+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңү белән кайт, Илнур!

Бүген, 9 май көнне, Дүртөйле районының Тәкәрлек авылы халкы Бөек Җиңү көнен зурлап билгеләде. Һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәк салганнан соң, яше-карты авыл мәчетенә җыелды. Биредә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир Илнур Раяновның Туймазы сылуы Чулпан белән никахлары укылды.

Җиңү белән кайт, Илнур!
Җиңү белән кайт, Илнур!
Илнур фронтка 2022 елның 18 октябрендә мобилизация кысаларында алына. Аңа кадәр "Еникеев" хуҗалыгында терлекче булып хезмәт сала. Уңган, ярдәмчел егетне авылдашлары бик ихтирам итә, инде бакыйлыкка күчкән әтисе һәм әнисе дә шундый булдыклы, ачык йөзле кешеләр иде, диләр.

Илнур булачак кәләше белән социаль челтәрләр аша таныша. Виртуаль танышлык тора-бара зур сөюгә әверелә. Яшьләр никах укытырга сүз куеша.

- Минем абыем да махсус хәрби операция зонасында бит, - дип уртаклашты Чулпан. - Мин аңа Илнур белән танышуым хакында хәбәр иттем. Бактың исә, алар бер-берсеннән 10-15 километр ераклыкта гына хезмәт итә икән. Абыем, бер җай табып, булачак кияү белән танышырга барган. "Менә дигән егет! Кияүгә чык, сеңлем, фатыйхамны бирәм", - дип миңа шалтыратты. Менә шулай бер-беребезне телефон экраннары аша гына күреп, гашыйк булып, кавышырга карар иткән кешеләр без.

Илнур белән Чулпанның никахын авыл халкы бик күркәм итеп билгеләде. Тәкәрлекнең имам-хатыйбы Габдрәфыйк Галиев аларга никах укыды, яше-карты, матур теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Яшь пар, сый-хөрмәттән сыгылып торган табын әзерләп, үзләрен шулай хөрмәтләгән өчен авыл старостасы Зөләлә Шәйхетдиновага һәм барлык ак яулыклы, изге күңелле авыл апаларына, түбәтәйле абзыйларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, ә авылдашлары Илнурга яу кырыннан исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп калды.

Әлеге матур вакыйга хакында тулы репортажны гәзитебезнең алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Миләүшә Латыйпова фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: