+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 08:40

Авыр чирле хатын сәламәт бала тапкан

Ул ун ел авыруга каршы көрәшә. 

Авыр чирле хатын сәламәт бала тапкан
Авыр чирле хатын сәламәт бала тапкан
Башкортстанда авыр чирле хатын сәламәт бала тапкан. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.

"Фотода Башиннарның бәхетле гаиләсе. Анастасия һәм аның тормыш иптәше Семенның күптән көтелгән кызы Софья туды. Минем өчен бу шәхси шатлыклы вакыйга булды, чөнки Анастасия минем пациенткам иде. Аның белән бергә без таркау склероз — нерв системасының авыр аутоиммун авыруына каршы көрәштек. Аның белән ул ун елдан артык интегә. Бу вакыт эчендә аны РКБ базасында урнашкан таркау склероз үзәге белгечләре күзәтә", - дип язган ведомство башлыгы үз социаль челтәрләрендә.

Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, авыруның диагнозына һәм барлык авырлыкларына карамастан, яшь әни сәламәт бала таба алган. Кызчык шәһәрнең перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Бәхетле вакыйга алдыннан зур әзерлек барган. Булачак анага эндокринолог, гематолог, гинеколог консультация биргән. Ул дәвалану, шул исәптән химиотерапия курсын үткән. Шуның нәтиҗәсендә авыруның ремиссиясенә ирешеп, балага узган.

"Ел саен республикада таркау склероз диагнозы белән 20-30 хатын-кыз бала таба. Гәрчә элек бу диагноз йөклелеккә абсолют каршы күрсәтмә булып саналса да", - ди айрат Рәхмәтуллин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: