+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
11 июнь , 12:07

Без һәрвакыт алгы сызыкта!

Әлеге мизгелләрдә Уфада “Республика Башкортостан” нәшрият йорты оештырган абунәчеләр өчен махсус бәйрәм – “Матбугатка язылу көне” бара. Ул Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне алдыннан оештырылды.

Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Без һәрвакыт алгы сызыкта!

Чара Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары каләм осталары һәм кунаклар биредә оештырылган китаплар, халык һөнәрләре күргәзмәләре белән танышты. Ярминкәдә халык осталарының милли стильдәге бизәнү әйберләрен сатып алырга мөмкин булды.

Бераздан Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт башланды. Аның алдыннан матбугат хезмәткәрләрен Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова котлады.

– Безнең журналистлар беркайда да сынатмый, ил күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый, ә махсус хәрби операция башлангач, алар идеологиянең алгы сызыгына дөреслек, җаваплылык үрнәге булып басты. Бүгенге бәйрәмебез белән котлап, сезгә яңадан-яңа уңышлар телим, – диде ул һәм хезмәт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүчеләргә тармак бүләкләрен тапшырды.

Русия Федерациясе Президентын сайлауны яктыртуны оештырган өчен «Кызыл таң» гәзите журналистлары Фәнүз Хәбибуллин, Резида Вәлитова, Резеда Галикәева, Ләйсән Якупова, Денис Таваев, фотохәбәрче Динар Кәлимуллин; «Тулпар» журналы хезмәткәрләре Дилбәр Сөләйманова, Мөнир Вафин Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенең рәхмәт хатына лаек булдылар.

Бәйрәмнең иң кызган чагында "Кызыл таң" гәзите турында Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова сөйләде. Ул әти-әнисенең һәрвакыт безнең гәзитне укыганын, үзенең дә аның тәрбиясендә үсүен әйтте һәм Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев белән бергә бик чагу чыгыш бүләк итте.

Концерт барышында теләгән кеше ташламалы бәягә республика гәзитләренә һәм журналларына языла, һәркем призлар уйнатуда катнаша.

Фото: Денис Таваев.

Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Без һәрвакыт алгы сызыкта!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: