+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
16 июль , 16:50

Белегез, егетләр, без сезнең белән!

«Башкортостан» мотоукчылар полкы һәм мобилизацияләнгән республика хәрбиләрен гаиләләре, дуслары, урындагы хакимият вәкилләре хәрби бурычларны үтәү районына озатты.

Белегез, егетләр, без сезнең белән!
Белегез, егетләр, без сезнең белән!

- Бүген сезнең гаиләләр, бөтен республика, бөтен ил сезнең белән горурлана, — дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга республика хәрби комиссариатының мобилизацион ресурсларны планлаштыру, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы, подполковник Александр Кушаков. - Кыска вакытлы яллардан соң сез кабат катлаулы сугышчан бурычларны хәл итәргә, Ватаныбызны сакларга барасыз. Барыбыз өчен дә сез чын батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Белегез, егетләр, сез хезмәт иткән арада республика сезнең гаиләләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртачак. Сезне өйгә исән-сау көтәбез, батырлыгыгыз өчен рәхмәт!

Руханилар да ял итүчеләргә үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать итте. Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле, Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең: «Ватанга мәхәббәт — ул иманнан» дигән сүзләрен искә төшерде.

- Онытмагыз, сезнең артта туган ил һәм туганнар иминлеге. Әгәр без хәзер үз илебезне якламасак - балаларыбызның киләчәге булмаячак, - дип ассызыклады Уфаның Алкино-2 авылындагы Изге Муса гыйбадәтханәсе настоятеле, гаскәр часте хәрбиләре белән эшләү буенча командир ярдәмчесе Рафаил Королев ата.

Тантаналы чыгышлардан соң Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре солдатларга кече мәктәп укучылары язган җылы хатларны тапшырды һәм озын юлга озатты.

Җиңү белән көтәбез сезне, егетләр!

Фото: resbash.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: