-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хезмәтен хөрмәт белән данлыйбыз!

Халкыбызның күңел түрендә хезмәте белән якты эзләр калдырган, безнең горурлыгыбыз булган Социалистик Хезмәт Герое Рифхәт Еникеев турында күп басмаларда очерклар язылды, китаплар чыгарылды, документаль кинофильм төшерелде. Октябрь Революциясе орденлы Карл Маркс исемендәге колхоз һәм аның җитәкчесенең даны СССР күләмендә таралды.

Хезмәтен хөрмәт белән данлыйбыз!
Хезмәтен хөрмәт белән данлыйбыз!
Ул – Бөек Ватан сугышы батыры. Яраланып, орденнар тагып туган җиренә кайта. Дүртөйле районының Карл Маркс колхозы җыелышында рәис итеп сайлаганда аңа 39 яшь була. Оештыру сәләте көчле булган җитәкче кул астында авыл эшчәннәре зур уңышларга ирешә. Колхозчылар, йортлар төзеп, мул тормышта яши. Иванай – зур авыл. Дүртөйле ягыннан килгәндә төзелгән ике катлы йортлар, Мәдәният сарае, сәүдә үзәге, балалар бакчасы – барысы да махсус проект белән төзелде. Яшьләр урамының төзелеш проекты матур иде. Килгән кунаклар “бу авыл түгел – шәһәр”, дип китә иде.
Бөек Җиңүнең 30 еллыгына зур Мәдәният сарае төзелде. Халык, сөенеп, ял итү, күңел ачу өчен концертлар, кичәләргә йөри башлады. Рифхәт Салих улы Мәдәният сараен ачкан кичәдә чыгыш ясаган бала­ларның Гөбелекөчек, Иске Солтанбәк, Көшел мәктәплә­реннән икәнен күрде. Иванай – үзәк авыл, урта мәктәп кирәк иде. Авыл балалары Дүртөйле урта мәктәпләренә йөреп укый. Бу турыда ул район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вил Сатиков белән сөйләшә. Төзү мәсьә­ләсен кабыргасы белән куя. Мәгариф җитәкчесе проект мәсьәләсен хәл итә. Менә шул елларда колхозның җиләк-җимеш бакчасы янында мәктәп урыны билгеләнә.
Гөбелекөчек авылы мәктәбе искергән иде. Анда башлангыч сыйныф укучылары өчен бина яраклы булып, алар авыл мәктәбендә калды.
1987 елның 1 сентябренә Иванай авылы мәктәбе төзелеп, укучылар, укытучылар коллективы, авыл халкы яңа мәктәп ачу бәйрәмен үткәрдек. Колхозыбыз рәисе, авыл Советы рәисе белән бергә зур бүләкләр алып, тантанага килделәр.
Иванай урта мәктәбе укытучылар коллективы директор Равил Дәүләтов җитәкчелегендә укыту-тәрбия эшен башлады. Өр-яңа кабинетлар иркен, якты булып, һәрберебез сөенеп эшкә тотындык.
Колхоз рәисе Рифхәт Салих улы мәктәпкә матди яктан һәрдаим ярдәм итте. Яшь белгечләр вакытлыча булса да фатирлы булсын, дип, иске балалар бакчасына ремонт үткәрелде. Яшәү өчен аерым бүлмәләр бүленде. Яшьләр, берничә ел анда яшәп, бәбәйләр дә үстерде. Яңа йортлар салып, балаларына туйлар үткәреп, оныклар үстерүче хезмәттәш­ләребез бүген дә колхоз рәисенә, авыл Советына бик рәхмәтле булып яши.
Рифхәт Салих улы минем кабинетыма лаборатория бүлү өчен материаллар бирде. Уңган балта остасы Флүр абый Шәяхмәтов ярдәмендә бик тиз лаборатория бүленде. Директор белми дә, күрми дә калды. Яңа мәктәпне рәис кунакларга күрсәтергә һәм балалар белән таныштырырга ярата иде. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре журналистлары белән бергәләп мәкаләләр яза башладык. Бер төркем яшь хәбәрче Волгоград шәһәренә туристик сәяхәткә бару хокукы алды.
1988 ел. 28 май. Дүртөйлегә “Татарстан көннәре” кысаларында делегация килде. Безнең мәктәптә консультация вакыты. Имтиханга әзерлек бара. Ишек ачылуга ике дистәгә якын кеше килеп керде. Рифхәт Салих улы: “Менә безнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты, укытучыбыз Венера Әнгам кызы”, – дип таныштырды. Алар: “Без –Татарстан кунаклары, Казан шәһәреннән сезне күрергә килдек”, – дип елмайды. – Туган телне яратасызмы, теләп укыйсызмы?”
Лабораториядә булдылар, китапларның – аз, күргәзмә әсбапның ярлы булуын күрделәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов: “Рифхәт абый! Нәрсә белән ярдәм итә алабыз?” – диде. “Венера, оялма, әйт!” – ди Рифхәт абый. Мин: “Төрле басмалар, әдәби китап­лар, язучыларның портретлары бик кирәк”, – дидем. Колхоз рәисе: “Үзебез түлибез!” – ди. Гариф абый язып алды. Сентябрь азагына Казаннан алты посылка китап килде.
Әйе, Рифхәт Салих улы мәктәп төзеп кенә калмады, укыту-тәрбия эшенә дә бик зур ярдәм итте. Ашханәдә ашату өчен беренче елларда сөте дә, ярмалары да, оны да, шикәре дә бүленә иде. Колхозчылар көненә, укытучылар бәйрәменә безгә, тәрбиячеләргә дә өлеш чыгарды. Балаларны җәй көннәрендә практика вакытында ашатуга да, җәйге ял вакытында колхозда эшләгән укучыларны бүләкләүгә дә бик игътибарлы булды.
Балаларның туристик ялын оештыруга да ярдәм итте
ул. Без 28 укучым белән “Ульяновск – Казан” маршруты буенча кышкы каникулда поезд белән сәфәргә бардык. Рифхәт Салих улы автобус белән вокзалга бару-кайтуны оештырды. Колхозның иң уңган, акыллы шоферын (Раяз абый Шакиров – Иске Сол­танбәктән) җибәрде. Кайткач, ул балаларны авылларга таратып чыкты.
Рифхәт Салих улы колхозчылар өчен Мәдәният сараенда төрле тематик кичәләр, “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр үткәрүгә зур игътибар бүлә иде. Колхозчыларның бәхетле гаилә тормышын күрсәтергә теләп, сәхнәдә “Алтын туй”, “Көмеш туй”лар үткәрдек. Бәхетне авыллардагы күпбалалы гаиләләр үрнәге аша күрсәтергә дә тырышты.
Мондый зур кичәләргә авыллардан халыкны автобус алып килә иде. Кичәләрдә авыл Советы рәисе белән бергә (Әнфән Сәлимов) бүләкләр тараталар иде. Мул җимешле көзге айда колхозчыларны пенсиягә озату кичәләре истә калырлык (тормыш хәлләрен язып, сөйләп) булды.
Хәтеремдә: “Өч буын кичәсе” “Колхозның үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип аталган чаралар бар иде. Ул кичәгә колхозда зур казанышлар яулаган, орден-медальләр белән бүләкләнгән һәм колхозның беренче елларында эшләгән хезмәт ветераннары, укучылар, ата-аналар, Совет әгъзалары чакырылды.
Колхоз рәисе сәләтле шагыйрь Әнәс Кабилов белән сценарийны да бергә төзиләр иде. Мәдәният сарае җитәкчесе Радмир Вәлиев музыкаль номерлар әзерләде. Мәктәпне тәмам­лаячак укучыларга авыл хуҗалыгы институтында, техникумнарда укырга колхоз ярдәм итә, стипендиат хокукы да бирә иде.
Ул елларда мәктәп уку­чыларының уңышлары, җиңү яулаулары турында халык гәзит, урындагы телевидение аша белсә, Рифхәт абый безне өй телефоны аша да котлый иде. Лаеклы ялга чыгып яшәгәндә дә мәктәп турында онытмады, хәбәрләшергә яратты. Мәктәп директорлары һәрчак аның хәлен белеп, хәбәрләшеп тордылар.
Мәктәптән дүрт мөгаллим “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Болар: Тәрҗимә Мортазина, Гамил Әхмәтшин, Флора Янгирова һәм мин үзем. 12 укытучы Башкортстанның халык мәга­рифе, Русиянең халык мәгарифе, Русиянең почетлы укытучысы исемнәрен алды. Иванай мәктәбенең 18 укучысы татар теле олимпиадасында Татарстанда 8 тапкыр 1-2, 3нче, республикада ел саен призлы урыннар алды. Өч ел рәттән 9-11нче сыйныфны тәмамлаган 8 укучы имтихансыз студент булып китте. Хәзер кайсысы– журналист, кайсысы – телевидение дикторы, кайсысы – югары категорияле укытучы. Башка укучылар да төрле һөнәр ияләре булып, илебез төбәкләрендә эшли.
Рифхәт абый кебек тарихта зур эшләре белән якты эзләр калдырган бөек кеше образы күңелләрдә мәңге сакланыр! Урыннары җәннәт түрендә булсын!

Венера Карамова,
Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны.
 
Рәсемдә: Иванай урта мәктәбе укучылары Р.Еникеев истәлегенә багылшланган стенд янында.
 
Миләүшә Латыйпова фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: