Мәмәдәл авылына кергән җирдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында якты хәтерне мәңгеләштергән һәйкәл-обелиск бар. Аны 2022 елның 9 маенда — Җиңү көнендә ачтылар. Биредә Туган илебез азатлыгы өчен фронтка киткән 173 авылдашымның исемнәре ташка уеп мәңгеләштерелгән. Шуларның 83е яу кырында батырларча һәлак булган. Иртә яздан ул чәчәк бәйләмнәренә күмелә. Авылда аны “Хәтер бакчасы” дип йөртәләр. Халыкның яше-карты сугышка улын озатучы Ана монументы каршына туктап баш иеп китә, ә бу батыр яугирләребез турындагы хәтер-истәлекнең мәңгелек булуын күрсәтә.
Газиз илебез азатлыгы өчен кулына корал алган батырлар арасында безнең туганнарыбыз да бар.
Иске өебез түрендәге диварда әтиемнең әтисе – минем картәтием Сәйфулланың фоторәсеме эленеп тора иде. Ул мин туганчы ук мәрхүм булган. Үсә төшкәч, бервакыт әтидән: “Минем картәти сугышта булмаганмыни? Орден-медальләре дә юкмы?” – дип сорадым. Әти мәрхүмнең кәефе шундыйрак чагына туры килде микән, әйтә алмыйм, әмма коры гына: “Картәтиең орден алырга өлгермәгән, каты яраланып кайткан ул”, – дию белән чикләнде. Югыйсә, авылдагы башка малайлар кебек, минем дә яугир картәтием белән горурланасым килә иде. Шушы сөйләшүдән соң мин бу сорауны аңа башкача бирмәдем.
Бераз үсә төшкәч, фотодагы ачык йөзле, кадерле кешем турында күбрәк белү теләге көчәйде.
Сәйфулла картәти Чеверев исемендәге колхозда хисапчы булып эшләгән. 1941 елның сентябрендә армиягә алына. Шул ук елның декабрендә башкалабыз Мәскәү янында барган сугышларда башы каты яраланып, госпитальгә эләгә. 1944 елда I группа инвалидлык алып демобилизацияләнә. 1957 елга кадәр Ленин исемендәге колхозда сөт җыючы булып эшли. 1961 елның көзендә, баш сөягендәге снаряд кыйпылчыгы кузгалып, авыр ярадан мәрхүм була.
Замандашлары картәтиемнең бик уңган, пөхтә булуы турында сөйли иде. Ә менә сугышта күргәннәрен беркемгә дә сөйләргә теләмәгән. Хәрби бүләге булмаса да, аның илебез йөрәге – Мәскәүне дошманнан саклап, батырлык күрсәтүе тагын да зуррак горурлык өсти иде. Ничектер, немец фашистларының башкалабызны буйсындыра алмавында Сәйфулла картәтиемнең дә өлеше булгандыр, дип уйлый идем. Якыннарының медальләре белән мактанган авыл малайлары алдында минем картәтинең дәрәҗәсе зуррак кебек күренә иде хәтта.
Күрше Атсөяр авылында яшәүче икенче картәтием Миңнехан турында да истәлекләр аз. Ул III һәм II дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры иде. Дистәдән артык медаль арасында “Батырлык өчен” дигән ике медале аның өчен аеруча кадерле булганын беләм. Күпме генә сорасак та, сугыш турында сөйләргә яратмый иде ул. Хәтта орден-медаль тагылган авыр пинжәген дә бик сирәк кигәне хәтеремдә.
Һәр елның 9 маенда хуҗалыкка караучы авылларда яшәүче сугыш ветераннарын колхоз үзәге Суккулдагы обелиск янына җыялар иде. Мәктәптә укыганда Җиңү көненә багышланган чараларда мин һәрвакыт йөзләрчә ветеран арасыннан картәтиемне эзләп табып, аңа терәлебрәк басарга тырыша идем. Бу минем горурлану билгесен күрсәтә иде. Күкрәге орден-медаль белән тулы әлеге бабайның минем картәтием икәнлеген башкаларга күрсәтәсе килә иде.
1982 елның маенда, армиягә хезмәт итәргә китәргә бер көн кала, йола буенча хушлашырга дип Атсөяргә бардым. Ни гаҗәп, ул мине бик сирәк очракта гына кия торган орденлы пинжәгендә каршы алды. Күп сөйләшми иде, кирәген генә әйтте. Аркамнан сөеп озатканы хәтердә. Ике елдан соң солдат хезмәтен тутырып авылга кайткач, кичен янә Атсөяргә ашыктым. Картәтием үземне солдат формасында күргәч, бу юлы, ничектер, ул үзе оныгы белән горурлана кебек тоелды...
Миңнехан картәтиемнең сугыштагы батырлыклары, хәрби юлы турында, бәлки, бөтенләй дә белми калыр идем. Ә бит үз вакытында сугышны күргән, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан ветераннарыбыз турында аларның сафлары сирәгәя башлагач кына ныклап искә төшердек. Мин моны үземнән чыгып та әйтәм.
Шулай бервакыт өлкән дустым, отставкадагы полковник, Атсөярнең зур горурлыгы булган Фуат абый Фәйзрахманов белән сөйләшәбез. “Син ветераннар турында гәзиткә бик күп яздың. Ә үзеңнең картәтиеңне онытмадыңмы?” – дип сорады ул. Ул вакытта инде Миңнехан картәтием күптән дөнья куйган иде. Мин шул чакта картәтием үзе исән вакытта аның тормыш юлы белән иркенләп кызыксынмавыма бик үкендем. Ашыгыч рәвештә уллары Габдулла һәм Рәис абыйлар белән сөйләшергә булдым.
Картәтием Миңнехан Мирзахан улы Хәсәновның 1939 елда фин сугышында катнашканын белдем. Ерак Көнчыгышта кавалериядә хезмәт итә ул. Бөек Ватан сугышы елларында да кавалериядә була. Фуат Фәйзрахман улының: “Синең картәтиең бик батыр яугир булган. Яшьрәк чагында, зурлап, аңа “Авыл герое” дип дәшәләр иде”, – дигән сүзләре горурлык хисләремне көчәйтте.
Ирексездән, аның бәләкәй чакта мине атлы сугышчы уенына өйрәтүе дә киләчәктә ил сакчысы итеп күрергә теләвеннән булмады микән, дип уйланам. Хәтеремдә (әле мәктәп партасы артына утырырга иртәрәк иде), кунакка килгәч, Атсөярдәге бала-чага җыелышып, “кылычлы” уены өчен күпме кешенең читән коймаларын сүткәнбездер?! Корыган читән чыбыклары тиз шартлап сынса да, бу уен безнең кебек малайларны, әлбәттә, чын ил сакчысы булырга ашыктыра, өйрәтә иде. Бу уенны үз авылымда Мәмәдәл малайлары белән дә дәвам иттек. “Сугыш”та батырлык күрсәтүчеләрнең күкрәгенә “Кызыл таң” гәзитенең беренче битендәге орденны кисеп алып тага идек. Озак хезмәт итсен өчен аны катыргы өслегенә ябыштырганыбыз истә калган. “Иң-иң”нәренә герой ордены бирелде. Аны банка капкачыннан йолдыз рәвешендә кисеп ясый идек. Хәтерлим, чөнки, мондый медальләрне мин әзерли идем. Минемчә, бала чактагы шушы уеннар, картәтиләребезнең тәрбия мохите авыл малайларын армия хезмәтенә әзерләүдә мөһим роль уйнагандыр.
Авылыбыздан фронтка киткән 173 кешенең 6сы – хатын-кызлар. Шуларның берсе – әтиемнең икетуган апасы Мәсрүрә Шәрифҗанова. 1942 елның маенда үзләре теләп районнан фронтка киткән 50 кызның берсе иде ул.
Сугышка кадәр ул Уфада медицина рабфагын тәмамлый. Биредә башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен, немец телен өйрәнә. Таныклык алгач, эшкә авылга кайта. Укытучы һөнәрен сайлый.
1941 елның 22 июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башлану турында хәбәр алыну белән, әнисе Гөлтуташның фатыйхасын алып, үзен фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссар исеменә гариза яза. “Кызларны фронтка алырга күрсәтмә юк”, – дигән сүзне ишетү белән ул, сугышка җибәрүләрен тизләтүдә ярдәм сорап, комсомол райкомына йөгерә. “Минем дә гариза күптән ята. Ашыкмыйк. Әлегә балалар укытуны дәвам ит. Күрсәтмә булу белән хәбәр итәрбез”, – дип тынычландыра аны беренче секретарь.
...1942 елның 5 май иртәсендә фронтка китүче 50 кызны озату өчен төбәк халкы Дүртөйле пристанена җыела. Пароход тиздән шинель киясе солдаткаларны Агыйдел буйлап Уфага алып китә. Башкортстанның төрле районнарыннан җыелган 1700 кыз утырган поезд республикадан үз теләкләре белән фронтка китүче беренче комсомол эшелоны була. Яугир кызлар беренче сугышчан чыныгуны Сталинград шәһәрендә ала. Мәсрүрә Шәрифҗан кызы 62нче армиянең 748нче зенит-артиллерия полкында хезмәт итә.
Без аңа яратып, “Дәү апа” дип дәшә идек. Ул 92нче яшенә якынлашып дөнья куйды. Һәм ул шушы матур яшенә кадәр меңнәр өчен “апа” булып калды. Чөнки ул 40 елдан артык гомерен яраткан һөнәренә – балалар укытуга багышлады. “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. Элемтәче-разведчик булып хезмәт иткән ветеран гомеренең соңгы көннәренә кадәр районның җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Берничә китап авторы. “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты һәм актив авторы да иде ул. Мәсрүрә Шәрифҗан кызы Дүртөйле шәһәре Мәдәният сарае каршында ветераннарның “Без кабызган утлар” клубын оештыручыларның берсе дә иде. Аның башлангычы белән районда берничә тапкыр хәрби ахирәтләр очрашуын үткәреп тә ул төбәк елъязмасын матур сәхифә белән баетуга зур өлеш кертте.
Һәм, әлбәттә, Мәсрүрә Шәрифҗан кызы туганнары өчен генә түгел, авылдашлары, үзе белем биргән укучылары өчен зур горурлык булды. Мин аны үзем белгәннән бирле авылдан армиягә китүче егетләрне озатырга килүен һәм солдат хезмәтеннән соң очрашканын яхшы хәтерлим. Өлкән яшьтәге ветеранның мондый игътибары, әлбәттә, зур бәя, игътибар билгесе булып кабул ителә иде. Еллар үткәч, әле дә мин Дәү апабызның шәхси архивында үз укучыларының армиядән язган хатларын саклавына сокланам. Мәсрүрә апа, күрәсең, алар белән хат алышып, шул рәвешле, ил сагында торучы егетләр белән буыннар бәйләнешен сакларга, ныгытырга теләгәндер.
...Кызганычка каршы, халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурлап билгеләргә әзерләнгәндә авылыбызда исән булган бер генә сугыш ветераны да калмады. Бүген дә, нацизм башкисәрләре янә илебез бәйсезлегенә куркыныч тудырганда, безгә Бөек Җиңүне яулаган ветераннарыбызның терәге җитешми кебек. Әйе, алар исән чагында да батырлыклары турында сөйләргә яратмый иде. Күрәсең, сугыш турындагы истәлекләрен сөйләмичә, алар үзләренең балаларын, оныкларын авыр хәл-вакыйгалардан саклыйсы килгәндер. Алар якты дөньядан киткәч кенә без сугыш афәтләрен күңелләрендә саклаган хатирәләренең никадәр мәгънәле булуын аңлый башладык кебек.
Үткәннәргә әйләнеп кайтып булмый. Миңа калса, ветераннарыбыз безгә бәләкәй чагыбызда ук сугыштагы чынбарлыкны – дошман танкларының шәһәр-авылларыбызны ничек җимерүе, фашист самолетларының бомбага тотуы, “блокада икмәге”нең бәясе турында күбрәк сөйләгән булса, бәлки, кешеләр тынычлыкның кадерен ныграк аңлар иде!
Олег Төхвәтуллин.
Дүртөйле районы.