандыр!?”
 
Укуга хирыс була Минһаҗет­диновларның балалары. Өлкән кызлары Расиха, бер тиң торып, ирләр белән шахтада эшләп, урта мәктәп тәмамлый, медицина белгечлеге буенча махсус белем алып, соңрак Уфа һәм Бөгелмә шәһәрләрендә шул өлкәдә эшли. Уртанчы Галимә филолог һөнәрен сайлый, әдәби иҗат белән мавыга. 30 ел педагоглык хезмәтенең чирек гасырында Баш­кортстанның Чишмә районы, мәгъ­ри­фәтче Зыя Камали, халык шагыйрь­ләре Сәйфи Кудаш һәм Мостай Кәрим, халык җырчысы Фәридә Кудашеваның туган авылы Келәштә укучыларга урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Кече Салиха Вельмода мәктәпне уңышлы тәмамлап, Новосибирск медицина институтына укырга керә. Бик тә яхшы өлгәшкәнгә, сөрген­дәге­ләрнең кызы булса да, аңа Сталин стипендиясе түләнә, аспирантурада укырга калдырыла. Әмма 1945 елда каты чирләп, дөньядан вакытсыз китә.
 
Әсхәт ага да ике апасы үрнәгендә эшчәнлеген шәфкатьле һөнәр – кешеләр сәламәтлеген саклау белән бәйләргә хыяллана. Ләкин якты ниятләрнең чынбарлыкка ашуын сугыш гарасаты тоткарлый. Соңрак, авыр сынауларны үткән, алыш яланнарында яудашларының яралануын, һәлак булуын кичергән яугир буларак, җаваплылыкны тирәнрәк аңлап, хыялына ирешүгә Әсхәт ага максатчанрак керешә.

Илне саклау – изге бурыч

Башкортстанның халык шагыйре, йөзьяшәр аксакалдан дүрт яшькә кечерәк булган Әнгам Атнабаев бер шигырендә:
Сугыш безне колаклардан
тартып,
Вакытыннан алда өлгертте:
Кичтән бала итеп
йоклатты да
Таң атуга инде ир итте, –
дип яза. Мәкерле дошманның Туган илгә көтмәгәндә басып керүе күп егетләрнең язмышын шулай кискен үзгәртә. 18 яше чак тулып килгән Әсхәт Минһаҗетдинов та үз теләге белән 1942 елның язында илне саклаучылар сафына баса. Мәскәү хәрби-инженерлар училищесында тиешле алты айлык курсларны өч айда үтүгә, сержант званиесе алган курсантларны, шулай ук училище җитәкчелеге белән укытучыларын Көнбатыш фронтка, Мәскәүне дошман һөҗү­меннән сакларга җибәрәләр. Мөхәм­мәд пәйгамбәребезнең бер хәдис-шәрифендә: “Ватанны сөю һәм саклау – иманнандыр”, – дип әйтелгәнчә, дини тәрбиядә үскән егет Мәскәү халык ополчениесе 17нче укчылар дивизиясенең 980нче артиллерия полкының разведчиклар взводын тулыландыра. Фашистларны тоткарлап, башкала янындагы хәлиткеч җиңү­ләрне яулауда катнаша ул.
 
1941 елның декабрендә Кызыл Армия фашистларга каршы һөҗүмгә күчә. Әсхәт ага яудашлары белән бергә Көнбатыш, Брянск, 2нче Белоруссия фронтларында илбасарларга каршы көрәшә. Иптәшләре белән бергә дошман тылына кыю үтеп кереп, разведчик Әсхәт Минһаҗетдинов каршы яктан кыйммәтле хәрби мәгълү­матлар табып, еш кына дошман офицер-солдатларын әсир алып кайта. Аларның взводы канкойгыч, дәһшәтле Курск алышында җиңүгә зур өлеш кертә, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Сугыш турында истәлекләрендә ветеран болай ди: “Аллаһка шөкер, миңа сугышта чигенергә һәм әсир төшәргә туры килмәде. Ходай саклады мине аннан... Начар сугышмадым, куркак булмадым.
Өч тапкыр яралангач, җәрәхәт­ләрем уңалып өлгермәсә дә, госпи­тальдән тизрәк чыгарга, үз час­темнан калмаска тырыштым...”
 
Белоруссиядәге сугышларда, Бобруйск шәһәрен азат иткәч, разведчик, бомбага тоту астында калып, дүртенче тапкыр яралана. Аны Мәскәү янындагы госпитальгә дәвалануга озаталар, Бөек Җиңү көнен ул шунда каршылый.
 
Ата-анасы янына егет култык таякларында кайтып төшә. Бердәнбер улларының сугыштан исән һәм җиңеп кайтуына ата-ананың сөенеченең иге-чиге булмый. Алар да, һәр совет гаиләсе кебек үк Җиңү яулауга тылда өлеш кертә: фронттагыларга җылы киемнәр тегәләр, бияләйләр бәйлиләр, үзләре ач-ялангач калсалар да, акчаларын корал сатып алу исәбенә күчерәләр. Мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ятим инвалид сабыйны уллыкка алалар, тәрбияләп үстереп, белем алырга, тормыш юлына ышанычлы басарга ярдәм итәләр. Галиәскәр Минһа­җетдинов “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
 
Әсхәт Минһаҗетдинов Бөек Ватан сугышында илне баскынчылардан азат итүдә күрсәткән каһарман­лыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, ике тапкыр “Батырлык өчен” медале, “Германияне җиңгән өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен” һ. б. медальләргә лаек була.

Сәламәтлек сагында

Яуда сыналган дуслык булат корычыннан нык була, диләр. Әсхәт Минһаҗетдиновның хәвефле разведка сукмакларын бергә үткән, утлы давылдан бергә чыккан, икмәк-тәгамне уртак бүлешкән яудаш дусларының берсе, иң якыны Башкортстаннан Уфа егете Мөхәммәт Ибраһимов була. Сугыш мәхшәренең уртасында кайнап, бомбалардан – күктән, миналардан – җирдән, алдан да, арттан да әҗәл сагалаган яудаш дуслар, исән калсалар, арытаба гомерләрендә кешеләр сәламәтлеген сакларга вәгъдәләшә. Башкортстан егете дустын Уфада төпләнергә димли.
 
Яудашын сугышта югалтса да, Әсхәт Минһаҗетдинов, бирелгән антка тугры калып, 1945 елда Уфага килә. Шәфкать юлыннан атларга, дигәнен дә үтәп, медицина училищесына укырга керә. Аннан соң – кешеләр сәламәтлеген саклауга багышланган ярты гасыр хезмәт: башта Башкорт­станның Сәламәтлек саклау комис­сариатының Баш санитар-эпидемиологик идарәсендә, янә хаклы ялга чыкканчы – Башкорт дәүләт медицина институтында (хәзер – университет). 1959 елда ук табиб, эшендә танылу яулап, “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мәртәбәле исемгә лаек була. 1968 елда читтән торып аспирантурада укый, 1977 елда Ф. Ф. Эрис­ман исемендәге Мәскәү фәнни-тикшеренү институтында “медицина фәннәре кандидаты” дәрәҗә­сенә диссертация яклый.
 
Медицина институтының Фәнни-тикшеренү секторын җитәкләгәндә Әсхәт Галиәскәр улының оештыру сәләте, үз янына эзләнүчән, талантлы хезмәткәрләрне туплый белүе сокланырлык нәтиҗәләр бирә. Башкортстан сәнәгатенең әйдәүче тармаклары: нефть чыгару, нефть химиясе, нефть­үткәргечләргә бәйле мәсьәләләр тәф­силле тикшерелеп, хезмәт шартларын яхшырту, тирә-юнь мохитне хәстәрләү, иң мөһиме — эшчеләрнең сәламәт­леген саклау буенча ифрат әһәмиятле тәкъдимнәр кертелә. Тиз арада 15 кандидатлык диссертациясе яклана. Сектор җитәкчесенә 1978 елда “югары квалификацияле табиб” исеме бирелә. Ул үзе, башкаларга үрнәк күрсәтеп, тирән эчтәлекле, көнүзәк яңгырашлы 70кә якын гыйльми хезмәт яза. Алар кайбер чит илләрдә дә кызыксыну уята, күп кенә тәкъдим ителгән ысуллар үзебезнең сәламәтлек саклау тармагында гамәлгә куела.

Иманлы кеше –бәхетле кеше

Әсхәт ага Минһаҗетдинов белән ярыйсы еллар танышбыз, безне Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мәчетендә үткәрелгән чаралар якынайтты. Ягымлы, җылы карашлы, олпат гәүдәле, сабыр кияфәтле аксакалны очратсам, әтиемне – Сталинград яуларында алышкан Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, инде әхирәткә күчкән Гайнелбаян Нуриевны искә төшерәм. Әсхәт абый белән ешрак аралашасы килә. Анысына да җирлек табылды: иҗат белән шөгыль­ләнә, истәлекләр, яудашлары һәм хезмәттәшләре турында сурәт­ләмәләр дә яза икән ул, динебез Ислам, әхлак темаларына кагылышлы фәлсәфи уйланулары да кызыклы.
 
2013 елда мәхәллә каршында “Ихлас Шәриф” мәҗмугасы нәшерләнә башлагач, аның язмалары басманың һәр чыгарылышын баета килде. 2007-19 елларда үзнәшер белән 16 төрле эчтәлекле җыйнак җыентыгы дөнья күрде. Шулардан күбесе яу еллары хатирәләре булса, аерым шәхесләргә багышланган язмалары да мавыктыра. Шундай китапларның берсендәге “Ихлас” мәхәлләсен оештырып, элекке ярымҗимерек “Луч” кинотеатрын мәчет итеп тергезүгә зур тырышлык салган, 22 ел дәвамында аның имам-хатыйбы вазыйфасын җаваплы үтәп, әле Мәхәллә мәҗлесе рәисе бурыч­ларын аткаручы күренекле дин әһеле, әдип, журналист, җәмәгатьче, медицина фәннәре кандидаты Мөхәммәт хәзрәт Галләмов турындагы бүлек җылы ихтирам тойгыларында язылуы белән әсәрләндерә. Бу гаҗәп тә түгел: “Ихлас” мәчетенең тәүге көннәреннән бирле Әсхәт ага – мәчетнең мөтәвәллият әгъзасы.
 
Озак еллар эшләп киткән Башкорт дәүләт медицина университеты коллективы белән дә тыгыз бәйләнештә ветеран. Элеккерәк елларда үзе коллегалары, студентлар белән очрашуларга йөрсә, хәзер аны фатирында һәрдаим хәлен белешеп торалар.
 
Татар халкының улы булуына да горурлана йөзьяшәр, җәмәгать эшләрендә, яшьләрдә илсөярлек хисе тәрбияләүдә, хак юлга өндәүдә активлык күрсәтте, иҗтимагый оешмаларга да кадерле ул. 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев аңа “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырса, быел, юбилей уңаеннан, Әсхәт Галиәскәр улы “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд өммәте мәнфәгатьләрендә тырышлыклары “Ихлас” мәчетенең “Исламга иң яхшы хезмәт итүчегә” һәм Русия диния нәзарәтенең “Казанышлар өчен” медальләре белән дәртләндерелде. Ветеран — шундый 30дан артык мәртәбәле бүләк иясе.
Яшәү дәвам итә. Минһаҗетдин Миңнегалиевтан санаганда, нәселнең алтынчы буыны шәҗәрәне үстерә. Әсхәт аганың улы һәм ике кызы — өчесе дә югары белем алып, саллы гына гомер юлы үткән абруйлы зат­лар. Улы Әскәр Минһаҗетдинов хезмәт чорында Башкорт дәүләт университетында (хәзер Уфа Фән һәм технологиялар университеты) чит телләр укыта; кызы Ләйлә ханым Казанда яши, Табиблар белемен камилләштерү институтында эшли, әтисе кебек, медицина фәннәре кандидаты; кечеләре Валерия Әсхәт кызы әле дә
Уфа дәүләт нефть техник университетында студентларга математикадан белем бирә. Бишенче, алтынчы буын оныклары һәм туруннары – аксакалга юаныч.
 
Иманлы кеше – бәхетле, дип инанган йөзьяшәр. Бабасының, әткәй-әнкәенең кыерсытылган, рәнҗетелгән шартларда да, түземлек саклап, иң еш кабатлаган теләк-догасы: “Алла­һым иманнан аермасын!” – дигән сүзләр булды, дип хәтерли ул. Үзенең дә гомере буена иманда калуына шөкрана кыла, озак яшәвенең серен дә беркемгә дә ачу тотмавы, үчләш­мәве, гел игелекле уйларда булуы белән аңлата.
 
Киләсе елда Ватаныбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләнер. Йөзьяшәргә шул тантаналарның шатлыкларын да уртаклашырга язсын, дип телисе килә. Әлеге мәкаләне Әсхәт аганың үзенең фәһемле нәсыйхәте белән йомгаклау килешле булыр: “Советлар Союзы Җиңү өчен үзенең 26,6 миллион иң яхшы улларын һәм кызларын корбан итте, әлеге яшьләр шуны онытмасын иде. Бөек Ватан сугышында, Икенче Бөтендөнья сугышында Советлар Союзы, безнең Ватаныбыз Җиңү яулады. Моны белү һәм Тынычлыкны саклау – яшьләрнең бурычы”.

Динә МОРЗАКАЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: