+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Җиңү солдатлары буынының батырлыклары һәрвакыт халык хәтерендә яшәячәк..."

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Төбәк җитәкчесе республика халкын бәйрәм белән котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Җиңү солдатлары буынының батырлыклары һәрвакыт халык хәтерендә яшәячәк..."
"Җиңү солдатлары буынының батырлыклары һәрвакыт халык хәтерендә яшәячәк..."
"Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле иптәшләр! - дип тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итте республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Бүген илебез совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 79 еллыгын билгеләп үтә. Чын күңелдән безнең өчен иң кадерле бәйрәм белән котлыйм!

Ватаныбыз тарихында бик күп бөек казанышлар һәм данлы даталар бар. Без һәрвакыт фронтовик геройларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын истә тотачакбыз. Бүгенге сынауларда аларга лаеклы булырга тырышырбыз.

Бу ел илебез тарихында истәлекле даталар белән билгеләп үтелә. 80 ел элек, 1944 елның гыйнварында Ленинград блокадасы тулысынча алына. Якташларыбыз Балтыйк флоты корабларында батырларча сугышкан, барлык фронтта каты һөҗүмнәрне кире какканнар. Шул ук 1944 елда безнең республикадан сугышчылар Кырымны, Севастопольне, Одессаны азат итүдә катнашкан. Җиңү солдатлары буынының батырлыклары һәрвакыт халкыбызның рәхмәтле хәтерендә яшәячәк.

Бүген безнең буын махсус хәрби операция кысаларында яңадан нацизмга каршы көрәшә. Янә көчле рухлы геройлар вакыты җитте, алар өчен кадерле ветераннарыбызның ныклыгы һәм патриотизмы иң лаеклы үрнәк булып тора.

Без мобилизацияләнгәннәр, контрактчылар, ирекле формированиеләр, «Башкортстан» полкы, якташларыбыз исеме белән аталган батальоннар сугышчылары белән горурланабыз. Барлык яугир-якташларыбыз - чын геройлар. Аларның 500дән артыгы махсус хәрби операция башланганнан бирле "Батырлык өчен", Шәйморатов орденнары, Суворов, Жуков медальләре белән бүләкләнде.

Быел ил Президенты Владимир Владимирович Путин Әфганстан сугышы ветераны, «Башкортстан» полкының танк батальоны командиры Андрей Павлович Мигуновка "Русия Герое" исемен бирү турында указга кул куйды. Подполковник Мигунов «Алтын Йолдыз» белән бүләкләнгән якташларыбызның исемлеген тулыландырды, кызганычка каршы, үлгәннән соң.

Бүген без, башыбызны түбән иеп, сугыш кырларында һәлак булган, яралардан үлгән, хәбәрсез югалган барлык геройларны искә төшерәбез. Аларның исемнәрен мәктәпләр, урамнар һәм аллеяләр йөртә. Алар безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләүне сорыйм.

Сугышчыларыбыз өчен бүген без - һәрвакыт ныклы, ышанычлы тыл, аларның туганнары һәм якыннары өчен терәк булдык һәм булачакбыз.

Без барыбыз да бүген алгы сызыкта икәнебезне аңларга тиеш. Берничә сәгать элек дошманның пилотсыз очу аппаратлары «Газпром нефтехим Салават»ка һөҗүм итте. Предприятие штат режимында эшли. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Саклау системасы оешкан рәвештә эшләде, кирәкле постлар куелды. Көч хезмәткәрләре урында эшли, һәм без барлык нечкәлекләрне ачыклаячакбыз. Мондый җинаятьләр нәкъ менә 9 майда безнең бәйрәмне бозу өчен кылына. Алар, күрәсең, халкыбызның рухи көчен аңламый.

Оборона предприятиеләре мөһим оборона заказларын өзлексез үтәп, җитештерү күләмен күп тапкырлар арттыра. Атна саен без алгы сызыкка гуманитар йөкләр җибәрәбез. Күптән түгел 123нче конвойны озаттык. Республиканың
битараф булмаган барлык халкына, эшкуарларга, иҗтимагый оешмаларга, предприятиеләргә сугышчыларыбыз турында хәстәрлекләре өчен рәхмәт белдерәм.

Узган елда безнең республика Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 2 меңнән артык баланы кабул итте. Быел, Русиянең башка төбәкләре дошман утына эләгә башлагач, без үзебездә Белгород өлкәсенең 500 укучысын сыендырдык.

Без көч структураларыбызга – Прокуратура органнарына, Эчке эшләр министрлыгына, Федераль иминлек хезмәте идарәсенә, Росгвардиягә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шундый катлаулы вакытта җәмәгать иминлеген тәэмин итүе, шәһәрләребезнең, стратегик предприятиеләребезнең һәм объектларыбызның террорчылык һәм башка хәвефеннән ышанычлы яклавы өчен рәхмәт белдерәбез.

Бүген без, һәрвакыттагыча, Җиңү парадын лаеклы уздырдык. Хәзерге вакытта барлык районнарда һәм шәһәрләрдә бәйрәмнәр һәм концертлар уза.

Кызганычка каршы, фашизмны җиңү өчен көрәшкән ветераннар сафы ел саен кими бара. Бүген республикабызда 160 фронтовик һәм 7,5 мең тыл хезмәтчәне исән. Ветераннар турында кайгырту - безнең изге бурычыбыз.

Авыр сугыш елларын балачакта кичергән кешеләргә дә аерым игътибар бирәбез. Хәзерге вакытта республикада 132 мең сугыш чоры баласы яши, һәм без шулай ук аларга хәстәрлек, хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә тиеш.

Киләсе елда без Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкбез. Бөек бәйрәм, совет халкының батырлыгы символы буларак, безне батырлыкка, өлкән буыннарның рухи ныклыгына, аларның җиңүгә омтылышына тиңләшергә чакыра.

Башкортстан халкы исеменнән сезгә, кадерле ветераннар, безнең өчен, Туган ил өчен, дөнья азатлыгы өчен тиңсез батырлык кылганыгызга олы рәхмәт. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк телим!
Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле дуслар!"

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/177757.html

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: