Без быел Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәкбез. 1418 көн һәм төн дәвамында барган әлеге сугыш – илебез тарихында иң тетрәндергеч тарихи вакыйга.
Дәһшәтле сугыш һәр гаиләгә кагылды, илебездә беркемне дә урап үтмәде. Киләчәккә матур планнар корып, тыныч тормышта яшәп яткан халкыбызга ул бетмәс кайгы-хәсрәт, илебезгә олы җимереклекләр, зур югалтулар алып килде. Миллионлаган ватандашыбыз яу кырларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышты, шулай ук миллионлаганнар үз-үзләрен аямыйча тылда Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтте. “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән уртак лозунг яшен-картын берләштерде. Бердәмлек һәм татулыкның, уртак максат белән берләшеп тырышуның күркәм нәтиҗәсе – Бөек Җиңү көне әнә шулай олы корбаннар, фидакарьлек үрнәге белән яулап алынды.
Илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм чумасыннан коткарган 1945 елның Җиңүле языннан ераклаша барган саен, халкыбызның уртак батырлыгы, ныклыгы турында хәтер сүрелми, киресенчә, яңара, аның бөеклеге арта гына бара. Илебез халкының каһарманлыгы елъязмасында авыргазылылар да лаеклы урын били. Унике меңнән артык батыр ир-егет һәм хатын-кыз фронтларда илебез азатлыгын яклады, аларның яртысыннан күбрәгенә туган якларын кайтып күрү насыйп булмады.
Тик, ни кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары – күкрәкләрен тутырып орден-медальләр чыңлатып кайту бәхетенә ирешкәннәрнең сафлары да елдан-ел сирәгәя. Авыргазы районының бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Шәриф Мөсәгыйтов, 99 яшендә булса да, сугыш елларында кичергәннәрен бүгенгедәй хәтерли. Шәриф абый сугышның үзәгендә кайнаган, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнашкан.
Өлкән яшьтә булса да, ул бүген дә сафта, районның иҗтимагый тормышында актив катнашып яши. Мәктәпләрдә, район хакимияте үткәргән патриотик чараларда ветеран – көтеп алынган һәм иң хөрмәтле кунак. Шул ук вакытта ул байтак еллар дәвамында районның Ветераннар советы бюросы әгъзасы да булып тора. Менә бу көнне дә Авыргазы районының Ветераннар советы рәисе Риф Рәфыйков аны оешманың йомгаклау җыелышына чакырып китте.
Әйе, Шәриф Мөсәгыйтовның балачагы һәм яшьлеге, башка бик күпләрнеке кебек үк, бик авыр вакытларга туры килә. Ачлык-ялангачлыкны, бик иртә әнисез калып, ятимлек ачысын да татый. Әнисе вафат булганда ул икенче сыйныфта гына укыган була. Бу хәбәрне сыйныфташларыннан ишетеп, елап җибәрүен искә алып, аның әле дә күзләре яшьләнде.
Шәриф Гади улы 1925 елның 6 маенда Авыргазы районының Корманай авылында туа. Тормыш көтү бик авыр булганлыктан, гаилә Толбазыга күченеп килә. Мондагы МТСка әтисе хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Малай биредә беренче сыйныфка укырга төшә.
– Сугыш алдыннан авылларга техника кайтарыла башлады. Колхозчыларны Толбазыга укырга китерәләр. Ә минем белем яхшы гына – җиде сыйныф тәмамладым, өстәвенә, техниканы да яхшы гына белә идем. Шулай итеп, алар белән бергә ныклы гына белем алып чыктым һәм колхозда тракторчы булып эшли башладым, – дип искә ала ветеран.
Сугыш башланып, өлкәнрәк абзыйлар фронтка киткәч, яшь җилкенчәк алар урынына кала, комбайн штурвалы артында да хезмәт сала егет.
Сугыш башланган көнне дә яхшы хәтерли ул, бу хакта дулкынланмый гына сөйли алмый. Чөнки сугыш ачысын, кайнар күз яшьләрен, кара кайгыны, бик күпләр белән беррәттән, үзенә дә татырга туры килә.
– Сугыш башланган көнне авылда Сабантуй бара иде. Бу хәбәрне шунда җиткерделәр. Аяз көнне яшен суктымыни, барча халык тораташтай катып калды. Аннан китте елау, китте кычкыру... Җанлы, күңелле генә барган Сабантуй бәйрәме шул урында кинәт өзелде. Кара кайгыга баткан авыл халкы өйләренә таралышты. Без, ул вакытта 16 яшьлек малайлар, алда нәрсә көтәсен ныклап кына аңлап та җиткермәгәнбездер инде, – ди ветеран.
1943 елның 2 февралендә армия сафына алына егет – Ырынбур өлкәсенең Тоцк районындагы 14нче полкка эләгә. Шул китүеннән туган йортына ул 1949 елда гына кайтып керә. Хәрби әзерлек үткәч, аларны Брянск тирәсенә – Белоруссия фронтына озаталар.
– Ноябрь башы иде. Килеп җитү белән җирне казып, техниканы һәм коралларны урнаштырдык. Анысы авыр булмады, анда җир бик туңып бармый, өстәвенә, аскы өлеше ком, – дип искә ала ул сугыштагы беренче көнен. – Әллә ни курку хисе дә булмады кебек, бәлки, аңлап та бетмәгәнбездер инде, ул вакытта 18 яшьлек балалар гына бит әле без. 1943 елда Белоруссияне азат итеп, Польшага таба чыктык... – Шәриф абый әле күптән түгел генә республиканың Бәйсезлек көне һәм Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенкодан килгән котлау хатын күрсәтә.
Яшь кенә булуларына карамастан, солдатлар үзләрен аямый көрәшә. Сугышта бергә булган яудашларын да Шәриф абый еш искә ала. Күрше авыл егете Хәмзә Вәкилов белән бер бүлекчәгә эләгеп, бергә исән-имин әйләнеп кайталар. Әйе, байтак дусларын сугыш алып кала. Аларның исемнәрен ветеран бүген дә онытмый һәм зур горурлык хисе белән искә ала. Үзе дә батырларча көрәшә.
Бервакыт ул командованиедән алгы сызыкка карта илтеп тапшыру боерыгы ала. Бурыч җиңелдән түгел. Алгы сызык ерак кына, адашмас өчен телефон чыбыклары буенча барырга кирәк. Ләкин алар шулкадәр күп, иң мөһиме – буталмаска. Инде юлның яртысын үттем дигәндә көчле атыш башлана. Ләкин боерык бернигә карамастан үтәлергә тиеш. Солдат моны яхшы аңлый. Һәм, барлык көчен җыеп, бурычын үти – картаны алгы сызыкка китереп җиткерә.
Яшь солдат Германияне азат итүдә катнаша. Биредә ул 20 яшен каршы ала. Җиңү көнен дә ул яхшы хәтерли. Берлинны алу турында хәбәр җиткерәләр. Ул вакытта алар урманда була. Барысы да автоматларын күтәреп йөгереп чыга, тирә-якта Җиңү шатлыгыннан салют тавышы яңгырый. Аларның бүлекчәсе бу вакытта Берлинны үтеп киткән була – көньяк-көнбатыштагы дошман гаскәрләрен юк итәргә җибәргән булалар. Әлеге операциядә катнашкан өчен Шәриф Мөсәгыйтов Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлануга карамастан, солдатның хезмәте Германиядә дәвам итә, туган йортына ул 1949 елның маенда гына кайтып керә. Армиядә шоферлыкка укыгач һәм аңа кадәр тракторчы, комбайнчы булып хезмәт салгач, эшкә урнашу авыр булмый. Ләкин сугыштан кайтуга куркыныч күренеш каршы ала: абзарлар да, капка-коймалар да булмый – барысын да ягып бетергәннәр. Тормышны тулысынча яңадан башларга туры килә.
Рәшидә исемле кыз белән танышып, аны бер күрүдән үк ошата егет һәм, берничә ай дуслашып йөргәннән соң, күркәм гаилә корып җибәрәләр. Гаилә башлыгы башта – МТСта шофер, аннары комбайнчы булып эшли. Күпмедер вакыттан Район кулланучылар җәмгыятенең күчмә лавкасына водитель һәм сатучы таләп ителүе турында ишетәләр һәм икәүләп шунда баралар. Шулай итеп, чирек гасырдан артык гомерләре әлеге оешма белән бәйләнә. Аларны барысы да ихтирам итә, һәр авылда көтеп торалар.
1950 елда йорт салып кереп, Рәшидә Әхмәтвәли кызы һәм Шәриф Гади улы 50 ел тату гомер кичерәләр, Юрис, Рәйсә, Роза, Радик исемле дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хатыны вафатына да 25 ел үтеп киткән. Ләкин Шәриф абый ялгызы түгел: балалары, оныклары еш кына килеп тора, барысы да якында гына яши. Бүген ветеран кызы Розаның тәрбиясендә.
– Без мәктәптә укыганда әтидән сугыш, шундагы вакыйгалар турында сорасак та, бик сөйләп бармый иде. Күрәсең, искә алу да бик авыр булгандыр, елап җибәрә иде. Соңгы 15 ел тирәсе генә сөйли башлады. Чагурак һәм бик авыр вакыйгалары, бәлки, бераз хәтереннән җуелгандыр, – ди Роза ханым.
Ә әтисенең озын гомер кичерүенең серен ул аның тыныч холыклы, кешеләргә карата яхшы булуында күрә. “Әтинең бервакытта кешеләргә авыр сүз әйткәнен ишеткәнебез булмады. Ул төрле кешеләр арасындагы конфликтларны да дөрес, уңайлы һәм тыныч кына итеп хәл итеп җибәрә иде”, – ди кызы.
Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен Шәриф Мөсәгыйтов II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” кебек бихисап медальләр белән бүләкләнгән. Ветеранның күкрәген байтак юбилей медальләре дә бизи. Шуның чираттагысын костюмына тагып та өлгермәгән әле. Белоруссияне азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален аңа тантаналы шартларда берничә ай элек кенә район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов укытучыларның август киңәшмәсендә тапшырган.
Бу елларда ветераннарга күрсәтелгән олы хөрмәт өчен ул бик рәхмәтле. Ләкин аның өчен сугыш тәмамланмаган әле. Кызганычка каршы, аның сөекле оныгы Руслан да, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китеп, батырларча һәлак булган. Үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Өстәл түрендә торган әлеге орден яныннан үткән саен күзләре яшьләнә картәтинең. Ветеранның бүгенге сугышта катнашучылар өчен йөрәге яңа. Махсус хәрби операция тизрәк Җиңү белән тәмамланып, башкача сугышлар булмасын, киләсе буыннар тыныч тормышта яшәсен иде, дигән теләк белән яши ул.
Җиңү көнен Шәриф Мөсәгыйтов ел саен көтеп ала, ә агымдагы елда ветеран өчен ул икеләтә истәлекле булачак – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән бергә ул 100 яшен дә билгеләячәк. Иң мөһиме – бу бәйрәмнәрне ветеранга сау-сәламәт булып, тынычлыкта һәм илебез өчен хәлиткеч булган тагын да бер Җиңү белән берлектә каршы алырга язсын иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.