+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
13 июнь , 09:23

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта».

Яшь кызга бабасының кабере янында һөҗүм иткәннәр

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта».
«Әни, ярдәм ит, мин зиратта».

Бөре шәһәрендә полициягә 23 яшьлек кызга зиратта һөҗүм итү турында хәбәр итәләр. Эчке эшләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, кыз иртән бабасының каберен карарга зиратка бара. Көндезге уникеләр тирәсендә аның янына билгесез ир-ат килә һәм арттан кулын тотып, муенына пычак тери. Аннары бер сүз дәшмичә, кызны урманга таба сөйри. Шул чакта кыз телефонын алып анасына шалтырату җаен таба.

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта», – дияргә өлгерә. Аннары ир-ат кызны җиргә егып сала, телефонын тартып ала, телефон чехолында 2000 сум акча була, шуны ала. Аннары ир-ат качып китә. Зираттан чыкканда, кызны полиция хезмәткәрләре һәм әнисе каршы ала.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелүче зират янындагы ташландык йортта яшәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыга. Аны тоталар. Урлаган акчаны ул хәмергә тоткан. Ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән, аның пычагын алганнар. «Талау» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: