+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
10 октябрь , 13:58

“Сез — республика горурлыгы”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төрле өлкәдә намуслы эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

“Сез — республика горурлыгы”
“Сез — республика горурлыгы”

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында “Башкортстанның хезмәт династияләре” республика конкурсында җиңүчеләргә һәм үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларны Республика көне белән котлады.

— Бүген бу залда төрле һөнәр ияләре җыелды. Хәрбиләр, коткаручылар, төрле предприятие эшчәннәре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, педагоглар, галимнәр, мәдәният кешеләре.
“Хезмәт династиясе” республика конкурсында җиңүчеләрне аеруча билгелисем килә. Мәсәлән, "Русия Федерациясенең атказанган коткаручысы" исеме Александр Григорьевка тапшырылды. Соңгы биш елда гына да ул 15 мең тапкыр авария урыннарына чыккан, 2 меңнән артык кеше коткарган, шуларның 400е — балалар.
Бүген без медицина хезмәткәрләрен дә билгелибез. Алар арасында табиб-онколог Руслан Батыков та бар. Аңа “Башклртстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде. Ул 2 меңнән артык операция эшләве белән билгеле. Аеруча катлаулы операцияләрне уңышлы ясавы белән танылды ул. Чирек гасыр инде табиб үз һөнәренә тугры кала.
Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Башкортстан илнең алдынгы аграр төбәге булып санала. “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме Азат Лотфуллинга тапшырылды. Ул Кыйгы районының “Әй” крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли.
Гомумән, бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин. Һәркайсыгызга фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм, эшегездә арытаба да уңышлар телим, — диде Радий Хәбиров.

“Башкортстанның хезмәт династияләре” республика конкурсында быел 79 династия катнашты. Шуларның нибары 9ы җиңү яулый алды.

Гөлия Гәрәева фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: