Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәк. “Шуңа бәйле рәвештә 2025 елны геройларыбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итәргә тәкъдим итәм. Нацизмны җимергән ата-бабаларыбызны данлау максатында”, ─– диде Президент Владимир Путин. Гәзитебез дә бу мөһим акциядән читтә калмаячак. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган “Изге сугыш –─ Бөек Җиңү” дигән махсус рубриканы ачып җибәрәбез.
Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстаннан 710 меңнән артык кеше фронтка киткән. Изге җиребезнең чикләрен сакларга көрәшкә күтәрелгән батырлар арасында якташларыбызның исеме ил тарихына уеп язылган. Башкортстанда оешкан хәрби формированиеләр Бөек Ватан сугышының барлык зур алышларында катнашкан. 200 мең солдат һәм офицер орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 278 кеше “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булган, 35 фронтовик Дан орденнарының тулы кавалеры исемен йөрткән. Шул ук вакытта 300 меңләп яугир сугыштан әйләнеп кайтмаган, ә республиканың 50 меңгә якын кешесе инвалид булып калган.
Ялгызкаен ─ республикадагы иң зур авылларның берсе. Әлбәттә, ул зурлыгы белән генә дан тотмый. Авылга кергәндә үк мәгълүмат стендыннан шушы җирдә берьюлы ике Советлар Союзы Герое – Закир Әсфәндияров белән Зәйнетдин Әхмәтҗановның тууын беләбез. Бер авылдан ─– ике герой! Бу, әлбәттә, уникаль очрак. Мөгаен, Русиядә һәм элекке союздаш республикаларда бик аз авыллар гына мондый каһарманлык үрнәге белән горурлана аладыр.
Әйткәндәй, татарлардан Ватанны саклаучы 161 кеше “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булган, геройлар саны буенча татарлар СССРда, урыс, украин һәм белоруслардан кала, дүртенче урында тора.
Ялгызкаен геройларының берсе Закир Лотфрахман улы Әсфәндияров якындагы Үтәк авылында туган. Ялгызкаен ─– Закирның әнисенең туган авылы, алар анда өч яшендә күченеп килгән. Малайның әтисе ачлык хөкем сөргән 1921 елда фаҗигале һәлак булган. Әнисе, туган йортына кайткач, бераздан яңадан кияүгә чыккан. Яңа гаиләдә Закирның кече туганнары туган.
– Сугышка кадәр Закир колхозда эшли. 1939 елда армиягә алына. 1944 елның 25 гыйнварында Украина ССРы Черкассы өлкәсенең Цибулев авылы өчен барган сугышларда гвардия өлкән сержанты Закир Әсфәндияров җитәкчелегендәге орудие дошман пехотасы белән сигез танк һәм унике бронетранспортер һөҗүменә дучар була. Дошманның атакага баручы колоннасы якынлашканны көтеп торып, орудие расчеты снайперлары ут ача һәм дошманның сигез танкын яндыра, шуларның дүртесе –─ “Тигр” танкы. Закир Әсфәндияров үзе шәхси коралыннан бер офицерны һәм ун солдатны юк итә. Орудие сафтан чыккач, батыр гвардияче күрше подразделение орудиесенә күчә, аның расчеты сафтан чыккан була һәм, дошманның яңа коточкыч атакасын кире кагып, ике “Тигр” танкын, алтмышлап солдатын һәм офицерын юк итә. Нибары бер алышта гына да гвардия өлкән сержанты Әсфәндияровның расчеты дошманның ун танкын, йөз илледән артык солдатын һәм офицерын юк итә, ─– дип сөйләделәр безгә Ялгызкаен авылы мәктәбе музеенда.
“Советлар Союзы Герое” исеме, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале Әсфәндияров Закир Лотфрахман улына СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 1 июлендәге указы белән бирелгән.
1947 елда армиядән кайткач, яугир Казахстанда Көньяк-Көнчыгыш шәһәр химия комбинатында ─– тау мастеры, Көнчыгыш- Коунрад руднигында смена мастеры булып эшли. 1974 елдан пенсиядә. 1977 елның 4 гыйнварында 59 яшендә вафат булган. Караганда өлкәсенең Балхаш шәһәре янындагы Шыгыс-Конырат бистәсендә җирләнгән. Балхаш шәһәренең шәрәфле шәхесе. “1970 елларга кадәр алар хатыны белән авылыбызга еш кайта иде”, ─– дип сөйли авылдашлары.
─ Закир абыйны мин ике-өч тапкыр күрдем. Бик теремек, изге күңелле, шат, юморлы кеше булып истә калган, –─ диде Геройның энесенең улы, 44 ел гомерен табиб һөнәренә багышлаган Равил Абдуллин. –─ Аның әнисе, нәнәебез безнең белән яшәде. Закир абый Казахстаннан гел безгә кайтып йөрде. Аны колхоз рәисе иң яхшы атын җигеп каршы ала, аннары аңа район буйлап экскурсия ясыйлар, казанышларны күрсәтәләр иде. Сугыш турында сөйләгәне хәтердә юк. Ничек Герой булганын әтием сөйли торган иде. Аның сөйләве буенча, Закир абый сугышта ике тапкыр контузия алган, башка яралары юк. Соңгы кайтуында мин медучилищеда укый идем инде. Күрештек, йөрергә чыктык. Шунда апаның: “Кара, абый артыннан өлгереп булмый!” –─ дип әйткәне хәтердә. Тәбәнәк кенә, тулы гәүдәле абыйның гел йөгереп йөрүе безгә кызык тоела иде. Яшәве дә бик тиз булды аның. Ул үлгәндә мин Ташкентта хәрби хезмәт үтә идем. Абый шифаханәдә шахмат уйнап утырган җиреннән кинәт үлгән. Табиб буларак, я инфаркт, я инсульттыр дип уйлыйм...
Ялгызкаенның икенче герое Зәйнетдин Низаметдин улы Әхмәтҗанов 1897 елның 21 сентябрендә шушы авылда туган. Ул Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Алар арасында игенчелек белән шөгыльләнгән: 1921 елдан 1929 елга кадәр әтисенең хуҗалыгында хезмәт салган, ә 1930 елдан 1941 елга кадәр Гафури районының “Кызыл яр” колхозында бригадир булган.
Икенче тапкыр ул гади киемен хәрби формага 1942 елның гыйнварында, Гафури хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырылгач алмаштыра.
Батырлыкларын ул 1нче Украина фронтының 1нче гвардия танк армиясе 11нче гвардия танк корпусы 134нче аерым гвардия сапер батальонында сапер, гвардия ефрейторы булганда күрсәтә. 1944 елның 19 июлендә Львов өлкәсенең Сокаль шәһәре районында Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә Зәйнетдин Әхмәтҗанов һавадан туктаусыз артобстрел һәм бомбардировка астында тәгәрмәчле транспорт өчен кичүне төзәтү эшен бер генә минутка да туктатмый. Үзенең фидакарь хезмәте белән взвод саперларын җәлеп итә, бу исә ротаның хәрби бурычын вакытыннан алда үтәүгә ярдәм итә.
1944 елның 23 июлендә Высоцкое авылы янында Сан елгасы аша күпер салганда батыр сапер дошман биләгән сул ярга кыю рәвештә чыга, күпернең ул яктагы торышын тикшерә. Ике сәгать буена, дошман автоматларыннан һәм минометларыннан аткан шартларда, суда эшләп, күпернең күчәрен төзәтә. Ләкин Зәйнетдин Әхмәтҗановның Польшаның Көнбатыш Макув шәһәре районында Висла елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы аеруча игътибарга лаек. 1944 елның июлендә ул өч тәүлек буена ике көймәдән торган паромда рулевой сыйфатында артиллерия орудиеләрен икенче ярга күчерә.
Зәйнетдин Низаметдин улы Әхмәтҗановка Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырылып, “Советлар Союзы Герое” исеме СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 23 сентябрендәге указы белән бирелә.
Сугыштан соң батыр сугышчы туган авылы Ялгызкаенга кайта һәм яңадан тыныч хезмәткә керешә: 1945 елдан 1960 елга кадәр Ленин исемендәге колхозда эшли. Пенсиягә чыккач, Уфага күчеп китә һәм 1990 елның 30 гыйнварында 93 яшендә вафат була.
Зәйнетдин Әхмәтҗанов Башкортстан башкаласында җирләнгән. Туган авылларында Әсфәндияров белән Әхмәтҗановның ─– бюстлары, мәктәптә музейлары ачылган. Әйткәндәй,
Ялгызкаен авылы мәктәбе укучылары батыр авылдашлары истәлеген кадерләп саклый. Музейда аларның гомер юлы, батырлыклары турында бик күпне белергә, якташларының шәхси әйберләрен дә туплаган бай экспозицияне күрергә мөмкин.
Без, Геройның кызы Нәзирә апа белән бәйләнешкә кереп, әтисе турында хатирәләре белән уртаклашуын сорадык.
– Әти бик яхшы, гадел, гади кеше иде. Кешеләргә ярдәмчел булды. Бер вакытта да кеше яманлап йөрмәде, вакыты да булмады. Аның бөтен белгәне кешеләргә ярдәм итү иде. Бу сыйфаты турында бүген дә якташлары зур хөрмәт белән искә ала. Герой булгач, алдында ишекләр дә ачылгандыр инде. Без алты бала үстек. Каты булмады, артык иркәләмәде дә. Безне дә күрше-күләнгә һәрвакыт ярдәм итәргә кертеп җибәрә иде. Сугыш турында сөйләгәннәре дә исемдә. Бигрәк тә һәлак булган яудашларын искә алып, аларның батырлыгы турында сөйли иде. Шулвакыт күзләрендә яшьләр җемелдәгәне хәтердә, ─– дип искә алды ул.
Геройның туруны Гүзәл Ишмөхәммәтова каһарман карт бабасы турында менә ниләр ди:
“Минем өчен сугыш – тарихтагы чор гына түгел, ә, барыннан да элек, әбиемнең ачы хатирәләре һәм җыерчыклы яңакларындагы күз яшьләре. Бу – аның язмышының инешләре. Ул 16 яшендә ачлыкның, авыр хезмәтнең, аерылышу ачысының нәрсә икәнен татыган.
Әбием ярдәмендә мин сугыш турында гына түгел, миңа бик якын булган һәм, кызганычка каршы, беркайчан да күрмәгән кеше турында да белдем. Ул ─– аның әтисе, минем карт бабам, Советлар Союзы Герое Зәйнетдин Әхмәтҗанов. 1942 елның гыйнварында аны армиягә алалар. Ул саперлар батальонында хезмәт итә. Аңа танклар һәм пехота үтә торган полосаларны миналардан чистартырга, күперләр һәм понтоннар салырга туры килә. Яшь солдатлар аны “отец” дип йөрткән. 1944 елның июнендә Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә ул үз взводының саперларын артыннан иярткән.
Ләкин иң кыены алда була. Польшада Висланы кичкәндә Зәйнетдин Әхмәтҗанов өч тәүлек буена артобстрел һәм бомбардировка астында тупларны һәм сугышчыларны икенче ярга озата. Мондый хәлгә чын герой гына түзә ала! Һәм 1944 елның 23 сентябрендә бабама “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Киев шәһәренең тарихи музеенда Геройның фронтташ дусты, скульптор Кравченко ясаган бронза бюсты барлыгын бик азлар белә торгандыр. Украинадагы вакыйгаларга карамастан, һәйкәлне саклап калганнардыр дип өметләнәм.
“Эшкә, җиргә, крестьян хезмәтенә бирелгән. Һәрвакыт дөреслек яклы булды, чит кешенең бер тиенен дә үзләштермәде. Биш баласын да тәртипле, кешелекле итеп үстерде”, ─– картәтием Шәрифулла Ишмөхәммәтов үзенең каенатасы хакында әнә шулай дип сөйләде”.
Әлбәттә, ялгызкаенлылар авылдан ике Советлар Союзы Герое чыгуы белән чиксез горурлана. “Районда биш Советлар Союзы Герое исәпләнсә, шуның икесе –─ безнең авылдан! Алар икесе дә исән-сау әйләнеп кайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын күтәргәннәр. Закир абыйның, Зәйнетдин абыйның исемнәрен ел саен Җиңү көнендә аеруча җылылык белән искә алабыз”, ─ диде алар.