Сугыш һәм хатын-кыз... Бергә язылырга тиеш түгел ике төшенчә. Әмма илгә дошман ябырылганда, гүзәл затлар да корал тотып сафка баса. Алар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар да бар. Шундыйларның берсе, Уфада туып-үскән Наталья Ковшова Бөек Ватан сугышында снайпер булса, Бәләбәй кызы Мәгубә Сыртланова дошманны утка тотар өчен күккә күтәрелгән.
Аның тиңдәшсез батырлыгы турында күпме генә язсак та, сөйләсәк тә, кино төшерсәк тә аз. Герой-милләттәшебезне киләчәк буыннар да белергә һәм аның белән горурланырга тиеш. Ә Мәгубә Сыртланованың горурланырлык батырлыклары бик күп. Ул дошман гаскәрләрен юк итү өчен самолеты белән 780 очыш ясап, 190 тонна бомба ташлаган. Нәтиҗәдә, дошман оясында 128 көчле янгын чыккан, суны аркылы чыгу өчен хәстәрләнгән 2 корылма, тимер юлдагы 2 эшелон, ягулык склады, 3 артиллерия батареясе, 2 прожектор, ягулык тулы 4 машина юк ителгән. Шушы батырлыкларны кылган самолетлар тулысынча диярлек фанерадан булган. Башта немецлар аларны җитди кабул итмәгән һәм кимсетеп “рус фанер”, “кофемолка” дип атаган, ләкин тиздән алардан уттан курыккан кебек курка башлаган. Юкка гына бәреп төшерелгән һәр “рус-фанер” өчен тимер тәре белән бүләкләмәгәннәрдер.
“Бу самолетлар безгә яшәргә ирек бирмәде, без мич тә яга, кечкенә учак кабыза да алмадык. “По-2” экипажлары аларны шунда ук таба һәм бомба ташлый. Алар безне даими эзләп табып торды, шуңа күрә югалтуларны булдырмас өчен төн буе траншеяләрдә утырып чыга идек”, — дип искә ала Вермахт ветераннарының берсе.
Очучылар, двигательне сүндереп, үз самолетының тавышсыз очу сәләтен файдаланып, объектка якынлашканда караңгыда хәтта часовойның тәмәке уты буенча да юл таба алган. “У-2” (“По-2”) самолетын һәм анда очучы кызларны немецлар “ночные ведьмы” дип атаган һәм алардан бик нык курыккан. Аларның үзләрендә мондый очкычлар булмаган. Тамань авиация (хатын-кызлар) полкы 25 мең сугышчан очышлар ясаган. Шуларның 780е – Мәгубә Сыртланова исәбендә. Очучыларга әсирлеккә төшәргә рөхсәт ителмәгән. Алар ут капкан самолет эчендә янып үләргә, әгәр дә аларны кулга алырга киләләр икән, үз аяк асларына бомба ташларга тиеш булган.
“Кайчакларда безгә бер төндә 8-9 очыш ясарга туры килде. Механик һәм коралландыручылар 5-6 минут эчендә очкычны тикшерергә һәм коралны куярга өлгерә иде. Бу очкычларның бер төн эчендә өчәр тонна бомба ташларга өлгерүенә хәтта ышанып та булмый”, – дип хәтерләгән батыр якташыбыз.
Мәгубә Сыртланованың самолеты күп тапкырлар дошман утыннан качып котыла алган. Әмма 1944 елның апрель төнендә немецлар аларга ут ача. Дошман, юк ителде дип исәпләп, аларның экипажын ахыргача күзәтми. Ватылган самолетны Мәгубә Сыртланова үзенең штурманы Т. Сумарокова белән читкәрәк алып китәргә тырыша. Кызлар дошман җиренә төшеп һәлак булганчы, диңгездә үлүне хәерлерәк күрә. Бәхетләре була, очкычны яр буена кадәр китереп җиткерергә өлгерәләр һәм исән калалар. Аның башы комда булса, койрык өлеше – суда була. Бу Мәгубәнең 780 очышы арасында мәңге онытылмаслыгы була. Соңгы тапкыр сугышчан очышын ул 1945 елның 5 маенда, җиңүгә дүрт көн кала башкара.
“Без ул вакытта Берлиннан 80 километр төньяктарак Про янында идек, – дип искә ала ул. – Сугышчан задание – Данциг районында немецларны бомбага тотарга. Мин Таня Сумарокова белән очам. Төн яхшы иде, ләкин 30-40 минуттан томанга кердек. Самолетны приборлар буенча алып барырга туры килде. Мин түбәнәя башладым. Штурман төгәл исәпләде. Томаннан объект өстендә үк килеп чыктык. Бу сугышчан катерлар төркеме иде. Мотор гүләве ишетелгәндер, күрәсең, прожекторлар эшли башлады. Шул вакытта штурман команда бирде – кайсы якка алырга һәм аны катгый рәвештә горизонтта тотарга. Бу бомбага тоту өчен кирәк. Алты бомбабыз бар иде. Аларны ташлап бетердек дигәндә, безне төрле яктан прожекторлар “күреп” алды.
Котырынып зениткалар эшли башлады. Безгә очып төшүне имитацияләүдән башка чара калмады. Төшәбез. Суга кадәр 15-20 метр кала. Без инде дошманның күз уңыннан читтә. Кискен рәвештә 350 метр биеклеккә күтәреләм һәм кире юнәлештә очабыз. Иптәш кызларым борчылып каршы ала, сораша. Базага ничек барып җиткәнебезгә таң калалар – самолет тулысынча кисәкләргә тетелеп беткән...”
“Канатлар бөтенләй тукымадан иде, тик агач белән читләнгән, бармак белән төртсәң – тишек булачак. Кабина – ачык, пулялардан саклаучы бронеспинкалар юк, – дип тасвирлаган бомбардировщик хатын-кызлар авиаполкы штабы начальнигы, подполковник Ракобольская. – Самолетта бомба бүлеге юк, алар тоткычларга эленә. Прицеллар юк, без аларны үзебез ясадык һәм ППР – “проще паренной репки” дип атадык. Бомбаның авырлыгы 100дән 300 килограммга кадәр була иде”.
Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында очышларның сугышчан нормасы – 25 булган. Аның ахыргы бишесе “соңгысы” дип йөртелгән. Әгәр очучы шушы норманы үтәсә, ул бүләккә тәкъдим ителгән һәм сайлау хокукы бирелгән: хезмәт итүне җирдә дәвам итәсең, яисә лаеклы ялга китәсең. Бу нормалар дөнья күләмендә гамәлдә булса да, безнең очучыларга кагылмаган. Кызыл армиядә башкача эшләгәннәр. Әгәр очучы уңышлы 100 очыш ясый икән, ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырга мөмкин. Отставкага яки пенсиягә китү турында сүз дә булмаган. Мәгубә Сыртланованы Советлар Союзы Герое исеменә, Ленин орденына һәм “Алтын йолдыз” медаленә лаек дип табалар. Ул ике тапкыр Кызыл Байрак ордены һәм хөкүмәтнең башка бүләкләрен ала.
Сугыштан соң Грузиядә авыл хуҗалыгы авиациясендә эшли. Аннары Казанга күченә, кияүгә чыга, оборона заводларының берсендә ОТК контролеры була.
Кызы Светлана әнисен искә алып болай ди: “Әни бик көчле, ару-талуны белмәс, эшсез утыра алмый торган кеше иде. Пенсиягә чыккач, тегү һәм бәйләү курсларына йөрде, музыка буенча дәресләр алды. Безнең өйдә “гаилә советы” да бар иде. Аның рәисе әни булды. Әтигә моның белән килешергә генә туры килде”.
Резида ВӘЛИТОВА.