+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парад узды

Бүген, 9 майда, Уфаның Октябрь проспектында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парад узды. Трибуналарда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары катнашты.

Уфада Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парад узды
Уфада Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы парад узды

Ветераннарны, парадта катнашучыларны һәм республика халкын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. Үз чыгышында ул фронтовик геройлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген, аларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларына тиңләшергә кирәклеген ассызыклады, 1945 ел вакыйгаларының хәзерге заман белән бәйләнешен билгеләп үтте.

- Кадерле ветераннар! Хөрмәтле катнашучылар һәм парад кунаклары! Кадерле ватандашлар! Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Русия, дөнья тарихы язмышында бу бөек дата дистәләрчә еллар дәвамында сурәтләнгән. Бу көнне без Ватан өчен сугышында, фидакарьлек белән тылда хезмәт иткән, сугыштан соңгы вакытта илне күтәргән һәркемне искә алабыз, — диде республика җитәкчесе һәм геройларның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләүне сорады.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бүген, сугышчыларыбыз Украинада нацистлар белән батырларча сугышкан көннәрдә, без бердәмлегебезне, җиңүчеләр буыны белән өзелмәс бәйләнешебезне тоябыз.

- Башкортстан, һәрвакыттагыча, җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Оборона предприятиеләре көне-төне армия өчен заманча корал чыгара. Республика халкы Ватанны саклаучыларга ярдәм итә. Хәзер, канлы терактлар тыныч халыкның гомерен алып киткәндә, дошман Русия шәһәрләренә ут төрткәндә, безгә кабат җиңү кирәк! Фашизмны җиңү кирәк! Һәм без аны бергәләп, бөтен халык белән бергә яулап алачакбыз.

Иң мөһиме - безнең геройлар өйләренә, якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтырга тиеш. Сезгә, кадерле ветераннар, хәрбиләр, республиканың барлык халкына ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек телим! Җиңүче халыкка дан! Ватанны саклаучыларга дан! Бөек Җиңү көне белән котлыйм, дуслар! - диде Радий Хәбиров.

Полковник Рамил Хәйретдинов җитәкчелегендәге парадны Башкортстанның хәрби комиссары, Уфа территориаль гарнизоны начальнигы, полковник Михаил Блажевич кабул итте.

Ленин исемендәге мәйдан буйлап Уфа гарнизонының 1500дән артык хәрби хезмәткәре, Уфада урнашкан көч структуралары учреждениеләре хезмәткәрләре, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, уку йортлары курсантлары һәм кадетлары, Эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәте һәм министрлыкның Уфа буенча идарәсе патруль-пост хезмәте полкының оператив реакция батальоны кавалерия взводының парад расчеты үтте. Муса Гәрәев исемендәге беренчел очу әзерлеге мәктәп-интернаты кадетлары, "Шәйморатов" сыйныфлары һәм диңгез пехотасы кадет сыйныфлары укучылары Русия, Башкортстан, Уфа флагларын һәм Җиңү байрагын күтәреп чыктылар.

Быел беренче тапкыр Октябрь проспекты буенча тантаналы марш белән «Башкортстан» полкында хезмәт итүче хезмәткәрләр үтте.

Тамашачылар Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника колоннасының һәм заманча хәрби машиналарның үтүен күрде. Парад Первушино аэродром комплексының демонстрацион күрсәтү төркеме һәм вертолетлар чыгышы белән тәмамланды.

Парад тәмамланганнан соң, Башкортстан Башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты, батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: