+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Күз яшьләренә манчылган бәйрәм

9 Майда илебез халкы һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге зур һәм тарихи датаны билгели.

Күз яшьләренә манчылган бәйрәм
Күз яшьләренә манчылган бәйрәм
Бөек Җиңү көне илебез халкы өчен һәрвакыт горурлык һәм батырлык символы булып тора. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануы турында бөтен дөньяга хәбәр иткәнгә 79 ел узды. Бу – шатлык һәм бөтен дөньяда миллионнарча кешеләрнең киләчәге, иреге һәм тыныч тормышы хакына гомерен биргән кешеләрне искә алу көне. Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән кешеләр турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы.

Башкортстан фронтта да, тылда да Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. 1939-45 елларда БАССРдан СССР Кораллы Көчләренә 700 меңнән артык кеше моби­лиза­цияләнә, ике кавалерия дивизиясе оештырыла. Бөек Ватан сугышы елларында республикага йөздән артык сәнәгать предприятиесе, 63 эвакогоспиталь, кайбер үзәк дәүләт органнары, 278 мең кеше эвакуацияләнә, 17 хәрби уку йорты урнаша. 1941-45 елларда Уфада халыкара коммунистик хәр­ә­кәт­нең штабы — Коммунистик Интернацио­налның Башкарма комитеты эшли, аннан 1943 елда радитап­шырулар эфирга 18 телдә чыга. БАССР фронтны һәм тылны азык-төлек, корал һәм ягулык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Безнең республикадан 278 яугир — “Советлар Союзы Герое” исеменә, ә якташыбыз Муса Гәрәев исә бу исемгә ике тапкыр лаек була, 35 кеше — Дан орденының тулы кавалеры.

Нәкъ 79 ел элек Берлинда Германиянең берсүзсез капитуляциясе актына кул куелган. 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрдән санала. Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр сузылган гаять зур фронтта ике яктан да бер үк вакытта 8-12 миллион кеше сугыша, 5-20 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары, 150-320 мең орудие һәм миномет, 7-19 мең самолет кулланыла.

1945 елның 8 маенда Германиянең капитуляциясе турында кул куелган акт – Германия кораллы көчләрен каршылык күрсәтүне туктатырга, шәхси составны әсир­леккә бирелергә һәм матди частьны каршы якка тапшырырга мәҗбүр иткән һәм Германиянең икенче Бөтен­дөнья сугышыннан чыгуын аңлаткан юридик документ. Ул совет халкының 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүен һәм Европада икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануын билгели.

Шуны әйтергә кирәк: капитуляция турындагы акт ике тапкыр имзаланган. Герма­ниядә фашист режимының соңгы айларында Гитлер Көнбатыш державалары белән сепарат килешүе төзү юлы белән нацизмны коткарып калу омтылышын активлаштыра. Германия генераллары, СССР белән сугышны дәвам итеп, Англия-Америка гаскәрләре алдында баш ияргә тели. Франциянең Реймс шәһәрендә генерал Дуайт Эйзенхауэр җитәкче­легендә АКШ гаскәрләре була. Шунда Германия командованиесе Көнбатыш фронтта сепарат капитуляциясенә ирешергә тырышкан махсус төркемне юллый, ләкин союзниклар мондый юлга бармый. Шулай итеп, 1945 елның 7 маенда Реймста беренче тапкыр Германиянең капитуляциясе турындагы акт имзалана.

Германия югары командованиесе исеменнән аны Германия кораллы көчләре югары командованиесенең оператив штабы начальнигы, генерал-полковник Альфред Йодль, Англия-Америка ягыннан АКШ армиясе генерал-лейтенанты, Союзникларның экспедиция көчләре баш штабы начальнигы Уолтер Беделл Смит, СССРдан Югары Баш командование Ставкасы вәкиле, генерал-майор Иван Суслопаров имзалыйлар. Шулай ук Франциянең дәүләт оборонасы штабы вәкиле генерал Франсуа Севез актка шаһит буларак кул куя. Германиянең капитуляциясе 8 май көнне Европа вакыты белән 23:01 сәгатьтә үз көченә керә. Мәскәү вакыты белән ул 9 майның 01:01 сәгате була. Документ инглиз телендә төзелә һәм бары тик инглиз телендәге текст рәсми дип таныла.

Совет иле вәкиле генерал Суслопаров бу вакытка Югары Башкомандованиедән инструкцияләр алмаган була, бу документ союздаш илләр­нең берсенең таләбе буенча башка актка кул кую мөм­кинлеген юкка чыгарырга тиеш түгел, дигән искәрмә белән актка кул куя. Реймста имзаланган капитуляция турындагы акт тексты союздаш илләр арасында күптән әзерләнгән һәм килеште­релгән документтан аерыла.

“Германиянең берсүзсез капитуляциясе” дип аталган документ 1944 елның 9 августында – АКШ хөкүмәте, 1944 елның 21 августында СССР хөкүмәте һәм 1944 елның 21 сентябрендә Англия хөкүмәте тарафыннан раслана, ул – анык формалаштырылган ундүрт мәддәдән торган зур текст. Анда, капитуляциянең хәрби шартларыннан тыш, СССР, АКШ һәм Англия “Германиягә карата югары властька ия булачак” һәм өстәмә сәяси, административ, икътисади, хәрби һәм башка таләпләр куя алачак, дип әйтелә.
Реймста кул куелган текст кыска булган, бары тик биш мәддәдән торган һәм немец армияләренең сугыш кырындагы капитуляциясе турындагы мәсьәләгә генә кагылган. Шуннан соң Көнбатышта сугыш тәмамланган, дип исәпләнә. Шуның нигезендә АКШ һәм Бөекбритания, 8 майда өч держава җитәкче­ләре рәсми рәвештә Германияне җиңү турында игълан итсен, дигән тәкъдим кертә. Совет хөкүмәте моның белән ризалашмый һәм фашист Германиясенең берсүзсез капитуляциясе турында рәсми акт имзалауны таләп итә, чөнки Совет-Германия фронтында хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Кызганычка каршы, Реймс актына кул куярга мәҗбүр булган немец ягы шунда ук аны боза.

Германия канцлеры, адмирал Карл Дениц көнчыгыш фронтта немец гаскәрләренә мөмкин кадәр тизрәк көн­батышка чигенергә, кирәк була калса, алышлар белән барырга боерык биргән була. Шуннан соң, СССР җитәкчесе Иосиф Сталин актны Берлинда тантаналы рәвештә имзалауны таләп итә:
“Реймсда имзаланган килешүне гамәлдән чыгарып булмый, ләкин аны танырга да ярамый. Капитуляция мөһим тарихи акт буларак үткәрелергә һәм җиңүчеләр территориясендә түгел, ә фашистлар агрессиясе килгән Берлинда кабул ителергә тиеш”, – ди ул. Шуннан соң союздаш илләр Германиянең һәм аның кораллы көчләре­нең берсүзсез капитуляциясе турындагы актны икенчегә имзалау тантанасын үткәрергә ризалашкан. Җимерелгән Берлинда төзек бер бинаны табу җиңел булмаганлыктан, актны имзалау процедурасын Берлин янындагы Карлсхорст бистәсендә, Германия вер­махтының саперлар фортификацион училищесы клубы урнашкан бинада үткәрергә карар кылына. Анда моның өчен зал әзерләнгән була. Фашистлар Германиясенең берсүзсез капитуляциясен кабул итү безнең яктан СССР Кораллы Көчләре Югары Башкомандующие урынбасары, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуковка йө­к­ләтелә. Британия офицерлары Карлсхорстка берсүзсез капитуляция турында актны имзалау вәкаләтләре булган Германия делегациясен китерә.

8 майда үзәк Европа вакыты белән 22 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 24 сәгать) СССР Югары Башкомандованиесе, союзниклар вәкилләре Советлар Союзы, АКШ, Англия һәм Франциянең дәүләт флаглары белән бизәлгән залга керәләр. Чарада гаскәрләре легендар Берлин штурмында катнашкан Совет генераллары, шулай ук, совет һәм чит ил журналистлары катнаша. Актны имзалау тантанасын маршал Жуков ача.

Шуннан соң аның кушуы буенча залга Германия делегациясе кертелә. Совет иле вәкиле тәкъдиме белән Германия делегациясе башлыгы Дениц тарафыннан имзаланган документны китерә. Аннары немец делегациясенә: “Берсүзсез капитуляция турында акт кулыгыздамы?” — дигән сорау бирелә. Уңай җаваптан соң, Германия кораллы көчләре вәкилләре маршал Жуков кушуы буенча тугыз данәдә төзелгән актка кул куя. Ул урыс, инглиз һәм немец телләрендә өчешәр данәдә була. Капитуляциягә кул кую турында рәсми белдерү датасы (Европада һәм Америкада — 8 май, СССРда — 9 май) Европада һәм СССРда Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Берлинда кул куелган документ, кайбер вак детальләрдән тыш, Реймста язылган текст­ны кабатлый, әмма Германия командованиесенең Берлинда бирелүе СССР өчен мөһим була. Бүген актка кул куелган бинада “Берлин-Карлсхорст” Германия-Русия музее урнашкан.

Арытаба 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады уза. Парадны СССР Оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары Башкомандующий урынбасары, 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә. Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский Җиңү парадына җитәкчелек итә. Сталин, Молотов, Калинин, Ворошилов һәм башка Политбюро әгъзалары тантананы Ленин мавзолее трибунасыннан торып карый.

Георгий Жуков Совет Хөкүмәте һәм ВКП(б) исе­меннән яугирләрне Бөек Җиңү белән котлый. Шул көннән алып Бөек Җиңү хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашулары, тантаналы чаралар һәм концертлар уза, Җиңү көне уңаеннан салют бирелә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: