+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Безгә халык батырлыгын мәңгеләштерү өстендә күп эшләргә туры киләчәк..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында ни өчен аның өчен тарихи гаделлекне тергезү һәм Бөек Ватан сугышы геройларына тиешле игътибар бирү мөһим икәнлеге турында сөйләде.

"Безгә халык батырлыгын мәңгеләштерү өстендә күп эшләргә туры киләчәк..."
"Безгә халык батырлыгын мәңгеләштерү өстендә күп эшләргә туры киләчәк..."
Исегезгә төшерәбез: республика җитәкчесе башлангычы белән генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка "Русия Герое" исеме бирелде һәм соңрак аның хөрмәтенә һәйкәл куелды, ә бүген Рейхстаг өстенә Кызыл Байракны беренче булып күтәргән Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасы булды.

- Әлбәттә, бу - минем шәхси эшемнең бер өлеше. Хисләр, шәхси теләк булмаганда, бернәрсә дә килеп чыкмый. Генерал Шәйморатов белән бу - гомумән, безнең халык тарихы һәм безнең республика тарихы, чөнки мин һәрвакыт сөйләдем: барлык буын җитәкчеләре дә, республика халкы да генерал Шәйморатовка Герой исемен бирүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Гази Заһитов буенча да шундый мөрәҗәгатьләр булган. Без архивларны җентекләп өйрәндек. Сүз уңаеннан, архивларда күрүебезчә, ул чыннан да Рейхстагка беренчеләрдән булып Кызыл Байракны күтәргән.

Гомумән, берничә дистә ел узса да, без тагын да күбрәк яңа, кызыклы фактлар беләчәкбез. Моның өстендә җитди эш алып барыла. Шуңа күрә безгә әле аерым кешеләр истәлеген һәм, гомумән, халык батырлыгын мәңгеләштерү өстендә күп эшләргә туры киләчәк, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: