Әни абыйның авылга кайтканын алданрак әйткән чакларда минем портфель чормага оча. Абый безгә килә. Аның киткәнен көтеп, караңгы төшкәнче урамда йөрим. Ә ул китми дә китми: әти белән аккордеонда уйнап, җырлашып утыралар. Миңа, портфельне чормадан алып төшеп, өйгә керүдән башка чара калмый. Абый гарьләндерә торгач, алтынчы сыйныфта диктантларны “биш”кә яза башладым...
Наҗар абый безгә исем белән түгел, гел ’’туганым”, “сеңлем”, “энем” дип дәшә иде. Бу сүзләр җанга сары май кебек сарыла. Алар синең ялгыз түгеллегеңне искәртә, якын кешеләреңнең кадерен ныграк тоярга ярдәм итә. Сеңелкәш, энекәшләрең булу – зур бәхет. Авыр чакларда кул сузучы бар икәнен белеп яшәү рәхәт.
1957 елда Наҗар абый Сергеевкага ял итәргә кайтты. Ял дип инде – эшләү, иҗат итү исәбе белән. Рәдия апа белән икебез аның янында торабыз. Абый Идел ярында палаткада яши, без бакенчының будкасын билибез. Анда ике генә карават сыя. Рәдия апа ашарга әзерли, чәй кайната.
Абыйның гамакта тирбәлеп ятарга яратканын хәтерлим.
Ул бервакытта да, мине борчыйсыз, димәде. Әти белән әни дә, туганнар да гел аның янында иде.
Ефим карт абый янына баручыларны көймә белән чыгып ала. Андый чакта яза алдымы икән, дип уйлап куям.
Мин көннәр буе Ефим бабайның оныгы Ольга белән уйныйм. Шул арада урысча матур итеп сөйләшергә дә, дөрес язарга да өйрәндем. Югары сыйныфларда укыганда урыс теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштерү төп максатыма әйләнеп китте. Бу бит абыйның минем уку белән кызыксынып торуы аркасында. Ул безгә бәләкәйдән үк тормыш серләрен ачкан...
Абыйның кайтуы безнең өчен генә түгел, авыл өчен дә бәйрәмгә әверелә: ачык тәрәзәләрдән җыр агыла, урам гармун тавышына күмелә. Аеруча дуслары Фәйзелгаян Шәрипов, Фәүил Сәлимгәрәев сөенәләр. Чөнки табигатьнең иң ямьле төбәкләрендә сөйләшеп утырулар, күл буенда төнге учак янында гәпләшүләр, балыкчылар белән әңгәмәләр көндәлек авыр хезмәттә аккан авыл тормышын җанландыра, аңа бизәк өсти.
Колхозда кызу эш өстендә филармония җырчылары, дуслары белән кайтып, абый авылдашлары өчен концертлар оештыра, яшәргә, эшләргә канатландыра, көч-дәрт бирә иде.
Республика киностудиясе хезмәткәрләрен алып килеп, авыл хезмәтчәннәре: колхозчылар, төзүчеләр, балыкчылар, сыер савучылар, хезмәт алдынгылары хакында тапшырулар төшерде.
Аеруча Сабантуен калдырмаска тырышты абый.
Туган ягын, туган авылын җаны-тәне белән яратты шагыйрь!
Мәктәптән соң Башкорт дәүләт университеты филология факультетының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керү өчен имтиханнар тапшырдым. Бер балл җитмәде. Уйга-хәсрәткә баттым. Хәлемне Наҗар абыйга сөйләдем.
Абый бүлмә буйлап йөренә, мин, тын да алмый, аңа карап утырам.
– Проректорга бар, хәлеңне сөйләп бир! – диде ул. Киеренке тынлыкта бик җитди уйланып торды да:
– Мин Наҗар Нәҗминең сеңлесе, дип әйт, – дип өстәде.
Мин нәкъ шулай эшләдем. Алдылар... “Ирекле тыңлаучы” (вольнослушатель) итеп. Беренче семестрдан соң, имтиханнарны уңышлы тапшырып, тулы хокуклы студент булып киттем. Бу вакыйга минем өчен гомергә онытылмаслык тормыш тәҗрибәсенә әверелде. Яши-яши, “Мин Наҗар Нәҗминең сеңлесе, дип әйт”, – дигән сүзләрнең “Үзең өчен үзең юл
яр”, – дигәнне аңлатканына төшендем.
...Тормыш юлында туктап уйланырга, сабыр итәргә, көтәргә, хәтта кире борылырга, чигенергә мәҗбүр итеп, четерекле хәлләр сагалап кына тора. Килеп туган мәсьәләне чишәргә үземнең генә кулдан килмәсә, әйткәнемчә, абый киңәшләрен тыңлый идем. “Кемгә бардың? Нәрсә дип әйттең?” – сорауларыннан башлый да чыгу юлларын күрсәтә иде ул. Әмма мин бервакытта да “Наҗар Нәҗми сеңлесе” дигән исем артына качарга омтылмадым, киртәләрне үз көчем, үз акылым белән үтәргә тырыштым.
...Үзаллы кешеләр булып киткәч тә, абый безне күз уңыннан ычкындырмады. Миңештегә кайткан чакларында, Дүртөйлегә кереп, хәлләремне белешеп чыгып китә иде. Аннан бернәрсәне дә яшереп булмый – йөрәге белән сизәр иде.
– Нигә кәефең юк, нәрсә булды?
Булмады, дип маташу файдасыз, барыбер телне чиштерә. Гомумән, ялганны тиз фашлый иде ул. Сораулар бирә-бирә тыңлый да:
– Ә хәзер дөресен сөйлә, – ди.
Табигатьтән килгән сиземләү-тою, кеше күңелен аңлау сәләтен сугыш еллары, хәрби тәҗрибә шулай камилләштергәндер дип уйлыйм.
Кызларым үсте. Кечесе дә һөнәр сайлар яшькә җитте. Башкаланың финанс-икътисад колледжына укырга керергә җыенып йөри. Документлар тапшырыр вакытта Наҗар абыйларга килдек. Әйткәндәй, аның кызы да Алсу исемле, минеке дә. Абыйдан шелтә эләкте инде, әлбәттә, аның өчен. “Туганыңның исемен кушалармыни?” – диде. Нишлим соң?! Әтисенең шул исемне кушасы килде бит...
Алсуны Уфада калдырдым да үзем Дүртөйлегә кайтып киттем. Наҗар абый аны дачаларына алып барган. Анда китапханә бай – кызым укыган да укыган. Ул китап ярата.
– Беләсеңме кызың кем? – ди абый. – Татьяна Ларина!
Алсуның тырышлыгы күңеленә хуш килгән.
Ә имтиханнар вакытында фатирга кайткач, хәзерләнергә комачауламасыннар өчен оныклары Ансаф белән Айдарны дачага алып киткән.
“Мин ярдәм итә алмам инде. Директор урыс милләтеннән, мине белми торгандыр...” – дип хафаланды абый. Үзе имтиханнар көнен сорашты. Беренче имтихан – урыс теленнән инша. Яза алыр микән, дип бигрәк борчылды. “Яза. Аның олимпиадаларда югары урыннар яулаганы булды”, – дигәч, тынычланды, һәр имтиханнан соң хәлләрне белешергә дачадан кайтып йөрде. Алсу иншаны “бишле”гә язгач, шатланып: “Безнең нәсел бит!” – дип сөенде.
Кызым имтиханнарны үз көче белән бирде. Ә үткәнме-юкмы – берничә көннән генә билгеле булачак. Көне килеп җиткәч, Флорида апа шалтыратты:
– Афәрин! Укырга кердегез! Наҗар абыегыз белеп кайтты. Ак костюмнарын киеп барды. И шатланган инде! – диде ул.
Ә шулай да икенче очрак абыйсыз хәл ителмәде... Алсу колледжны тәмамлаган нәтиҗәләр белән университетка “автомат” рәвештә үтәргә тиеш иде. Бюджетка үтмәде. Түләп укырга акча кытлыгы комачаулады. Шунда абый ректорга барырга мәҗбүр булды. Кабул итү бүлмәсендә Наҗар Нәҗми утыра, дип, секретарь хәбәр иткәч, ректор үзе янына чыккан. Кочаклап ук алган. Шулай итеп, бюджет исәбенә укуны Наҗар абый хәл итте. Ул чор өчен түләүле уку бик кыйм-
мәт – елына тугыз мең сум иде. Гади укытучы ул кадәр акчаны кайдан алсын инде!
Шундый зур шагыйрь үз туганнарына да булышмагач, дип әйтүчеләр дә табылыр...
Үткән гасырның 90нчы еллар башында эш хаклары түләмәделәр. Кулда акча юк. Миндә дә, хәтта Наҗар абыйда да... Телефоннан сөйләшү өчен тариф кыйммәт булмаган сәгатьләрдә – төнге берләрдә шалтырата абый – хәлемне белешми калмый.
– Төн буе утырып, “Кызыл таң” гәзитенә мәкалә яздым, 25 сум түләделәр. Икенче көнне оныгым Ансафның чәчен кистерергә алып бардым, шул 25 сум гонорарымны алып калдылар. Шаккатарсың! – дип үртәлгән иде берсендә.
Дүртөйлегә кайткан вакытларында суыткычымны ачып карый: ашарына бармы, янәсе.
Бервакыт Алкинога дачага барганда, Дим буйларын күрсәтеп, ошыймы, дип сорады абый миннән. Сорады да: “Безнең Агыйдел буйларына җитми инде”, – дип өстәп куйды. Шушы сүзе искә килеп, мин аның бер шигырендә көтелмәгән ачыш ясадым.
“Гаҗәп бу җир! Я ул рәссам кебек.
Я ул җырчы, җырның остасы,
Үлән төсе, җилләр, чәчкә назы,
Кош тавышы аның моң-сазы.
Үз телендә ул барысын миңа
Җырлый, көйли, сөйли һәр көнне.
Әй, туган җир! Ничек яшәр идем,
Аңламасам синең телеңне”, –
дигән юлларны укыдым да өнсез калдым. Тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, үзебез тереклек иткән мохит, җир-туфрак хакында ныклап кына уйланганым да булмаган ич минем. Безне уратып алган зиннәтләр – Җир-ананың кешеләр белән әңгәмәсе, аңлашуга чакырган ишарәсе, мөрәҗәгате икән ләса. Абый Җир телен белгән, андагы үзгәрешләрне тойган, күргән. Аның өчен сөенгән, сызланган, әрнешкән. Бик сирәкләргә бирелә торган Ходай бүләге бу сыйфат. Хәер, ул туган җиренең кичерешләрен тыңлый, сизә, үз йөрәге аша үткәрә белмәсә, халкының сөекле Шагыйре дә була алмас иде, мөгаен.
Абыйның чираттагы сабагы булды минем өчен бу ачыш. Абый мине матурлыкны күрергә, аның бәһасын аңларга өйрәтте.
Дачага барлык туганнар да яратып йөрде. Анда саф һава. Димдә су коенабыз. Кичләрен сөйләшеп утырабыз. Мин аның шигырьләрен укыйм да:
– Абый, синең шигырьләрең Пушкинныкын да уздырып җибәрә. Мәсәлән, “Уфа юкәләре”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле” шигырьләрең шундый хисле, моңлы, – дим.
Абый: “И-и-и”, – дип көлә. Ул үзен мактаганда дәшми. Аз сүзле. Равил Бикбаев әйтмешли:
“Җырларыңда – әллә нинди
сагыш,
Сүзгә саран, хискә юмартсың... ”
Бик төгәл әйткән Равил абый.
Иртә таңда уята иде мине Наҗар абый. “Тор, кояш чыкканын күрми каласың бит. Таң атканын күргән кеше бәхетле була”, – дия иде.
Лена Нәҗметдинова.
Дүртөйле районы.