+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
9 август , 09:55

Хәл контрольдә тотыла

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә 9 август иртәсендә яңгыр сулары белән бәйле актуаль мәгълүматны хәбәр иттеләр.

Хәл контрольдә тотыла
Хәл контрольдә тотыла

Коткаручылар контролендә өч вәзгыять кала: Уфада автомобиль юлын су басу, Бөрҗән районында җир ишелү, Әбҗәлил районында 11 йорт яны территориясен су басу.

Бер тәүлектә су биеклегенең максималь күтәрелүе түбәндәге объектларда күзәтелә:

Куергазы районының Бөгелчән авылында Агыйдел елгасында, тәүлеккә су биеклеге +50 см, агымдагы дәрәҗәсе - 283 см, елганың тугайга чыгуы - 447 см;

Мәләвез районының Мәләвез шәһәрендә Агыйдел елгасында, тәүлеккә су биеклеге +38 см, агымдагы дәрәҗәсе - 289 см, елганың тугайга чыгуы - 879 см;

Стәрлетамакта Ашкадар елгасында су биеклеге динамикасы тәүлеккә +21 см, агымдагы дәрәҗәсе - 299 см, елганың тугайга чыгуы - 495 см.

Шулай ук республика сусаклагычларын мониторинглау дәвам итә.

Фото:госкомитет РБ по ЧС

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: