+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
17 Октября 2024, 09:05

Яңа ачылган Ишкәкле слалом комплексында ярышлар башланды

Уфаның Калинин районы хакимияте башлыгы Газизҗан Әхмәтҗанов үзенең телеграм-каналында Инорста Ишкәкле слаломның яңа комплексы кабул иткән беренче рәсми стартлар турында хәбәр итте.

Яңа ачылган Ишкәкле слалом комплексында ярышлар башландыЯңа ачылган Ишкәкле слалом комплексында ярышлар башланды
Яңа ачылган Ишкәкле слалом комплексында ярышлар башланды
"Ир-егетләр арасында да, хатын-кызлар арасында да "Курай төбәге" халыкара ярышларының квалификация бәйгеләре башланды. Ә көннең икенче яртысында "Экстрим-слалом" дисциплинасында квалификация узачак. Ярышлар «Русия - спорт державасы» форумы кысаларында уза һәм ике көн дәвам итәчәк», - дип язды Газизҗан Әхмәтҗанов.

«Русия - спорт державасы» форумы Уфада 17-19 октябрьдә узачак. Анда дөньяның 100 иленнән 5 мең делегат катнашыр дип көтелә. 40тан артык чара Башкортстан башкаласының 8 мәйданчыгында өч көн эчендә узачак. Алар арасында спорт ярышлары, мәдәни программа, эшлекле сессияләр, Русия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы һәм башкалар каралган.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас