

9 Май – халкыбыз өчен изге дата, ул безнең күңелләрдә батырлык, каһарманлык һәм Ватанга тугрылык символы булып яши. Бу көнне шаранлыларны һәм район кунакларын уртак хәтер һәм горурлык хисләре берләштерде.
Бәйрәм чәчәкләр салу тантанасыннан һәм митингтан башланды. Аннары район халкы игътибарына матур һәм эчтәлекле парад тәкъдим ителде. Тантаналы марш белән район мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары, “Юнармия” хәрби-патриотик клублары тәрбияләнүчеләре, Наратасты һәм Зирекле авыллары урта мәктәпләренең “Шәйморатов сыйныфлары” укучылары узды. Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәйрәм техника парады белән дәвам итте. Тамашачылар бәйрәм рухын, яшь буынның Ватан тарихына хөрмәтен һәм патриотик рухын аеруча җылы каршы алды.
– Җиңү көне – ул безнең уртак хәтеребез, горурлыгыбыз һәм батыр буынга рәхмәтебез. Без каһарманнарның батырлыгын онытмыйбыз һәм бу хәтерне балаларга, оныкларга тапшырабыз, – диде Шаран районы хакимияте башлыгы Марат Әхмәдуллин.
Ул, шулай ук, парадта катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез Ватан тарихына хөрмәтнең лаеклы үрнәген күрсәттегез. Ә ветераннарыбызга түбәнчелек белән баш иябез. Алар безнең өчен һәрчак батырлык һәм ныклык символы булып калачак", – дип ассызыклады район җитәкчесе.
Бәйрәм кысаларында концерт программасы, спорт чаралары, кыр кухнясы, кинофильмнар күрсәтү һәм башка патриотик акцияләр дә оештырыла. Кич белән мемориаль комплекс территориясендә “Хәтер шәме” акциясе узачак.
9 Май – ул бердәмлек һәм хәтер көне. Бу бәйрәм һәр йортка тынычлыкның кадерен белергә, батыр бабаларыбыз белән горурланырга һәм киләчәк буыннарга тарихи дөреслекне җиткерергә өнди.
Тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм һәр йортка бәрәкәт телибез. Бөек Җиңү бәйрәме белән!