+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкорт теле фестиваленә рәхим итегез!

1 июньдә "Арт-квадрат"та "Мин башкортча сөйләшәм" башкорт теле фестивале узачак.

Башкорт теле фестиваленә рәхим итегез!
Башкорт теле фестиваленә рәхим итегез!


Әлеге фестиваль - гаилә башкорт теле фестивале, анда башкорт телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән төрле чаралар узачак.

Фестиваль үз эшен 12:00 сәгатьтә балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Тел лабораториясе» дип аталган мәйданчыктан башлый һәм берничә зонада эшен дәвам итәчәк.
«Тел лабораториясе»нең барлык зоналары бердәм тематика белән берләштерелгән, анда оештыручылар кунаклар белән бергә төрле практикалар аша башкорт телен өйрәнергә тырышачак. Кечкенә тамашачыларны урам театрлары, халык биюләре, тамбур чигүләре, кечкенә келәмнәр җитештерү, балчыктан тәлинкәләр, киез итекләр ясау һәм башка күп нәрсәләр буенча төрле остаханәләр көтә. Ата-аналар өчен психолог һәм логопед лекцияләре узачак. Әлеге мәйданчыклар 17:00 сәгатькә кадәр Мостай Кәрим урамы ягыннан керү урыныннан һәм амфитеатр янында (пианино мәйданы) "Арт-квадрат" янында эшләячәк.

Фестивальнең барлык юнәлешләре турында ВК төркемендә җентекләп күзәтергә мөмкин: https://vk.com/minbashkortsahoilasham2024 .

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: