+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Көлделәр дә, үксеп еладылар да...

Бөек Ватан сугышы елларының бер көнендә безнең авылга район мәдәният йортыннан артистлар килде. Килде, дию бик дөрес булмас, чөнки аларны ике кашавай чанага ат җигеп, барып алдылар.

Көлделәр дә, үксеп еладылар да...Көлделәр дә, үксеп еладылар да...
Көлделәр дә, үксеп еладылар да...

Тишек-мошык тәрәзәле клуб залын тиешенчә җылыту мөмкин дә түгел иде ул елларда. Шулай да урамдагы кебек салкын түгел иде, чөнки артистлар килер алдыннан ике көн буе клубның мичен ягып җылытырга тырыштылар. Салкын кыш булуына карамастан, зал шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк.
Кәрәчин лампасы белән яктыртылган сәхнәнең пәрдәсе ачылгач, тамашачылар алдына култык таягына таянган абзый чыкты. Сул кулын каш өстенә куеп, тамашачылар белән тулы залны күзәткәндә залга юнәлгән күзләрендә канәгатьлек сизелә иде. Беренче сүзләрен ул төрле төстәге матур яулыклар, мамык шәлләр диңгезенә юнәлтте:

Исәнмесез, саумысыз!
Матур туташлар,
Тезелеп-тезелеп кенә киткән
Йолыккан кашлар.

Шундый ягымлы, шаян сүзләр ишеткәч, зал алкышка күмелде. Бу артист, култык таягын тыкылдатып сәхнә буйлап атлый-атлый, төрле авылларда күргән, үзенең башыннан үткән кызыкларны искә төшереп, озак кына сөйләде дә, авылдагы хәлләргә дә кагылды:

Авылда бар бер сарай,
аны пожарный диләр,
Әгәр пожар чыга калса,
бөтен авылың янар,
Тәгәрмәчсез тишек бучка
ут сүндерергә чабар...

Көйгә салып әйтелгән бу сүзләрне ишеткәч, арткы рәтләрдән берәү: “Сез бу сүзләрне Хәмәй бабайга әйтегез, пожарка арбасын рәтләсен”, – дип кычкырды. Зал егылып көлде, күпләр тагын кул чапты. Сиксән яшьлек Хәмидулла бабай ул елларда авыл пожаркасында эшли иде.
Күп еллар инде халык клубларда шаяру-көлүне тансыклаган иде. Уйлап карасаң, гаҗәпләнергә урын юк. Авылда радио сөйләми, елына бер-ике кино китереп күрсәтәләр. Шәһәрдән артистлар килми. Яшьләр аулак өйләрдә уен-көлке белән күңел ача. Авыл яшьләре клубта, күп дигәндә, елына бер-ике тапкыр үзешчән концерт, яки спектакль оештыра.
Конферансье сәхнә ишегенә ишарәләп:
– Безнең районның гына түгел, тирә-як авылларның яраткан җырчысы Сәхипҗамал Муллаярова, каршы алыгыз! – дип игълан итте.
Сәхнәгә тезеннән шактый түбән, бизәкле, киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк, күлмәк өстеннән бер генә сәдәфле, якасы кара бәрхетле бишмәт, аягына пима кигән, кәшемир яулыгын артка бәйләгән урта яшьләрдәге апа чыкты. Җырчы белән бергә баян остасы Хәмидуллин да күренде.
– Хөрмәтле якташлар, – дип башлады Сәхипҗамал сүзләрен. – Мин сугыш башланыр алдыннан сезнең авылда булган идем. Әле дә урам буйлап тезелгән матур йортлар күрдем. Ул йортларның якты тәрәзәләрендә матур гөлләр чәчәк ата. – Җырчының бу сүзләреннән соң ук тамашачыларның йөрәгенә җылы керде. – Сезнең авылда берсеннән-берсе матур кызлар үсә. Алар арасында ягымлы тавышлы, йөрәк хисен моң аша күңелгә җиткерүче кызлар күп. Сез аларның җырлаганын көн дә диярлек ишетәсез. Мине дә тыңлап карагыз әле, – диде дә Сибгат Хәким сүзләренә язылган “Юксыну” җырын башкарды.
Күз карашым нинди уйчанланды,
Син беләсең микән, юк микән?
Син киләсе юлдан күзем алмый
Сине көтәм, иркәм, кич-иртән.

Бу вакытлы гына юксынуым,
Дусларымның исе китмәсен.
Тик ярата белгән кеше генә
Сагына шулай үзенең иркәсен...

“Таң калдым мин тавышына, нинди тылсымлы тавыш, нинди әфсүнле тавыш”, – дияр иде Шәехзадә Бабич, залда булса. Бу концертта исә улларын көткән аналарның, апаларның, иркәләрен көткән яшь киленнәрнең күзләрендә “Юксыну”ның беренче куплетыннан соң ук яшь мөлдерәде. Кайбер тамашачы, күршесенә үз хәлен сөйли-сөйли, тыела алмыйча үкседе. Бу күз яшьләре
яраткан җырны ишетүдән туган шатлык яше түгел иде шул. Залда утырган яшьләр, ишек янында, почмакларга поскан балалар да җырның залга тәэсирен аңлады. “Сине көтәм” сүзләрен бөтен зал кабатлаган кебек булды. Залда юксынмаган, сагынмаган, көтмәгән кеше юк иде шул. Ут эчендә ятып калган якыннары өчен аккан күз яшьләре белән бергә якыннарының җиңү белән кайтачакларына ышанып, эчке, тавышсыз-тынсыз елау сизелә иде залда. Сәхипҗамал “Юксыну” җырын очраклы сайламаган, әлбәттә. Кайда гына барма, бөтен авылларда, бөтен илдә юксыналар, сагыналар, көтәләр, ышаналар иде.
Безнең авылдан туксан биш ир Бөек Ватан сугышына китте, аларның кырык дүрте һәлак булды, хәбәрсез югалды. Тамашачы җыр сүзләрен нәкъ үзе турында дип кабул итте. Өлкән яшьтәге Мәликә әби залда утыра. Аның ире Гафур бабай Мохаев, малайлары Зарифҗан сугышта һәлак булдылар, икенче малайлары Хаммат хәбәрсез югалды. Гафур бабай затыннан җиде Мохаев сугышка китте, алардан Салих белән аяксыз Нәдип кенә исән кайттылар...
Тәкыйулла бабайның алты малае (Әгъләм, Зәкәрия, Шәрифулла, Хәерланам, Рәшит, Нурлыгаян) Бөек Ватан сугышына киттеләр. Әгъләм сугыш ярасыннан үлде, Нурлыгаян Смоленск өлкәсендә һәлак булган. Тәкыйулла бабайның дүрт килене, дистәләгән оныгы җырны ишетте, алар да юксына, сагына, көтә, ышана...
Әнә, алгы рәтләрнең берсендә безнең күрше Фәүзия апа утыра. Аның ире Садыйков Фатих хәбәрсез югалды. Фәүзия апа яшь чагында җәй көне басуларда эшләгәндә моңлана торган булган, кияүгә чыкканчы клубта да җырлаган. Ирен озатканнан башлап моңаеп җырлыйдыр, сагынып елыйдыр. Җырлап, елап юанадыр. “Эчем пошса, җырлый башлыйм, Юанычым җыр минем”, дигән халык сүзләре Фәүзия апага бик тә туры килә. Җырчы Сәхипҗамалның сәхнәгә чыккач әйткән сүзләре юктан алынмагандыр. Фәүзия апа да ышанычын югалтмый, юксына, сагына, көтә; ике яшьлек кызы атасы кая булганын әле аңламый, аның өчен дә ышана, көтә. Фатих сугышка атка утырып, ачык басу капкасыннан чыгып китте. Ул капка беркайчан да ябылмый. Фәүзия апаның да күңел капкасы ябылмый.
Әхмәт Исхакның шундый шигыре бар:

Җырладылар шунда кайберләре,
Искә алып туган илләрен.
Кайберләре – сагынып балаларын,
Кайберләре – үзенең сөйгәнен.

Бу шигырьдәге “җырладылар” сүзен “еладылар”га алмаштырсак та буладыр.
Бөек Ватан сугышы корбаннары – шәһитләр, алар – изге эш өчен, халык бәхете өчен көрәштә корбан булган кешеләр. “Яшь белән ю бу шәһитләрнең мөкатдәс каннарын”, дип язган Мәҗит Гафури. Авылда Бөек Ватан сугышы корбаннарын хөрмәт итеп, бүген дә һәр ел саен искә алалар. Безнең авыл клубында Бөек Ватан сугышы елларында үткән концерт сугыш корбаннарын күмәкләшеп хөрмәт итү, искә алу, аларның мөкатдәс каннарын яшь белән юу булды.

Нәдһәт Фәтхиев.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас