Мәгъфирәт ул – гөнаһларны кичерү. Һәрдаим зикер әйтеп торган кешенең күңеле тынычлана, борчылулары бетә. Күңеле тыныч булмаган кешегә намаз укырга киңәш итәләр, чөнки намаз шул ук зикергә корылган. Галимнәр әйтүенчә, балыкка су ничек кирәк булган кебек, йөрәккә дә Аллаһны искә алу кирәк. Син Раббыңны зикер итсәң, Ул да сине искә алыр.
Моннан тыш, хәдисләрдән күренгәнчә, көненә йөз тапкыр “Ләә иләәһә илләЛлаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир” (“Аллаһтан башка Иләһ юк. Аның тиңдәше һәм охшашы юк. Мөлкәт Аллаһныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә”) дип әйткән кеше ун колны азат иткән савабын ала. Хәзер коллар тоту юк, әлбәттә, әмма элек бер кол бәясе бер машина хакы торуын искә алганда, син ун машина кадәр сәдака биргән буласың. Әле аның белән генә бетми, йөз савап язылыр һәм йөз гөнаһы кичерелер. Кичкә кадәр шайтан вәсвәсәсеннән сакланыр. Зикер кылган кешедән шайтан ераклаша, ул бу кешегә зыян итә алмый.
Югарыда искә алган доганың никадәр көчле булуына тагын бер мисал. Булган хәл. Берәү икенче бер кешене өшкергәндә аның эчендәге җен, мин бу кешедән чыгам, әмма сиңа керәм, дип телгә килгән. Ярар, дигән өшкерүче. Шуннан җен елап җибәргән. Мин сиңа керә алмыйм, син бүген иртән “Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир” дип йөз тапкыр әйткәнсең икән, дип әйткән, ди.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, “Адәм баласы кыямәт көнендә нишләп буш вакытымда Аллаһны зикер итмәдем икән”, дип үкенер, диелә.
Фото: Динар Кәлимуллин