-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 октябрь , 23:00

Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде

Владимир Путин Уфада үтүче “Русия — спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында “Физик культура һәм спортны үстерүдә дәүләт карамагында булмаган оешмаларның роле турында” мәсьәләсе буенча Президент каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде.

Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде
Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде

– Советның бүгенге утырышы дәүләт карамагында булмаган спорт оешмаларына багышлана. Физкультура-спорт җәмгыятьләре һәм спорт төрләре буенча федерацияләр, спорт клублары һәм лигалары, фитнес-үзәкләр – болар барысы да балаларга һәм яшьләргә физик тәрбия бирү системасында, җәмгыятьтә актив, сәламәт яшәү рәвеше мәдәниятен формалаштыруда, Русия икътисадын, социаль өлкәсен, яшәү өчен заманча инфраструктураны үстерүдә әһәмиятле роль уйный.

Мондый оешмаларның эшчәнлеге миллионлаган кешене колачлый һәм, һичшиксез, дәүләт тарафыннан аерым игътибарга, өстәмә ярдәмгә, эш сыйфатының югары дәрәҗәсен билгеләүче һәм шул ук вакытта бюрократик киртәләр булдырмаучы һәм нәтиҗәле контрольгә лаек.

Бүген Русиядә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү, төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү, спорт әзерлеге белән дәүләт карамагында булмаган 92,5 меңнән артык оешма шөгыльләнә. Шул ук вакытта спортны үстерүнең гомумдәүләт, төбәк һәм урындагы программаларына аларның барысы да җәлеп ителмәгән, – дип белдерде Президент һәм әлеге мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтергә кушты.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: