– Алышларның берсендә әтием каты яралана: аның янында бомба шартлый һәм әткәйгә ярчыгы эләгә. Бөтен гәүдәсе туфрак белән күмелә. Яудашлары аны күренеп калган аяк табаныннан гына табып, яу кырыннан алып чыга. Госпитальдә әтием бер ай аңсыз ята. Табиблар аның савыгуына инде өметен өзә башлый. Ләкин бер шәфкать туташы аларны солдатның организмы көчле булуына һәм, һичшиксез, һушына киләчәгенә ышандыра. Һәм шулай булып чыга да. Үзенә икенче гомер бүләк иткән Нина исемле бу шәфкать туташына әткәй үлгәнче рәхмәтле булды. Сугыштан соң алар җитмешенче елларга кадәр хат алышты... Кызганычка каршы, алар да, әтиемнең фронттан язган хатлары да сакланмаган...
Без яугир Сәйделислам Асаевның улы Рифхәт абый белән аның әтисенең сугыш юлы, батырлыклары, хәрби бүләкләре, сугыштан соңгы тормышы турында сөйләшеп утырабыз. Гаиләдә туган җиде баланың (бишесе исән-сау үскән) төпчеге булган ир узаманы – үтә дә игелекле, итагатьле, нечкә күңелле кеше. Җитмешен тутырса да, әти-әнисе, туганнары турында сөйләгәндә һаман да күңеле тула, балачак кичерешләрен, бигрәк тә әтисенең сүзләрен, әнисенең киңәшләрен бүгенгедәй хәтерли.
Сәйделислам 1905 елда Благовар районының Былышлы авылында туган. Сугышка кадәр ул, хәләле Гөлзифа белән гаилә корып, өч балага гомер бирергә өлгергән. Аны Кызыл Армия сафларына 1941нең ноябрендә алалар. Хәрби әзерлек курсларын ул Туймазы районының Югары һәм Түбән Бишенде авыллары янында үткән.
Яугир генерал-майор М. Шәйморатов командалыгындагы данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугыша. 1942 елның октябрендә дивизияне Сталинград янына күчерәләр. Совет командованиесе “Уран” операциясен башлый. Ул немец гаскәрләрен чолгап алу белән тәмамланырга тиеш була.
Башкорт дивизиясе кергән сигезенче кавалерия корпусына үтә дә җаваплы бурыч йөкләтелә: башта ул 5нче танк армиясе карамагында була, ягъни кавалеристларны элитага караучы танк гаскәрләре белән бер сафка куялар. Һәм кавалериягә чолганышта калган дошманны уратып алырга боерык бирелә.
Зур тимер юл узелы булган Обливская станциясе һәм аэродром өчен көрәш берничә атнага сузыла. Солдатлар да, боеприпаслар да кимүгә бара. Югалтулар зур булуга карамастан, төп бурычны үтәүгә ирешәләр: 24 ноябрьдә совет гаскәрләре Паулюсның 6нчы армиясен һәм аның карамагындагы частьларны тулысынча камап ала, 260 мең солдат һәм офицер чолганышта кала. Ә 1943 елның 1 гыйнварында безнекеләр Обливская станциясен кулга төшерә. Сәйделислам Шаһиарслан улы нәкъ шушы алышларның берсендә каты яралана һәм шәфкать туташы аның гомерен саклап кала...
Савыгып аякка баскач, Сәйделислам үзенең дивизиясенә кайта алмаган. Икенче юл белән киткән, ләкин хәрби хезмәте һәрвакыт атлар белән бәйле булган. Асаев хәрби юлын Ленинград һәм 3нче Балтыйк буе фронтлары составында 310нчы укчылар дивизиясенең 1082нче укчылар полкы составында алгы сызыкка боеприпаслар ташучы булып дәвам иткән. Балтыйк буе республикаларын, Кенигсбергны, Польшаны дошманнан азат итүдә катнашкан. Утлы юллар аша фашистлар оясына кадәр барып җиткән һәм Җиңүне Берлинда каршылаган. Сугыш чорында ул дүрт тапкыр яраланган. Күрсәткән каһарманлыкларын бәяләп, “Хәрби батырлык өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Орденга лаек булган батырлыгы турында документларда болай дип язылган: “Иптәш Асаев 1944 елның 14 гыйнварыннан алышларда катнашты. Бу вакытта ул алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташыды. Авырлыклар һәм коточкыч алышлар баруга карамастан, ул көнен дә, төнен дә подразделениеләрне кирәк-яраклар белән тәэмин итте. Дошман контрһөҗүмгә күчкән авыр минутларда, 1944 елның 20 гыйнварында, Ленинград өлкәсе Новгород районының Долгово авылында ул штаб офицерлары белән бергә немец һөҗүмнәрен кире какты. Бу сугышта 5 дошман солдаты юкка чыгарылды”.
Сәйделислам абый сугыш турында сөйләргә яратмаган. Ләкин берничә тарихы Рифхәт абыйның хәтерендә саклана.
– Аның берсен әткәй болайрак сөйли иде: “Сугыш тәмамланган көннәрдә биш сугышчы Берлинда йөрибез. Шунда бер немец килде дә: “Әйдәгез, җиңүне билгелик”, – дип сүз башлады. Немецлар чакырса, сак булыгыз, аракы тәкъдим итеп агуламасыннар, дип кисәткәннәр иде безне. Сагаебрак кына әлеге кешенең артыннан иярдек, ул безне ике катлы йортка алып керде. Хатыны өстәл әзерләде. Без бишәү кереп утырдык. Шнапс салды. Башта үзең эч, дидек. Эчте. Аннары без эчтек. Бу миңа карап-карап торды да: “Мөселманга охшагансыз, сез каян?” – ди. “Башкириядән”, – димен. “Мин дә Башкириядән, – ди татарчалап. – Сез кайсы төбәктән?” “Благовардан”. “Мин Бүздәк ягыннан”. Егылып китә яздым. Баксаң, бу кеше 1914 елгы сугышта немецларга әсир төшкән икән. Бер бай гына немецның предприятиесенә эшче куллар кирәк булган. Ул бу әсирне алып китеп эшләткән. Аннары: “Син эш рәте беләсең, мин карт инде, кызыма өйлән, предприятиене сиңа калдырам”, – дигән. Якташыбыз өйләнгән дә хуҗа булып калган”, – дип сөйләде ул.
Әткәй, сугыш беткәч, атларны куып алып кайткан. Майда юлга чыккан, сентябрьдә кайтып җиткән. “Атларны куа килдек, ашата килдек. Көнбатыш Украина территориясенә килеп кергәч, привалга туктадык. Үзебезнең җир, үзебез хуҗа, рәхәтләнеп йөрибез. Киеренкелек тә кими төште. Бер өйгә кердек. Шулвакыт урамда атыш башланды. Безгә һөҗүм иткәннәр. Бер каравылчыны үтергәннәр, берсе яраланган. Бандеровчылар булып чыкты. Аларны тотып, җәзаладык. Үзебезнең якка чыккач та шундый авырлыклар күреп кайтып җиттем”, – дип сөйли иде әткәй.
Тыныч тормышта Сәйделислам Асаев туган колхозында балта остасы булып эшләгән.
– Әткәйнең кулыннан килмәгән эш юк иде. Агач эшләре белән дә мавыкты, йортлар, мунчалар салды. Кирәк икән, тимерлектә дә эшләде, атлар дагалады, оста итеп пима да басты, стена сәгатьләрен төзәтте. Белеме бик булмаса да (ул 4 сыйныфка кадәр мәдрәсәдә укыган, сугыштан хатларны да искечә язган), шигъри күңелле кеше иде, шигырьләрен безгә кычкырып укулары бүгенгедәй күз алдымда. Бу сәләте миңа да бирелгән.
Бик нечкә күңелле дә иде ул. Бервакыт Ленинград өлкәсендәге интегүләрен сөйләгәне дә истә. “Анда бит җир сазлык, юеш. Башны күтәреп булмый, немец самолетлары утка тота, артиллериядән туктаусыз аталар. Бомба төште дә безнең командирны теткәләде, бөтен гәүдәсе таралды, күтәрерлек түгел, чи ит. Кешеләр тотынырга да курка. Үзебезнең районнан Терегулов Камал дигән абзый белән командирны чыгарырга татарча сөйләштек тә, плащ-палаткага салып, яткан килеш үрмәләп, хәвефле урыннан тартып чыгардык”, – диде ул. Шунда әткәй сүз биргән: әгәр дә бу сугыштан исән-сау кайтсам, тычканның да борынын канатмам, дигән. Сүзендә торды. Әткәй тавык та суймый иде. Эре мал чала башласалар, бөтенләй картәтиләргә китә иде...
Телевизордан сугыш турында сюжетлар карамады. Сөйләмәде дә. “Балакайлар, мин ул сугышны үземнең йөрәгем аша үткәрдем, бөтен явызлыкларын күрдем. Сезгә күрергә язмасын”, – дип теләде. “Мине әткәй-әнкәйнең саклагыч догасы исән-сау алып кайтты. Аны күкрәк түрендә йөрттем”, – ди иде.
– Дүрт тапкыр яраланып, бер контузия алган кеше бит, – дип дәвам итә Рифхәт абый. – Безгә, биш улына, тырнак белән дә чирткән кеше түгел. Әни катырак булды, аннан да безгә кул күтәртмәде. Әмма эшкә өйрәтте. “Эшләвегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен”, – ди иде. Риф абыем – 10нчы, мин 8нче сыйныфны бетергәндә икәүләп мунча бурадык. Хәзерге балалар алай түгел һәм без моңа үзебез гаепле. Эштән кеше үлми, эш тәрбияләргә тиеш балаларны.
Әнием Гөлзифа Зыятдин кызы белән 51 ел гомер кичерделәр. Биш ул үстерделәр. Әткәй, үзе турында якты истәлек калдырып, 75 яшендә вафат булды.
Асаевлар фашист илбасарларын Җиңүгә зур өлеш керткән, дип горурлык белән әйтә алам. Әтинең абыйсы Хөрмәтулла да сугышта катнашкан. Кызганычка каршы, 1942 елда якыннарына Хөрмәтулланың Днепрны кичкәндә хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә. Башкача аның турында бернинди мәгълүмат та табып булмады. Әниемнең ике энесе – Әюп белән Мидхәт Асаевлар да Туган илебез сагына баскан. Икесе дә медаль белән бүләкләнгән. Җиңү көнендә фронтовикларыбыз портретларын тотып, “Үлемсез полк” сафына басабыз, чөнки батырлар үлми, алар һәрчак безнең ара-
да, – ди Рифхәт абый.
Сәйделислам Асаевның биш улы да барлык яклап ата-бабаларының лаеклы варислары булырга тырышкан. Бишесе дә Туган ил алдындагы изге бурычын үтәгән. Аларның армия “стажы” 13 елдан артып китә. 1931 елда туган өлкән абыйлары Минҗан Һава-десант гаскәрләрендә 3 ел да 8 ай хезмәт иткән. Мәсгуть белән Хаҗиислам – зенит-ракета, Риф белән Рифхәт танк гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән. Рифхәт абыйның улы Илшат гомерен хәрби хезмәт белән бәйләгән: Ульяновск Суворов хәрби училищесын һәм Коломна Артиллерия югары хәрби училищесын тәмамлаган, “кайнар нокта”ларда булган, бик күп Хөкүмәт бүләкләренә ия. Әлеге көндә Бүздәк һәм Благовар районнарының хәрби комиссары.
Бүген исә Рифхәт абый хәләл җефете Зәйтүнә ханым белән махсус хәрби операциягә ярдәм итәләр.
– Без бәләкәйдән патриотизмның нәрсә икәнен белеп, шушы тойгыларны кичереп үстек. Әтиебез, сугыш юлын кичеп, Берлинга барып җиткән. Без бишебез дә Ватаныбызга хезмәт иттек. Безнең өйдә Ватанга, илгә хезмәт итү ул культ дәрәҗәсенә куелган. Шулай булгач, ничек инде без сугыш башлангач читтә кала алабыз? Ярдәм итәргәме-юкмы дигән сорау тумады да. Бүгенге көнгә кирәк-яраклар белән солдатларга биш посылка җибәрдек. Исле үләннәр, мәтрүшкәләр дә салабыз. Хатыным – биолог, ул кайчан нәрсә җыярга кирәклеген яхшы белә. Җылыткычлар, балаклавалар, җылы киемнәр җибәрдек. Зәйтүнә Мәдәният сараена маскировка челтәре үрергә дә бик күп йөрде. Мин кисәргә бардым. Аннары бу эшне өйгә күчердек, хәзер өйдә кисәбез. Әле 32 челтәргә җитәрлек материал кистек. Үзебезнең җайланмабыз бар. Зәйтүнә – Благовар районы Хатын-кызлары советы рәисе. Аларның оешмалары СВОга акча җыюда катнаша, болай да җибәрәбез. Теләкләребезне дә язабыз. Посылкаларыбызны район кешеләре аша юллыйбыз, Благовар егетләренә барып җитүенә куанабыз.
Рифхәт абый белән җирдә тизрәк тынычлык урнашуын теләп хушлаштык.