+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
28 сентябрь , 20:31

Спорт бәйрәме гөрләп узды

Бүген Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите" призына традицион XXXIV җиңел атлетика ярыммарафоны үтте. Анда спортчылар республикабызның гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән җыелды.

Спорт бәйрәме гөрләп узды
Спорт бәйрәме гөрләп узды

Көн искиткеч матур, кояшлы булды. Чарага килүчеләрне шәһәрнең үзәк мәйданы бәйрәм рухы белән каршы алды: биредә ярышлар башланганчы Дүртөйле үзешчәннәренең күңелле җырлары яңгырады, аннан яшен-картын тезеп тренерлар дәртле көйләргә физик күнекмәләр ясатты.

Бәйрәмдә катнашучыларны "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Ислакаев ихлас сәламләде, спортчыларга яхшы старт, имин финишлар теләде.

13 яшькә кадәр балалар 300 метрга йөгерде, 14-18 яшьлек кызлар - 5 километрга, ә шул ук яшьтәге егетләр 10 километрга узышты. 21,1 километр арага йөгерергә 49 кеше чыкты. Иң яшь ярыммарафончыга - 19, иң өлкәненә 73 яшь булуы ачыкланды.

Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Мишкә районы егете 27 яшьлек Денис Вәлитов яулады. Ул дистанцияне 1 сәгать 15 минут 8 секунд эчендә йөгереп узды.

- Спортны кечкенәдән үз итәм, - диде җиңүче. - Мин күп кенә Русия ярышларында бүләкләргә лаек булдым. Һөнәрем буенча нефтьчемен. Спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. "Кызыл таң" ярыммарафонында беренче тапкыр җиңү яулавым. Ул чын спорт бәйрәме булды, оештыручыларга зур рәхмәт!

Чарадан тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: