+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 14:20

"Бу - Русиянең быелгы төп спорт бәйрәме"

Уфада узучы «Русия – спорт державасы» XII Халыкара форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Россия 24» телеканалына интервью бирде, анда ул әлеге вакыйганың безнең республика өчен әһәмияте турында сөйләде.

"Бу - Русиянең быелгы төп спорт бәйрәме"
"Бу - Русиянең быелгы төп спорт бәйрәме"

"Русия – спорт державасы" форумы - елның төп спорт вакыйгасы. Бу чараның, фикердәшләр очраша торган зур спорт бәйрәме булудан башлап, аспектлары күп. Шул ук вакытта анда тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар, форумда яңа мәгънәләр формалаша. Сез беләсез, форум вакытында ил Президенты һәрвакыт Физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрә, анда спорт һәм физик культура үсешенең яңа карарлары эшләнә.

Тагын бер кабат ассызыклыйм: бу - Русия Федерациясендә төп спорт бәйрәме. Кагыйдә буларак, анда бик күп спортчылар килә. Без кичә үк йолдызлы десантны каршы алдык: безгә төрле еллардагы Олимпия уеннарының 170тән артык призеры һәм чемпионы килде. Бу инде үзеннән-үзе билгеле бер кәеф формалаштыра", - дип белдерде республика Башлыгы.

Форумда катнашучыларны бай һәм мавыктыргыч ярыш программасы көтә, дип билгеләп үтте ул. Бүген яңа гына ачылган Фехтование үзәгендә Пакистан, Беларусь һәм башка илләрдән килгән спортчылар катнашлыгында «Салават кылычы» ярышлары уза. Инорста ачылган Ишкәкле слалом комплексында ярышларга старт бирелде. Форумда катнашучыларны, шулай ук, керлинг, баскетбол, көрәш, футбол матчы һәм бокс төне көтә.

19 октябрьдә Йөреш көне булачак, анда 25 меңгә якын кеше катнашачак. Алар Октябрь проспекты буйлап 2 чакрым араны үтәчәк.

Әңгәмә барышында «Россия 24» телеканалы тапшыруы алып баручысы Башкортстанда спортның кайсы төрләре популяр һәм перспективалы булуы белән кызыксынды.

"Республикада спорт белән күбрәк кеше мавыга. Без паркларда инде актив йөрүче өлкән яшьтәге кешеләрне күрәбез, балалар һәм яшьләр актив җәлеп ителгән. Башкортстанда популяр спорт төрләре шактый күп. Мисал өчен, без хоккейны һәм «Салават Юлаев» командасын бик яратабыз. Бездә футбол, волейбол, баскетбол яхшы үсешкән. Көрәшне яратабыз. Шул ук вакытта грек-рим көрәшен, ирекле көрәшне, самбо, дзюдоны да үстерәбез.

Бездә грэпплинг буенча дөнья чемпионы Джефф Монсон күнекмәләр үткәрә. Бокс та бик яхшы үсә, Русия һәм Европаның беренче чемпионнары барлыкка килә башлады.

Бәлки, кешенең бөек спортчы булуы мәҗбүри түгелдер, бу да начар түгел. Иң мөһиме - алар нык, көчле, сәламәт булсын. Ә бу - нәкъ менә спорт һәм физик культура", - дип җавап бирде Радий Хәбиров.

Тулырак :  https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/184337.html

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: