+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 12:35

Иҗтимагый палата проблемалар белән таныша

Ярты ел инде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы киң колачлы проектны тормышка ашыра: урыннарда яшәүчеләрнең проблемаларын ачыклау һәм хәл итү өчен республика районнарына чыга.

Иҗтимагый палата проблемалар белән таныша
Иҗтимагый палата проблемалар белән таныша
Бу атнада активистлар күчмә диалог мәйданчыклары уздыруны дәвам итә. 14 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Палата вәкилләре 12 муниципалитетта: Яңавыл, Нуриман, Күгәрчен, Дүртөйле, Чишмә, Кушнаренко, Илеш, Зилаер, Зианчура, Краснокама, шулай ук Уфаның Калинин районында һәм Күмертау шәһәрендә булды.

Республика һәм муниципаль җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы һәм район җитәкчелеге бергәләп ачык диалог барышында җыелган проблемалар турында фикер алышты. Халык төрле сораулар күтәрде: торак-коммуналь хуҗалык темалары (күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, "Башкортстан ихаталары", "Подъездларны ремонтлау", "Йорт яны территорияләрен төзекләндерү" программаларын тормышка ашыру), идарәче компанияләргә шикаятьләр, караучысыз калган хайваннарны контрольдә тоту, укучылар арасында вейп тарту модасы, коммерцияле булмаган оешмалар булдыру һәм үстерү, мәктәп мәгариф системасын реформалаштыру һәм туган телләрне өйрәнү...

Барлык гражданнарга да җентекле консультацияләр бирелде, ә проблемаларны хәл итү җәмәгатьчеләр контроленә алыначак. Иҗтимагый палата әгъзалары үзләренең эш юнәлешләре турында сөйләде.

Палатаның планнарында ел ахырына кадәр республика Мәгариф министрлыгының Иҗтимагый советы белән берлектә югары һәм урта махсус уку йортларының студентлар тулай тораклары торышына иҗтимагый мониторинг үткәрү, шулай ук колледжлар студентларының туклануына мониторинг ясауны дәвам итү.

Җәмәгать эшлеклеләре урындагы активистларны мәктәпләрне капиталь ремонтлауны бергәләп контрольдә тоту өчен активист ата-аналар белән әңгәмә корырга чакырды. Коммерцияле булмаган оешмаларга Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппаратының НКО ресурс үзәгенә - грант конкурслары буенча, бюджет оешмалары вәкилләрен Тимченко фондының грант конкурсларына игътибар итәргә, ә район хакимиятләренә коммерцияле булмаган оешмалар челтәрен үстерергә һәм алар белән актив хезмәттәшлек итәргә киңәш иттеләр. Районнарның Иҗтимагый палаталарына үз эшчәнлекләрен активрак яктыртырга тәкъдим бирелде.

Халык, шулай ук, Иҗтимагый палатага коммерциягә карамаган оешмалар төзү буенча семинарлар үткәрергә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне әхлакый яктан кызыксындыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Төбәкнең Иҗтимагый палатасы күчмә чараларны агымдагы елның июненнән үткәрә. Әлеге сәфәрләр кысаларында гражданнарны кабул итү үткәрелә.

Билгеле булганча, Башкортстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре 18 октябрьдә Белорет, Шаран һәм Чакмагыш районнарына баруны планлаштырган инде. Киләсе атнада алар тагын 16 муниципалитетка барачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: