Сугыш – кешеләр тормышында иң фаҗигале вакыйга. Ул үзе белән үлем һәм югалту, рәхимсезлек һәм җимереклекләр, балаларга ятимлек газабы алып килә. “Сугыш чоры балалары” – хәзерге әби-бабайларыбыз буыны. Ул каһәрле еллар аларның якты һәм шатлыклы балачагын тартып алды. Дүртөйле районының Миңеште авылында яшәүче Рузилә апага да сугыштан соңгы авыр елларны кичерергә туры килә. Ул 1943 елда гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Рузилә Зыя кызы – мактаулы укытучы, Башкортстанның мәгариф отличнигы.
Рузилә апа гомере буе актив иҗтимагый эш алып барган. Ул җитәкләгән Миңеште авылының мәктәп яны участогы республикада һәрвакыт мактаулы урында булган. Ул, шулай ук, үзешчән сәнгатьнең актив вәкиле була, бүген дә район гәзитенә мәкаләләр язуын дәвам итә, аның лауреаты да ул. Үзенең бала чагын Рузилә апа күз яшьләре белән искә ала.
– Әтием Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнашкан. Анда каты яралану аркасында Бөек Ватан сугышына алынмаган. Әнием сүзләренчә, аның бертуган өч абыйсы сугышка киткән. 1943 елда тугач, бәләкәй чагымда, сугышның нәрсә икәнен белмәдем. Ул авыр вакытлар турында миңа әнием сөйләде, – ди Рузилә Зыя кызы.
Рузилә апа белдерүенчә, гаиләдәге 10 баладан 6сы гына исән калган. Аның апалары да Җиңүгә зур өлеш керткән: өлкән апасы 16 яшьтә Уфада УМПО заводында токарь булган, 14 яшьтәгесе Свердловск өлкәсендә заводта эшләгән, кече апасы фермага эшкә 12 яшьтә урнашкан...
– Мин сугыштан соңгы чорны яхшы хәтерлим. Без һәрвакыт яланаяк йөрдек. Ачы суыкта да мәктәпкә яланаяк йөрергә туры килде. Азык-төлеккә килгәндә, бәрәңгедән башка әйбер юк иде дисәң дә була. Әни кычытканнан аш пешерде. Яланда үскән үләннәрне җыеп ашадык. Мал асраган очракта да күп әйберне: сөтне, майны дәүләткә тапшырырга туры килә иде, – дип искә ала Рузилә апа. – Әни кебек көчле хатын-кызны күргәнем булмады. Беренчедән, ул 10 бала тапкан. Аларның тамаклары тук булсын өчен көне-төне эшләргә туры килгән. Эссе көнне дә, ачы суыкта да. Арытаба шул авыр эш аркасында бума чире белән авырды. Күп еллар дәвамында шул чир белән көрәшеп, 68 яшендә вафат булды.
Минем әнинең бер абыйсы шул чор өчен бик белемле кеше иде. Алар тумышы белән Дүртөйле районының Әсән авылыннан. Әнинең абыйсы Шәехзадә Бабич белән дә таныш булган. Арытаба ул, укытучы һөнәрен үзләштереп, күп еллар дәвамында мәктәп директоры булып эшләде. Ул безгә кунакка килгәндә мин аңа сокланып карый идем. Аңардан үрнәк алып, үзем дә укытучы һөнәрен сайладым.
Рузилә апа, бала чагыбыз авыр булса да, күңелле уза иде, дип искә ала. Урам тулы балалар булган.
– Безнең урамнан кергән юк иде. Ачы суыкта да, эссе көнне дә без анда идек. Кыш көне җылы кием булмады. 30 градуслы ачы суыкта мунчага яланаяк бер күлмәктә бара идек. Чыныгып үстек, дип әйтсәм дөрес булыр. Шуңа күрә дә миңа салкын тигәне булмады. Иммунитетым нык булды, – ди ул.
Мәктәп еллары бик авыр булган. Ручка урынына тал чыбыкларыннан каләм ясаган булганнар. Китап, дәфтәр кебек әйберләр дә барысында да булмаган. Арытаба ул уку кирәк-яраклары сатып алыр өчен базарга бәрәңге сатарга йөргән. Шулай ук Агыйдел елгасында паром, теплоход туктаган пристаньда бәрәңге сатканнар.
Рузилә апа бала чактан китап укырга яраткан. Хәтта әти-әнисе аңа китап укырга рөхсәт итмәгән, чөнки өйдә керосин лампасы гына, керосинны гаиләгә аз биргәннәр. Әмма бу авырлыкларга карамастан, туган авылында мәктәп тәмамлап, Рузилә апа Дүртөйлегә укырга кергән. Анда ул берүзе йөреп укыган.
– Әни янә укырга керүемә каршы иде, чөнки бөтен сыйныфташларым фермага эшкә урнашып, акча эшләде. Ә минем белем аласым килде. Укуымны Дүртөйленең иң яхшы мәктәпләренең берсендә дәвам иттем. Ничек кенә авыр булса да, тулы белем аласым килде һәм үз хыялыма ирештем, – ди Рузилә апа.
Мәктәптән соң Рузилә Зыя кызы дус кызы белән Ташкентка эшкә урнашырга китә. Анда бераз акча эшләгәч, Бөре шәһәренә кайтып, педагогия институтына укырга керә. Параллель рәвештә аны бер мәктәпкә математика укытучысы итеп эшкә урнаштыралар.
Арытаба Дүртөйле районының Миңеште авылы мәктәбенә укытырга кайта. Аны шунда ук завуч вазыйфасына тәгаенлиләр. Ул вакытта мәктәп бик зур булган, балалар да шактый күп. Рузилә апаның ире Фәзhәт абый да шул мәктәптә эшләгән.
– Мин тормышымны укытучылыкка багышладым. Мәдәни чараларда катнаштым. Җырларга, биергә яраттым. Спектальләрдә төп геройларны уйнадым. Шуның белән бүген дә горурланам. Бераз вакыт узгач, иремне мәктәп директоры итеп тәгаенләделәр, ә мин гади укытучы вазыйфасына күчтем. Чөнки бер гаиләдән ике кеше җитәкчелек вазыйфасында эшли алмый иде, – ди Рузилә апа.
Рузилә ханым сүзләренчә, аның ире башлангычы белән авылда ике катлы яңа мәктәп төзелә. Ул аны төзү өчен барлык эшләрне югары дәрәҗәдә оештырган.
– Ул вакытта мәктәп төзү бик катлаулы эш иде, чөнки төзелеш материаллары, мебель кебек әйбәрләрне табу авыр булды. Алар артыннан төрле төбәкләргә командировкаларга йөрде һәм хыялын барыбер тормышка ашырды. Озакламый авылда яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. Арытаба сәламәтлеге начарайганлыктан, ул директор вазыйфасыннан китте һәм укытучы эшенә күчте, – диде Рузилә Зыя кызы.
Рузилә апа ире белән 47 ел бәхетле тормыш кичергәннәр, өч баланы аякка бастырып, югары уку йортларында укытып чыгарганнар. Өлкән уллары авыл хуҗалыгы интститутында белем алган, калган ике балалары әти-әниләре юлыннан киткән – педагогия институтын тәмамлаган.
– Мин балаларым белән горурланам. Алар лаеклы тормыш алып бара. Мин бәхетле картәни дә, алты оныгым бар. Һәрберсенең тормышта үз юлын табулары белән бәхетлемен, – ди ветеран укытучы.
Рузилә Зыя кызы бүген дә кул кушырып утырмый. Ул Дүртөйле районы гәзитенә мәкаләләр яза, халыкны борчыган темаларны күтәрә, авылдашларын данлый, яшь чакларын искә ала. Авылдашлары да язмаларында күпләрне борчыган проблемаларны кыю ачып салганы өчен аңа рәхмәтле.
Ример НАСРЕТДИНОВ.