+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 сентябрь , 15:44

Яше дә, карты да катнаша

Кырмыскалы районында сайлауларның беренче көне югары активлык белән үтә. 49 сайлау участогының һәрберсендә иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык хакимлек итте. 6сыннан 8 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк сайлауларда кырмыскалылылар республика Башлыгын һәм район Советы депутатларын сайлый.

Яше дә, карты да катнаша
Яше дә, карты да катнаша

Район үзәгенең Физкультура-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 2289нчы сайлау участогы секретаре Лилия Вәлиева билгеләвенчә, биредә сайлау участогы тантаналы шартларда – гимн белән һәм күпсанлы сайлаучылар белән берлектә ачылган. Күпләр эшкә барыр алдыннан гражданлык бурычларын үтәп чыгарга карар иткән. Шуңа сайлау участогы ачылган мәлдә биредә аеруча җанлылык булган.
Кырмыскалы гимназиясендә 2288нче сайлау участогы урнашкан. Иртәдән үк биредә күңелле музыка яңгырый, матур итеп киенгән кешеләр тавыш бирергә ашыга, ә мәгариф учреждениесе биләмәсе балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килә – укучылар өчен “Күңелле стартлар” оештырылды.
Монда да шундый ук хәл: эшкә баручылар иртән-иртүк юл уңаеннан гражданлык бурычын үтәсә, пенсионерлар да эшне ахырга калдырмаска тырыша. Менә 93 яшьлек Зәйтүнә апа Хисаметдинова үз гомерендә бер генә сайлауны да калдырмаган һәм һәрвакыт гражданлык позициясен актив белдерә барган. Бүген дә ул дөньядагы, ил һәм республикадагы хәл-вакыйгалар белән кызыксынып яши.
Азамат Галиев җитәкчелегендәге үзәк район дәваханәсе коллективы да югары активлык күрсәтә. Сайлау участогына алар җыелышып килгән. Шулай ук гимназия янында мобиль ФАП та эшләде – биредә теләге булган һәр кеше медицина тикшеренүе үтте, шулай ук грипптан прививка да ясатырга мөмкин иде.
Сайлауларга кырмыскалылыларның күбесе гаиләләре белән йөри. Моны исә һәрбер сайлау участогында күзәтергә мөмкин.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: