+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 12:59

Җаһилне гомерлеккә утыртканнар иде...

Мәсәлимов иреккә чыгарга җыена.

Җаһилне гомерлеккә утыртканнар иде...
Җаһилне гомерлеккә утыртканнар иде...

Әнвәр Мәсәлимов Русия тарихында үлем җәзасы гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштырган, ә соңрак УДО буенча чыгарылган беренче хөкем ителүче булды. Дөрес, соңрак аны яңадан утырттылар. Танылган совет маньягы-"смертник " тиздән янә иректә булачак

SHOT мәгълүматлары буенча, хәзер Мәсәлимов Башкортстанда ИК-3 колониясендә. Аны инде декабрьдә чыгарырга тиешләр.

63 яшьлек маньяк үзенең беренче үтерүен 1980 елда ук кыла: ул вакытта, «Востокнефтепроводмонтаж» фирмасы хезмәткәре буларак, Уфадан Пермь краеның Чайковский шәһәренә командировкага китә. Анда ул үзенең шешәдәшен суйган. Нәтиҗәдә, аны 15 елга колониягә хөкем итәләр.

1991 елда аны Томск өлкәсендәге башка колониягә күчерәләр. Анда Мәсәлимов Комсомольск поселогында яшәүче кеше белән таныша, аны исерек килеш тәүдә буып үтерә, ә аннары кисәкләргә тураклый һәм мичтә яндыра. 1992 елның октябрендә үтерүчене үлем җәзасына хөкем итәләр. Әмма тиешле мораторий кабул ителү аркасында хөкем карарын гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә алмаштырганнар. Ул иң куркыныч җинаятьчеләр өчен "Вологодский пятак" колониясендә утыра, аннары ЯНАОның Харп бистәсендәге «Поляр ябалак» төрмәсенә күчерелә. 2016 елда Мәсәлимов УДО буенча иреккә чыга.

Азат ителгәннән соң аны Мәскәүдә Изге Дмитрий Ростовский храмында күргәннәр, анда ул дәүләттән торак һәм артык каты җәза өчен компенсация алырга өметләнүен белдергән. Хәер, Мәсәлимов анда да иректә озак тора алмады. 2018 елда ул шешәдәшен пычак белән чәнчеп үтергән һәм биш елга колониягә хөкем ителгән. Шул ук вакытта үтерүче чираттагы хөкем карарына шикаять бирергә тырышып караган, әмма суд аны кире каккан.

Фото: vk.com/incident02

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: