+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 12:40

Салават Юлаев һәйкәленә реставрация үткәреләчәк

Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү проекты дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы узды. Аның нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы экспертиза уздырылгач, Уфа мэриясе объектны реконструкцияләүгә һәм реставрацияләүгә конкурс игълан итәчәк. Эшләр 300 млн сумнан артыкка бәяләнгән, дип хәбәр итә “Коммерсантъ-Уфа”.

Салават Юлаев һәйкәленә реставрация үткәреләчәк
Салават Юлаев һәйкәленә реставрация үткәреләчәк
Реставрацияне остаханәдә үткәрәчәкләр. Моның өчен атлы статуяны өлешчә аның элементларын чыгарып, нигездән алырга туры киләчәк. Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе реставрация ел ахырында башланачак дип исәпли.

Әлеге идарә һәйкәлне реставрацияләү проекты буенча дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын бастырды. Документны Казанның «ТСНРУ» җәмгыяте эшләде, экспертизаны Санкт-Петербургның «С. П. Бург и партнеры» җәмгыяте хезмәткәрләре үткәрде.

Салават Юлаев һәйкәле федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Сосланбәк Тавасиев ясаган. 10 метр биеклектәге һәм 40 тонна чамасы авырлыктагы чуен һәйкәл 1967 елның ноябрендә ачылган. 2020 елның җәендә, Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе планнан тыш тикшергәннән соң, Уфа мэриясен объектның тиешенчә булмаган торышы өчен 200 мең сумга штрафка тарттырдылар.

Проектта каралган эшләр җайдаклы скульптураны саклап калырга, югалган элементларны тергезергә мөмкинлек бирәчәк. "ТСНРУ" һәйкәлне постаменттан төшереп, махсус әзерләнгән бинага күчереп, цех шартларында төзекләндерергә тәкъдим итте. Эчке металл каркас шул вакытта алмаштырылачак, ә һәйкәлнең чуен тышчасын беренчел рәвештә саклыйлар.

Моннан тыш, скульптураның тарихи кара-соры төсе кайтарылачак: 2005 елда аны яшел төскә буяганнар. Проектта, шулай ук, постаментның тышкы кыяфәтен саклап калу, курганның башлангыч формасын тергезү каралган.

Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Колбахтин хәбәр иткәнчә, реставрацияне агымдагы елның ноябрендә башлау планлаштырылган. Аның урынбасары Айнур Мөслимов әйтүенчә, эшләрне үткәрүнең төгәл бәясе һәм вакыты проектны раслаганнан соң билгеле булачак. "Бу - Европада өч терәк ноктасында урнашкан иң зур атлы скульптурасы. Аның тарихи-мәдәни кыйммәте һәм уникальлеге бәхәссез", - диде Айнур Мөслимов.

“Минем фикерем: һәйкәлне реставрацияләргә кирәк, өстәвенә, кичекмәстән. Иң зур проблема - атның алгы сул аягы, ул калган статуяга караганда юкарак - 20 урынына14 миллиметр гына. Моннан тыш, постаментның кыйшайган урыны бар, ул атның сул аягы ягында, шуңа күрә аңа йөкләнеш кискен арта", - дип шәрехләде "БАДИ" төзелеш компаниясе җитәкчесе Наилә Майорова. Элек ул һәйкәлне тикшерү белән шөгыльләнгән һәм аны 2019-20 елларда реставрацияләүне проектлаган булган.

Скульптор, Русия Сәнгать академиясе академигы Салават Щербаков билгеләп үткәнчә, һәйкәл - ул аналоглары булмаган скульптураның уникаль әсәре. Реконструкция белән хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр арасында Салават Щербаков фундамент белән бәйле проблемаларны, грунтлар хәрәкәте белән бәйле геологик процессларны, чуеннан коелган скульптураның авырлыгын атады, кара корычтан ясалган каркасны алмаштырга кирәк, диде. Аның фикеренчә, скульптураны цех шартларында реставрацияләргә кирәк. “Коллективның профессиональ катнашуы кирәк булса, без эшкә кушылырга әзер”, - дип өстәде ул.

Фото: kommersant.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: