"Аноним булсын.
Исәнмесез!
Ирем белән тату яши идек, соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Балаларыбыз бар, Аллаһ бирсә, тагын да бәләкәч көтәбез.
Берничә көн буе ирем намазга басарга үгетли. "Уйларга кирәк", - дидем. Әле мин баса алмыйм, басарга уй бар ул, тик мин әле әзер түгел. "Миңа чын мөселман хатыны кирәк, үзем дә намазга басам", - ди. Үзе бит тәмәке тарта. "Минем абыйлар һәм эштәгеләр барысы да намазда. Хатыннарына нәрсә әйтсәң - шуны эшлиләр. Әгәр мин сиңа өйдән чыгарга ризалык бирмәсәм- чыкмыйсың. Я намазга басасың, я аерылышабыз", - ди. Беләм, янәшәсендәгеләр дә тарта. Намаздагы кеше тәмәке тартамыни соң ул?
Ни булганын аңламыйм? Дүртенче көн инде өйгә кайтмый, балалар белән дә кызыксынмый. Үзем дә йөклелекнең 32нче атнасында инде. Зинһар, киңәш бирегез".