+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бакалыда Җиңү бәйрәме киң колач белән үтә

Бакалы районында 9 Май бәйрәме тантаналы рухта үтә: ветераннарга хөрмәт күрсәтелә, батырлар истәлеге яңартыла, ә бүгенге Ватан сакчыларына рәхмәт сүзләре яңгырый.

Бакалыда Җиңү бәйрәме киң колач белән үтәБакалыда Җиңү бәйрәме киң колач белән үтә
Бакалыда Җиңү бәйрәме киң колач белән үтә

Бүген Бакалы районында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар аеруча зур күтәренкелек рухында уза. Иртәдән үк район үзәгендә бәйрәм рухы хөкем сөрә: мәйданнарда музыка яңгырый, кешеләр, Георгий тасмалары тагып, ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерә.

Җиңү көне — ул безнең тарихыбыз, хәтеребез һәм горурлыгыбыз. Бу көнне һәркем Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен көрәшкән батырларны искә ала, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт белдерә.

Бакалы район Мәдәният сараенда бәйрәм чаралары иртән “Гасырларда балкы, Бөек Җиңү!” дип аталган тантаналы концерт белән башланып китте. Аннары “Җиңү” әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Район халкы Җиңү парадын да зур кызыксыну белән каршы алды.

Көндез “Азат итүче солдат” һәйкәленә веноклар салу тантанасы узды. Биредә сугыш кырында ятып калган каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шунда ук җиңел атлетика эстафетасы старт алды. Шулай ук бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында да җылы сүзләр әйтелде.

— Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район халкы һәм кунаклары! Сезне Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик итәм. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе һәм якты киләчәк телим!
Без Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын онытырга тиеш түгел. Мәскәү һәм Сталинград өчен көрәшкән, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, Берлинга кадәр барып җиткән буын алдында без мәңгелек бурычлы. Бүген дә Ватанны саклаучы егетләребез аларның батырлык юлын дәвам итә, — дип ассызыклады Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов.

Бәйрәм кич белән дәвам итәчәк. Сәгать 19.00дә Хәрби дан паркында “Мәңгелек хәтер — геройларга” дип аталган зур концерт узачак. Анда “Җиңү вальсы” акциясе, ретро-техника күргәзмәсе, автойөреш һәм балалар өчен аттракционнар оештырылачак. Моннан тыш, кичке сәгать сигездә “Дружба” кинотеатрында бәйрәм фильмы күрсәтеләчәк.

Бүген Бакалыда һәр чараның төп мәгънәсе бер — батырларны онытмау, тарихны саклау һәм киләчәккә өмет белән яшәү.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас