+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2024, 07:50

"Хәерле, озын гомерләр сезгә!"

Башкортстанның халык артисты, әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче җырчы Радик Динәхмәтов Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлаган.

"Хәерле, озын гомерләр сезгә!""Хәерле, озын гомерләр сезгә!"
"Хәерле, озын гомерләр сезгә!"

«Хөрмәтле ветераннар! Сез безгә азатлык, тынычлык , бәхетле гомер бүләк иттегез. Сезгә зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз. Хәерле, озын гомерләр сезгә!

31нче "Башкортстан" полкы командованиесе, батыр егетләре исеменнән сезне Бөек Җиңү белән котлыйм. Сәламәт булыйк, бердәм булыйк. Җиңү безнең якта булачак!» - ди ул.

Бәйрәм уңаеннан җырчы Муса Җәлилнең «Ышанма» шигырен дә сөйли. «Бу шигырь минем күңелемә бик якын», - ди җырчы.    

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас