+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 август , 16:15

450 еллык юбилей программасы үзгәрде!

Бүген “Башинформ”да Уфаның 450 еллык юбилеен оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

450 еллык юбилей программасы үзгәрде!
450 еллык юбилей программасы үзгәрде!


Уфа үзенең 450 еллык юбилее уңаеннан кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Әлеге истәлекле датага зур мәдәни программа әзерләнгән: «Көз романтикасы» II музыка фестивале, «Геройлар вакыты» III Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы, «Евразия йөрәге» VIII халыкара сәнгать фестивале. Колачлы концертлар юбилей көнендә дә узачак. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Башкортстанның Дәүләт оркестры генеральный директоры һәм сәнгать җитәкчесе Артур Нәзиуллин, «Башкортостан» ДКЗ директоры Вилдан Яруллин, Уфа шәһәренең вице-мэры Денис Ганиев сөйләделәр.
Әминә Шәфыйкова 22-24 августта узачак «Көз романтикасы» фестивале, 26-27 августтагы «Геройлар вакыты» III Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы, “Евразия йөрәге” һәм башка чаралар хакында сөйләде.
– Юбилей чаралары күбрәк планлаштырылган иде. Соңгы вәзгыятьләр аркасында форматны кыскарттык. Ләкин без кешеләрне бәйрәмсез калдыра алмыйбыз. Юбилей 50 елга бер тапкыр үткәрелә, – дип ассызыклады Әминә Шәфыйкова.
Чыгышларның яңартылган программасы нигезендә, 30 августта «Евразия йөрәге» фестивалендә «Торатау» конгресс-холлы каршындагы амфитеатрда уфалылар артистлар Ваня Дмитриенко, Алексей Воробьев, «Пицца» төркеме һәм «Харизма Беларусь» ансамблен тыңлый алачак. Икенче көнне, 31 августта, шушы ук сәхнәдә Алсу, "HammAli & Navai", Николай Басков, Зәйнетдин һәм Элвин Грей концерт куячаклар.
Олег Газманов, Екатерина Гусева һәм Дмитрий Харатьян катнашлыгындагы программа үзгәрешсез калачак. Аларны уфалылар шәһәр Советы каршындагы сәхнәдә күрә алачак. Моннан тыш, Гарик Сукачев һәм Юрий Антоновның Черниковкадагы «Моторостроитель» мәдәният йорты каршындагы мәйданда чыгышларын гамәлдән чыгару турында билгеле булды. Алар урынына анда Полина Гагарина җырлаячак.
Атна дәвамында Нефтекама, Күмертау һәм Стәрлетамак көненә багышланган бәйрәм чаралары бер-бер артлы гамәлдән чыгарылды. Моннан тыш, кичә, 20 августта, «Әйдә уйнарга» Бөтенрусия фестивален 2025 елга күчерү турында билгеле булды. Чараны оештыру комитетында хәбәр итүләренчә, бу хәвефсезлекне тәэмин итү белән бәйле.

Фото: Зухра ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: