Бөек Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланган. Бөтен илне айкап үткән сугышның утлы өермәсе туган авылым Иштерәкнең дә һәр өенә, һәр гаиләсенә кайгы-хәсрәт китергән. Авылдашларымның язмышын җимергән, ятим иткән, тол иткән. Сугышка киткән сөлектәй 231 ир-егетнең 135е яу кырында ятып калган.
Сугыш чыкканда 40 яшен тутырган картәти Шәгали Сәетгалиев Ленинградта булган. Илдә хәрби хәл игълан ителгәч (Ленинградта эвакуация башлана), ул мең бәла белән Башкортстанга кайткан. Сугышка беренче чиратта 1905-18 елларда туганнар алынган. Фронтта хәлләр көннән-көн кискенләшә. Кызыл Армия коточкыч югалтуларга дучар була. СССР Оборона комитеты карары белән 1941 елның 10 августында мобилизациянең икенче этабы башлана. Бу юлы 1922-23 елгылар, шулай ук 1894-1905 елларда туганнар (безнең картәти дә) илне сакларга чакырыла.
Алкинода хәрби әзерлек үткәч, фронтка китәр алдыннан ул хатыны Саҗидә, 82 яшьлек әтисе Сәетгали, уллары Мирзаһит, Мөдәрис, Мирзасалих белән хушлашырга берничә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт алган.
Картәти Гражданнар сугышында да катнашкан, НЭП чорында йорт та салган. Җор телле, шук кеше буларак хәтерлиләр иде аны. Колхозга кермәс өчендер, әлеге Себер вахтовиклары кебек, Ленинградка эшкә барып йөргән. Кыр эшләре беткәч, караңгы көздә китә дә, акча эшләп, җәйгә әйләнеп кайта. Кыскасы, ул, үзе әйткәнчә, “беспартийный коммунист, пролетарий” булган. Иң өлкән тутабыз, тыл ветераны Рәкыйга Карамова (Сәетгалиева) картәтинең:
Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска.
Мин дә уйлап торам әле,
Шул казлардан калмаска...
дип моңлы бәрхет тавыш белән җырлавын бик еш искә төшерә иде.
...Батырларча сугышкан картәти. Күптән түгел табылган архив материалларыннан күренүенчә, Кызыл Байрак ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Аны орденга тәкъдим иткән кәгазьдә (1942 елның 29 августында тутырылган) шушылар язылган:
“Наградной лист
САИТГАЛЕЕВ ШАГАЛИЙ, гв. красноармеец, санитар первого стрелкового батальона 17го гв. стрелкового полка 5ой гв. Краснознаменной стр. дивизии, представляется к ордену Красного Знамени.
Год рождения – 1901,
Национальность – татарин.
В Красной Армии с 1941 года.
Участие в боях – Западный фронт.
3 ранения, находился в части.
Награды – медаль “За отвагу”.
Призван – Илишевским РВК, д. Иштеряк.
Жена – Саитгалеева Сазида.
Краткое изложение:
1-3 марта 1942 года в боях под г. Юхнов Смоленской области тов. Саитгалеев вынес с поля боя 18 раненых бойцов и командиров с оружием; в апреле 1942 года в боях под д.д. Красная Горка, Красный Октябрь Юхновского района Смоленской области вынес с поля боя 35 раненых бойцов и командиров с их оружием; с 14 по 20 августа 1942 года в боях за деревни Дубна, Савенки, Безмено, Трухоны Темкинского района Смоленской области вынес с поля боя 29 раненых бойцов и командиров с оружием; 19 августа 1942 года в боях за деревню Уполозы Темкинского района Смоленской области во время отражения контратаки противника тов. Саитгалеев из личного оружия убил 4-х гитлеровцев.
Достоин правительственной награды – ордена Красного Знамени.
Ком-р 17 гв. стр. полка гв. майор
Ноша И. Г.
Военкомиссар 17 гв. стр. полка
Дудоладов Г. И.”
Шәгали Сәетгалиевны бүләкләү турында указга СССР Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калинин 1942 елның 8 декабрендә кул куйган. Картәтинең уллары, шушыларны белгән булса, матур хатирәләр һәм моңлы җырына кушып дан калдырган әткәләре белән чиксез горурланыр иде!
Әмма, ни аяныч, алар исән чакта картәтинең хәбәрсез югалуы турында “Хәтер китабы”ндагы берничә юлдан башка мәгълүмат тапмадык. Аның 1943 елның 14 мартында Смоленск өлкәсенең Всходы районы Бывалое (?) (Болгово) авылы янында һәлак булу ихтималлыгы турында күптән түгел генә белдек.
Онытылмасын
беркем дә
Маңгай тирләрен сыпырып
Тугайда печән чабып,
Яшәгәндә хозурланып,
Тормышның тәмен табып,
Давыл купты, кояш сүнде,
Ярылды күк гөмбәзе,
Тау булып таулар ишелде,
Таш эреде — түзмәде.
Явыз дошманнан йолырга
Ил чакырды улларын.
Утлы өермә эченә
Китте ир асыллары.
Киттеләр сөялле куллы,
Хезмәттән туймас җаннар:
Ил терәге — Шәгалиләр,
Госсамнар, Галиханнар.
Җырлап узды олпат ирләр,
Үксеп калды урманнар:
“Исән булсак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар”.
Кавышу өмет биргәндер
Калганнарга – сабырлык.
Түзеп көткән апаларга
Алтын һәйкәл салырлык.
И гомерләр!..
Тол җиңгиләр
Көттеләр чал кергәнче,
Учакта утлар сүнгәнче,
Өметләр өзелгәнче.
Көткәннәре яу кырында
Мәңгелеккә яттылар.
Каһарманнар еллар аша
Һәйкәл булып кайттылар.
...Җиһанда йолдызлар сүнә,
Яктысы килә һаман.
Йолдызга тиң шәһитләрне
Олылау кирәк заман.
Җирдә тынычлыкны яклау
Без — исәннәр өстендә.
Онытылмасын бернәрсә дә,
Онытылмасын беркем дә.
Беркем дә!
Шушы юлларның авторы – безнең яшәти Мирзагали Сәетгалиев 1924 елда туган. Иштерәк җидееллык мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын башлый. 1942 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Хәрби училищены тәмамлагач, фронтка китә. Танк командиры Сәетгалиев канкойгыч сугыш яланында үлем белән күзгә-күз очраша. Авыр яралана. Курск дугасында, Белоруссия, Балтыйк буе илләрен, Польшаны азат итүдә, Кёнигсбергны штурмлауда катнаша. Кызыл Байрак, ике Ватан сугышы һәм Польша Халык Республикасы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң авыл Советында секретарь, Илеш район гәзите “Сталинчы”да бүлек мөдире, Киров исемендәге колхозда бухгалтер һәм ревизия комиссиясе рәисе булып эшләде.
Иштерәк каһарманнарына карата чиксез горурлык уята торган бер фактны ассызыкларга телим. 1930 елда Ленин ордены булдырылганга кадәр Кызыл Байрак ордены Совет дәүләтенең иң югары бүләге булган. Аның белән Социалистик Ватанны саклаганда күрсәткән каһарманлык, фидакарьлек һәм батырлык өчен бүләкләгәннәр. Туксаннан артык авылны берләштергән Илеш районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан унбиш кеше Кызыл Байрак орденына лаек булган. Шуларның өчесе – Шәгали белән Мирзагали Сәетгалиевлар һәм Мөстәкыйм Заһидуллин Иштерәк авылыннан. Горурланмаслыкмыни, өч Кызыл Байрак орденлы бит безнең авыл.
...Мөстәкыйм Һадимулла улы Заһидуллин сугыш башлангач, Баш командующий резервындагы 59нчы аерым инженер-сапер бригадасының 42нче батальонына эләгә. Ул аяусыз сугыш кырында батырларча көрәшә. Десна елгасын кичкәндә күрсәткән тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1943 елның 24 сентябреннән 25енә каршы төндәге Днепрны кичү мәхшәрендә Иштерәк батыры үзен кыю, курку белмәс сугышчы итеп таныта. Дошманның өзлексез миномет һәм пулеметлардан атып торуына карамастан, ул 132нче укчы дивизия гаскәрен немецлар кулындагы ярга беренче булып чыгара башлый. Рейсларның берсендә десантлы көймә ярга килеп терәлде дигәндә генә немецлар аңа таба гранаталар ыргыта. Күпләр, шул исәптән Заһидуллин үзе дә, яралана. Әмма ул югалып калмый, салкын канлылыгы белән яралыларны үзебезнекеләр ягына алып чыгуны оештыра, экипажның гомерен саклап кала. Рейсларның берсендә икенче тапкыр, бу юлы каты яралана, кулы, аягы имгәнә, әмма шул хәлдә дә авыртынулардан тешен кысып, көймә экипажы эшенә җитәкчелек итә.
Якташыбызның шушы һәм башка каһарманлыкларын исәпкә алып, Башкомандующий резервындагы 59нчы аерым инженер-сапер бригадасы командиры подполковник Серебряков аны Хөкүмәтнең иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим итүе турында 1943 елның 12 октябрендә боерык яза һәм шәһадәтнамәне югары инстанциягә юллый. Укчы корпус командиры генерал-майор Козлов башлангычны хуплап, бүләккә тәкъдим итү кәгазен Армиянең Хәрби Советына җибәрә. Биредә аңа үзләренең ризалыгын белдереп, 60нчы армия командующие генерал-лейтенант Черняховский һәм Хәрби Совет әгъзасы, штаб начальнигы генерал-майор Оленин кул куялар һәм шәһадәтнамәдә язулар шушында туктала. Фронт Советы һәм Оборона хәрби комиссариатының бүләкләү комиссиясе бәяләмәләре урыны буш. Аяныч, алгы сызыкта дошман белән үлемгә-үлем килеп сугышкан, солдатлар арасында кемнең кем икәнен яхшы белгән командирларның сүзе кабинетлардагылар тарафыннан хуплау һәм яклау тапмаган...
1916 елда Иштерәк авылында туып, соңгы көннәренә кадәр шунда гомер кичерде Мөстәкыйм ага. Гап-гади шөгыльләрдә, дан-шөһрәткә үрелмичә шау-шусыз гына көн күрде, үзе турында шапырынмый торган кеше булып истә калды.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.