

9 Май – Җиңү көне уңаеннан Югары Яркәй авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Бәйрәм чарасына район халкы, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, яшьләр, оешма-предприятие вәкилләре һәм кунаклар җыелды.
Тантаналы чара иртәнге сәгатьләрдә ретро-машиналар парады белән башланып китте. Аннары район халкы ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды. Батыр якташыбызның һәм аның сугышчан иптәшләренең каһарманлыгы бүген дә яшь буын өчен Ватанга тугрылык һәм батырлык үрнәге булып тора.
Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин үз чыгышында бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклап болай диде:
— Бүген бөтен илебез Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Бу — безгә тыныч тормыш бүләк иткән әтиләребез, бабаларыбыз һәм картәтиләребез батырлыгы алдында баш игән көн. Күркәм традиция буенча, бәйрәмне без данлыклы якташыбыз, Советлар Союзының ике тапкыр Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салудан башладык. Муса Гайса улының һәм аның сугышчан иптәшләренең батырлыгы Ватанга тугрылыкның, какшамас ихтыяр көченең мәңгелек үрнәге булып калачак.
Район башлыгы ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Киләчәк буыннар өчен башкарган изге эшләрегез алдында түбәнчелек белән баш иябез. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел җылысы һәм аяз, тыныч күк йөзе телим, — диде ул.
Чәчәкләр салу тантанасыннан соң чара митинг һәм Җиңү парады белән дәвам итте. Бер сафта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, “Юнармия” вәкилләре, кадетлар, уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре узды. Ватанны саклаган һәм саклаучы буын белән аның киләчәген төзүче яшьләрнең бердәмлеге аеруча тантаналы мохит тудырды.
— Бу - гади генә парад түгел, ә буыннар арасындагы тере бәйләнеш. Яшьләргә карап, без ветераннар батырлыгының онытылмавын, ватанпәрвәрлек традицияләренең яшәвен күрәбез. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә яшь буынга чын патриотик тәрбия бирелә, — дип ассызыклады район җитәкчесе.
Митинг ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, Дан монументына чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Бәйрәм көн дәвамында концерт программасы һәм спорт чаралары белән үрелеп барачак. Район Мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Шулай ук шахмат, шашка, җиңел атлетика, футбол һәм волейбол буенча ярышлар уздырыла.
9 Май – ул халкыбыз батырлыгының, ныклыгының һәм Ватанга мәхәббәтенең символы. Илешлеләр, бу изге бәйрәмдә тагын бер кат каһарманнар истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, ил һәм район халкына тыныч күк йөзе өчен рәхмәтләрен белдерде.